ТАТ РУС ENG

Харбин мөхбире Тукайның 50 яше (1936 ел)

Харбинда шагыйребезнең туган вакыты яңа әдәбиятыбыз­ның беренче рухание «Хисаметдин менла»ның дөньяга ки­лүенә*
50 ел тулган көненә тугры китерелеп, җомга көн 12 июньдә аңа 50 яше
тулу көнне үткәрелде. Бу көн шәрифенә Милли идарә вә яшьләр тармагы
һәркемгә үтемле буларак арзан бәһале бер кичә ясап уздырдылар.
Сәхнә ачылгач та, матур чәчәкләрдән бизәлгән Тукай­ның рәсеме күзгә
ташланып тора. Аның күзләренең моңлы карашы моңа кадәр Идел-Урал
төрк-татарларының күпме михнәт күргәнлеге хакында җырласа, бу ел аңар
50 яшь тулуга: «Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым», — дип
сөйли кебек тоела иде.
Әхмәт Виргаз**
әфәнде тарафыннан бу көннең нинди та­рихи көн икәнлегенә мөкаддәмә
эшләнгәч, «Тукай рәсеме­нә…» дигән шигыре укылып чыгыла. Мәрхүмгә
ихтирам йөзеннән шигырь халык тарафыннан аякка басып тыңланыла. Шуннан
соң Маһинур туташ Виргаз тарафыннан Ту­кайның тәрҗемәи хәле сөйләп
үтелә. Зөһрә туташ Аги тара­фыннан «Хисаметдин менла» вә аның мөхәррире
Муса Акъегетзадә*** тугрында кыскача мәгълүмат бирелгәннән
соң, сәх­нәдә шагыйрьнең иҗатыннан төрле декламацияләр эшлән­де вә
җырлар җырланды. Кыллы оркестр тарафыннан «Ту­кай маршы» вә башка
көйләр уйналды. Шәмсенур туташ Солтан пианинода «Тукай маршы»н уйнап
бик каты алкышланды.
Кичәгә килгән халык, бигрәк тә яшьләребез бик күп бул­ганы хәлендә, бик күңелле вә рухлы узды.
Бу кичәдә, хатирәле буларак, шагыйрьнең исем вә туган иле язылган яшел төсле тасмалар тартылды.

 



Мөкаддәмә эшләнү — кереш сүз сөйләнү.

* «Хисаметдин менла»ның дөньяга килүенә — Муса Акъегетзадәнең бу әсәре беренче тапкыр 1886 елда басыла.

** Әхмәт Виргаз — шагыйрь, журналист, һәвәскәр артист. Чыгышы белән Мордовия төбәгеннән.

*** …аның мөхәррире Муса Акъегетзадә — Акъегетзадә Муса
(1864-1923), күренекле мәгърифәтче язучы. Татар реалистик әдәбиятына
нигез салучыларның берсе. Гомеренең күп өлеше Төркиядә уза, кабере дә
шунда.

(Харбин мөхбире. Тукайның 50 яше. «Милли бай­рак» гәзитенең 1936 ел, 3 июль санында «Харбин мөхбире» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))
.


 

Комментарий язарга


*