15 апрель Тукай көне мөнәсәбәте белән ул көнне Хайлар төрк-татар мөселман мәктәбендә укулар булмады.
Ошбу көнне аерым сызып үтү, халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алуның
әһәмияте безнең милли-мәдәни хәятыбызда никадәре зур урын тотканлыгын
яшүсмерләребезгә яхшырак аңлату фикере белән вә бөек шагыйребезнең
вафатына 26 ел тулу уңае белән мәктәп һәйәте тәгълимиясе тарафыннан
көндез сәгать 2 дә бөек шагыйребезне искә алу мәҗлесе ясалды.
Мәзкүр мәҗлескә мәхәлләнең могтәбәр әгъзалары да рәсми рәвештә дәгъвәт
ителгәннәр иде. Шәкертләрнең ата-аналары вә яшьләр белән мәктәп залы
шыгрым тулы иде.
Мәҗлеснең рәсми кыйсеме сәхнәдә үтәлеп, Ниппон, Манҗу-Тиго, дини вә
милли байракларыбыз белән бизәлгән сәхнәнең уртасында мәрхүм
шагыйребезнең зур итеп эшләнгән рәсеме мәҗлескә аерым бер матурлык бирә
иде.
Мәктәпнең мөдирәсе Зөһрә туташ Күгүш мәҗлесне ачып, көннең әһәмиятен вә
тупланышның максатын халыкка аңлаткач, шәкертләр тарафыннан Коръән
укылып, бөек шагыйребезнең рухына багышланды.
Моннан соң Габдулла Тукайның тәфсилле тәрҗемәи хәле, мәктәпнең югары
сыйныф шәкертләре: Афзал Тинеш, Әдип Таһир, Шәүкәт Айгынин, Шәүкәт Сохи
һәм Газиз Агилар тарафыннан бүленеп, бик осталык белән сөйләнде.
Зөһрә туташ Күгүш «Тукай — халык шагыйре», «Тукай теленең хосусияте», «Соңгы зарлары» мәүзугъларында мәгърузә ясады.
Мәгълүм Шаһәгъзам әфәнде Кирүш «Тукайда милли хис» мәүзугында мәгърузә ясады.
Соңрак әдәбият бүлеге ачылып, шәкертләр тарафыннан бер-бер артлы Тукайның энҗе бөртекләре зур осталык белән сөйләнделәр.
«Тукай маршы» җырланганнан соң, мөдирә туташ тарафыннан мәҗлеснең ябылуы игълан ителде.
Һәйәте тәгълимия — укыту комиссиясе.
Мәзкүр — югарыда күрсәтелгән.
Кыйсем — өлеш.
Ниппон — Япония.
Мәүзугъларында мәгърузә ясау — темаларында чыгыш ясау.
(Хәбәрче. Хайларда Тукай көне. «Милли байрак» гәзитенең 1939 ел, 48 нче (156) (13 октябрь) санында «Хәбәрче» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))