Бу ел апрельнең 15ендә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына 25
ел тулу мөнәсәбәте берлә Финляндиянең Тампере шәһәрендә яшәүче
төрк-татарлар, олуг шагыйрьләрен искә алып узар өчен, гаять гүзәл вә
тантаналы бер Тукай кичәсе уздырдылар. Тампереның зур залларының
берендә Тампере төркләр берлеге тарафыннан тәртип ителгән бер кичәгә
шәһәребездә яшәүче бөтен төрк-татарлар ире-хатыны, баласы-чагасы берлә
килгәннәр иде. Кичәне Тампере төркләр берлегенең рәисе Гыйбадулла
әфәнде Мортаза ачып, килгән кунакларга «Хуш килдегез!» сүзләре берлә
мәрхүм шагыйребез вә бүгенге тәртип ителгән кичә хакында кыска гына,
ләкин бик матур сүзләр сөйләп, хазирун сөекле шагыйребезнең рухына
хөрмәтән бер дәкыйка аякка калкып сөкүт итүне, соңрадан, Коръән укып,
аның газиз рухына багышлауны тәкъдим итте.
Коръән укылып багышлангач, Тампере төрк-татар мәктәбендә укучы
шәкертләр тарафыннан күмәкләп «Тукайга» дигән шигырь җырланды. Моннан
соң бер-бер артлы мәктәп шәкертләре тарафыннан Тукайның гүзәл
шигырьләре укылды. Шәкертләрне мәгълүмебез Гыйбадулла әфәнде бик яхшы
иттереп хәзерләгәнгә күрә, алар халык тарафыннан бик алкышландылар һәм
кат-кат сәхнәгә чыгарга мәҗбүр булдылар. Шәкертләребезнең телләренең
арулыгы да күзгә чарпырлык дәрәҗәдә сизелә һәм барыбызны да сөендерә,
йөзебезне көлдерә иде. Соңра Тукайның «Шүрәле»се күренештә күрсәтелде.
Мәктәп шәкертләреннән малай: Әсгад Байбулат (Шүрәле), Хәмитрахман
Хәкимҗан үзләренең рольләрен бик оста башкардылар һәм бик
алкышландылар. Тампере туташлары хор берлә «Пар ат»ны җырладылар.
Бераз тәнәфестән соңра чәй эчкәч, Мәхрүсә Вафа тарафыннан халык
шагыйре Габдулла Тукай һәм аның безнең өчен, вә билхасса балаларыбыз
өчен, илсезлек хәятыбызда роле вә әһәмияте хакында нотык сөйләнде.
Сөйләүче Тукай кичәләре эшләнүнең безнең өчен никадәр кирәклеген һәм
аның яшь буыныбызның тәрбиясендә никадәр мөһим икәнлеген аерым сызып
узып: «Тукай! Бәхетсез милләтебезнең үксез шагыйре! Син үлмәдең, син
яшисең! Төрк-татар милләте бар булдыкча, Син дә яшәячәксең,
халкыбызның аңы арттыкча, Синең кыйммәтең артачак! Әй төрк-татар
милләтенең үлмәс сөекле шагыйре, рәхәт йокла мәңгелек ятагыңда, рухың
шат, җаның җәннәттә булсын!» — дигән сүзләр берлә нотыгын тәмам итте
вә, бүгенге кичәне тәртип итүдә иң күп көч сарыф итүче Тампере төркләр
берлегенең рәисе мәгълүмебез Габдулла әфәндегә бик күп рәхмәтләр укып,
мондый һәрберемез өчен кыйммәтле милли кичәләрнең ешрак эшләнүен теләп
сүзен бетерде.
Моннан соң тагы шәкертләр тарафыннан күмәкләп «Туган тел» җырланды һәм
шигырьләр укылды. Тукайның «Нәсыйхәтен Зәкия Мөхәммәтҗан һәм
«Мәрсия»сен кечкенә Фәйзә Билалетдин бик матур иттереп укыдылар, вә
халыкның теләве вә кул чабулары аркасында тәкрар сәхнәгә чыгарга
мәҗбүр булдылар. «Су анасы», «Таз» күренешен дә күрсәттеләр. «Су
анасы»ндагы малай ролен Мансур Байбулат бик оста башкарды вә хазирун
тарафыннан гаять ал-
кышланды.
«И мөкаддәс» («Өзелгән өмид» шигыреннән дүртенче икеюллыкның башы),
«Милли моңнар» бик матур иттереп туташларыбыз тарафыннан җырландылар.
Мәктәп шәкертләре дә күмәкләп «Васыятем»не җырладылар. Бөтен кичә
Тукай моңы эчендә узды. Шәкертләрнең барысының да йөзләре көлә,
әйтерсең алар: «Әй Тукай! Кыйммәтле шагыйребез, Син безгә үлмәслек
шигырьләреңне язып, бүләк итеп калдырдың. Без дә бүген, үлүеңә 25 ел
тулганда, бөтен көчебезне берлә Синең кичәңә иштиракъ итеп, Сине
зурлыйбыз, Сине искәрәбез һәм шуның өчен шатланабыз», — дигән шикелле
тоела иде.
Тукайның рәсеме зур вә бик матур итеп эшләнеп, өстенә дә «25 ел тулу
мөнәсәбәте берлә» дигән сүзләр язылып, халыкка сатылды. Тампере
туташлары да лотерей тәртип иткәннәр иде, бик җанлы узды. Буфетны да
туташларыбыз алып бардылар.
Әлхасыйль, бу тәртип ителгән милли шагыйребез Тукайны искәрмә кичәсе
бик җанлы, бик күңелле узды. Җыелган халык та кичәдән, фәүкыльгадә
мәмнүн булганнары хәлдә шагыйрьнең мәгъсүм, газиз рухына дога
кыла-кыла, бер-берсеннән аерылдылар. Сәгать 6 да башланган кичә 11 нче
яртыда гына тәмам булды.
Хазирун — шунда катнашучылар.
Күзгә чарпырлык — күзгә бөрерлек.
Билхасса — бигрәк тә, аеруча.
Әлхасыйль — кыскасы.
Фәүкыльгадә — гадәттән тыш.
(Хәбәрче. Тампереда Тукай кичәсе. «Яңа милли юл» журналының 1938 ел, 6 нчы (123) санында «Хәбәрче» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))