ТАТ РУС ENG

Хәбәрче Тампереда Тукай кичәсе (1938 ел)

Бу ел апрельнең 15ендә сөекле шагыйребез Габдулла Ту­кайның вафатына 25
ел тулу мөнәсәбәте берлә Финляндия­нең Тампере шәһәрендә яшәүче
төрк-татарлар, олуг шагыйрь­ләрен искә алып узар өчен, гаять гүзәл вә
тантаналы бер Тукай кичәсе уздырдылар. Тампереның зур залларының
берендә Тампере төркләр берлеге тарафыннан тәртип ител­гән бер кичәгә
шәһәребездә яшәүче бөтен төрк-татарлар ире-хатыны, баласы-чагасы берлә
килгәннәр иде. Кичәне Там­пере төркләр берлегенең рәисе Гыйбадулла
әфәнде Мортаза ачып, килгән кунакларга «Хуш килдегез!» сүзләре берлә
мәр­хүм шагыйребез вә бүгенге тәртип ителгән кичә хакында кыс­ка гына,
ләкин бик матур сүзләр сөйләп, хазирун сөекле шагыйребезнең рухына
хөрмәтән бер дәкыйка аякка калкып сөкүт итүне, соңрадан, Коръән укып,
аның газиз рухына ба­гышлауны тәкъдим итте.
Коръән укылып багышлангач, Тампере төрк-татар мәк­тәбендә укучы
шәкертләр тарафыннан күмәкләп «Тукайга» дигән шигырь җырланды. Моннан
соң бер-бер артлы мәк­тәп шәкертләре тарафыннан Тукайның гүзәл
шигырьләре укылды. Шәкертләрне мәгълүмебез Гыйбадулла әфәнде бик яхшы
иттереп хәзерләгәнгә күрә, алар халык тарафыннан бик алкышландылар һәм
кат-кат сәхнәгә чыгарга мәҗбүр булдылар. Шәкертләребезнең телләренең
арулыгы да күзгә чарпырлык дәрәҗәдә сизелә һәм барыбызны да сөендерә,
йөзебезне көлдерә иде. Соңра Тукайның «Шүрәле»се күре­нештә күрсәтелде.
Мәктәп шәкертләреннән малай: Әсгад Бай­булат (Шүрәле), Хәмитрахман
Хәкимҗан үзләренең роль­ләрен бик оста башкардылар һәм бик
алкышландылар. Там­пере туташлары хор берлә «Пар ат»ны җырладылар.
Бераз тәнәфестән соңра чәй эчкәч, Мәхрүсә Вафа тара­фыннан халык
шагыйре Габдулла Тукай һәм аның безнең өчен, вә билхасса балаларыбыз
өчен, илсезлек хәятыбызда роле вә әһәмияте хакында нотык сөйләнде.
Сөйләүче Тукай кичәләре эшләнүнең безнең өчен никадәр кирәклеген һәм
аның яшь буыныбызның тәрбиясендә никадәр мөһим икән­леген аерым сызып
узып: «Тукай! Бәхетсез милләтебезнең үксез шагыйре! Син үлмәдең, син
яшисең! Төрк-татар мил­ләте бар булдыкча, Син дә яшәячәксең,
халкыбызның аңы арттыкча, Синең кыйммәтең артачак! Әй төрк-татар
миллә­тенең үлмәс сөекле шагыйре, рәхәт йокла мәңгелек ятагыңда, рухың
шат, җаның җәннәттә булсын!» — дигән сүзләр бер­лә нотыгын тәмам итте
вә, бүгенге кичәне тәртип итүдә иң күп көч сарыф итүче Тампере төркләр
берлегенең рәисе мәгъ­лүмебез Габдулла әфәндегә бик күп рәхмәтләр укып,
мон­дый һәрберемез өчен кыйммәтле милли кичәләрнең ешрак эшләнүен теләп
сүзен бетерде.
Моннан соң тагы шәкертләр тарафыннан күмәкләп «Ту­ган тел» җырланды һәм
шигырьләр укылды. Тукайның «Нә­сыйхәтен Зәкия Мөхәммәтҗан һәм
«Мәрсия»сен кечкенә Фәйзә Билалетдин бик матур иттереп укыдылар, вә
халык­ның теләве вә кул чабулары аркасында тәкрар сәхнәгә чы­гарга
мәҗбүр булдылар. «Су анасы», «Таз» күренешен дә күрсәттеләр. «Су
анасы»ндагы малай ролен Мансур Бай­булат бик оста башкарды вә хазирун
тарафыннан гаять ал-
кышланды.
«И мөкаддәс» («Өзелгән өмид» шигыреннән дүртенче икеюллыкның башы),
«Милли моңнар» бик матур иттереп ту­ташларыбыз тарафыннан җырландылар.
Мәктәп шәкерт­ләре дә күмәкләп «Васыятем»не җырладылар. Бөтен кичә
Тукай моңы эчендә узды. Шәкертләрнең барысының да йөз­ләре көлә,
әйтерсең алар: «Әй Тукай! Кыйммәтле шагыйре­без, Син безгә үлмәслек
шигырьләреңне язып, бүләк итеп калдырдың. Без дә бүген, үлүеңә 25 ел
тулганда, бөтен көче­безне берлә Синең кичәңә иштиракъ итеп, Сине
зурлыйбыз, Сине искәрәбез һәм шуның өчен шатланабыз», — дигән ши­келле
тоела иде.
Тукайның рәсеме зур вә бик матур итеп эшләнеп, өстенә дә «25 ел тулу
мөнәсәбәте берлә» дигән сүзләр язылып, ха­лыкка сатылды. Тампере
туташлары да лотерей тәртип ит­кәннәр иде, бик җанлы узды. Буфетны да
туташларыбыз алып бардылар.
Әлхасыйль, бу тәртип ителгән милли шагыйребез Ту­кайны искәрмә кичәсе
бик җанлы, бик күңелле узды. Җыелган халык та кичәдән, фәүкыльгадә
мәмнүн булган­нары хәлдә шагыйрьнең мәгъсүм, газиз рухына дога
кыла-кыла, бер-берсеннән аерылдылар. Сәгать 6 да башланган кичә 11 нче
яртыда гына тәмам булды.


Хазирун — шунда катнашучылар.
Күзгә чарпырлык — күзгә бөрерлек.
Билхасса — бигрәк тә, аеруча.
Әлхасыйль — кыскасы.
Фәүкыльгадә — гадәттән тыш.

 

(Хәбәрче. Тампереда Тукай кичәсе. «Яңа милли юл» журналының 1938 ел, 6 нчы (123) санында «Хәбәрче» имзасы бе­лән басылган. Текст шуннан алынган
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)
)


 

Комментарий язарга


*