ТАТ РУС ENG

Хөсәен Габдүш Тукай — ил углы

Җырлап торам, торган җирем тар булса да…
Г. Тукай

 

Исемен Идел буе төркләре тарихында мәңгеләштереп вә аны гасырлар аркылы киләчәккә җиткергән бәхетле халык хезмәтчеләре җөмләсеннән шагыйрь Габдулла Тукайны ара­быздан югалту көнен һәр ел билгеләп узу белән бер бөек Кушлавыч ятименең исемен танучы вә хезмәтен аңлаучы­лар күбәймәгәндер.
Көз көне башлангыч мәктәпнең беренче кат бусагасын атлап, кулына милли әлифбасын алып, яз башына (апрельгә) чаклы инде «төрки» танып өлгереп, Тукай кичәсенә шагыйрь­нең «Туган тел»ен сәхнәгә чыгып сөйли алырлык гөнаһсыз яшь баланың безнең каршыбызда киләчәктә халкыбызга хез­мәт итәрлек бер кеше булып чыгуына өмид бирә, безне шат­ландыра, сөендерә…
Әгәр милләтнең хәятына каршы бу өмидле сабыйдан ки­ләчәктә халыкка файдалы чын бер инсан килеп чыга икән, ул үзенең бу бәхете белән дини-милли мәктәптә аны кеше итү өчен роль уйнаган гамәлләр арасында, бер дә шиксез, Тукай шигырьләре аркылы иң беренче кат нәфасәт вә ма­турлыктан рухан авыз итеп, олуг бер мәхәббәт, милләткә вә әдәбиятына булган мәхәббәткә сәвекъ белән кушылуын си­зенгән минутларына бурычлыдыр.
Тукай сүзе шундый бер бәрәкәтле орлык ки, ул һәрбер күңелдә үзенә кирәкле зәминне, мәгънәви туфракны таба ала. Күңел бер мәртәбә иң матур теле, музыкасына бирелдеме, ул инде бу татлы әсирлектән котыла алмый вә, әлбәттә, коты­лырга да теләми. Тәнкыйтьче Габдрахман Сәгъди* (* Габдрахман Сәгъди — Сәгъдиен Габдрахман Гайнан улы (1889—1956), тел, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (1949), профессор (1929)). Тукайның «Күңел» исемле шигыре хакында шул сүзләрне яза: «Шагыйрь, шәһид мөхтәрәм Габдулла әфәнде Тукайның ош­бу шигыре күңелебезне бөек урыннарга ашыручы гали хис­ләр вә бәләнд фикерләр белән тулы булып, хиссият вә әфкяре галия өчен аның беренче гүзәл мисалларыннандыр. Зан итәмени ки, Габдулла әфәнденең намене оныттырмас һәм шагыйрьлекне иман итүчән ялгыз шушы шигыре генә дә җитәчәктер». Бу сүзләр, бәлки, арттырып та әйтелмәгәннәрдер, тәнкыйтьченең «Кавагыйде әдәбия»сеннән күчерелгән** ("Кавагыйде әдәбия"сеннән күчерелгән... — «Мөхтәсар кавагыйде
әдәбия» китабы — урта һәм югары сыйныфта укучы татар шәкертләре өчен
төзелгән дәреслек. 1911 елда Уфада басылып чыга) бу җөмләләр шул ук китапның мөбаләга бабы өчен матур бер мисал да булырлар иде. Бу урында исә әлеге сүзләр шагыйрьнең күңелләргә тәэсиренең көчен күрсәтү өчен китерелделәр.
Юкса без Тукайның бер генә шигыре берлә канәгатьләнү түгел, киресенчә, аның «Күк сыеры»ның да язылып бетмәве­нә тәәссеф, комсызлык белән аның тормышыбызның һәр­бер тармагы белән баглы булган шигырьләрен үлчәргә, өй­рәнергә теләүчеләрдәнбез.
Кем соң ул Тукай?
Бу һәрвакыт безнең башыбызга килеп тора торган бер сөаль. Моңа һәркайсыбызның бик дөрест кенә, «шәп» кенә канатлы бер гыйбарә белән җавап бирәсебез килә. Гүя шул «канатлы» сүзне тотып алып, бу сөальгә каршы җавап итеп куя алсак, күңелең тынычланачак та. Аннан соң инде тагын да рәхәтләнебрәк, тагын да иркенләбрәк Тукай шигырендә, аның яратыш зәмзәмендә рухан йөзәчәксең.
һәм шундый бер халәте рухияне үткәрми килү, чынлап та, ихтыяҗ бик кирәксенү дәрәҗәсенә барып җиткән икән. Мин моны әле күптән түгел генә Украина халкын уятучы Тарас Шевченкога*** (*** Тарас Шевченкога — Шевченко Тарас Григорьевич (1814 -1861), күренекле украин шагыйре, рәссам, фикер иясе) багышланган бер шигырьдән алынган өземтә тәэсирендә бигрәк ачык тойдым.
Җәбһәдәшләребез украинлыларның бөек шагыйре Шевченко белән танышлыгым бар дип мактана алмыйм. Әмма шулай да аны үзебезнең Тукаебыз кебек бер зур кеше икән­леген әйтеп куючылардан берсемен. Кыскасы, әсәрләрен укымасам да, аның кемлеген белә идем. Шунлыктан да тү­бәндә күчереләчәк, аңа багышланган шигырь өземтәсен укып чыгу миңа, менә дөрест әйткән, дигән бер уй бирде. Бу юлларның көчле тәэсире берничә көн дәвам итте. Зәгыйфь ке­нә тәрҗемә итеп булса да, укучыларга аны күрсәтеп китмәкче булам:

Шагыйрь түгел — чөнки бу гына әрнеткеч дәрәҗәдә аз,
Хатыйп түгел — чөнки бу тавышына боргы гына.
һәрхәлдә инде түгел «Кобзар Тарас».
Ул шул кем белән янып кителде, гөрләп кителде.
Дөрестә киләчәк «асау» халык төркемнәренең гыйсъяны,
Бер ялкыны ки кебек өстендә ирде җәһаләт. («Харбинское время» гәзите, № 6, 3, 37. Украина сәхифәсе. (Автор искәрмәсе.))

Мин Тукай белән Шевченко арасында янәшәлек уздыру теләгендә түгелмен. Әгәр сүз җае килгәндә мондый бер ча­гыштыру кирәк була икән, исегезгә төшереп узыйк: Мөхтә­рәм Җәгъфәр Сәед Әхмәднең* үзенең «Кырым» исемле ки­табында Гаспралы Исмәгыйль бәкне татар Шевченкосы дип атый. Безнең бу урында Украина шагыйренә багышланган юллар өстенә тукталып торуы бездән максат, шул баягы «Ту­кай кем?» сөаленең шагыйрь хакында сүз чыккан саен ба­шыбызга […] (Микрофильмда сүз танылмый) килмичә җитди рәвештә зиһенебезне биләп торуын рәсмиләндеребрәк күрсәтүдер.
Бу сөальгә кирәк Җамал Вәлиди, кирәк шул ук Габдрахман Сәгъди вә башка күп кенә игътибарлы каләм ияләрен­нән бирелгән җаваплар күп.
Вәлидичә: «Тукай татар тарихында мәңге онытылмас­лык бер исем! Минемчә, — ди ул, — «Тукай кем?» сөаленә иң мөнәсәбәт җавап вә шулай ук Тукайга иң кыска тәгъриф татарга иң матур сүзләр сөйләүче» дигән җөмлә булачак».
Сәгъдичә: «Тукай беренче романтик халык шагыйре иде. Ул бөтен вакыйгаларны тиз сизүчән, вакытында тасвир итү­чән иде. Җәмгыять эчендә туган фикер, хис-зәвыкларны бик тиз аулап, карты, яше аңларлык сәнгатьчә бик матур ши­гырь теленә күчерә белүче, татарлар арасында дини, милли тойгыларны яңа замана киеменә төреп бирүчеләрдән берен­че Тукай иде».
Тукай — татарның иң көчле сентименталист-романтик йөрәк шагыйре…
Бу рәвешчә, Тукайны аңлата торган сүзләрне бик ките­рергә мөмкин. Әмма күңелне һаман кытыклап торган «бу гына җитми» дигән кебек бер китеклек, канәгатьсезлек һа­ман да дәвам итеп тора шул.
Үземчә бу рухи халәтемне коры бер бәйләнчек уй һөҗү­меннән генә килә дип әйтә алмыйм. Мондый бер ихтыяҗны, шөбһәсез, укучыларның күбесе башларыннан уздыралардыр. Җамал Вәлиди бик хаклы рәвештә әйтә: «Телебезнең каде­ре күтәрелгән саен, Тукай күтәрелә барачак. Милли аңыбыз, милли хисебез арткан саен, Тукай аңлана барачактыр». […] (Микрофильмда сүз танылмый) милли хисебез вә аңыбызның үсеп, чәчәкләнеп, җирләшеп китәр көннәре әле алда. Безнең башыбызга «Тукай кем?» дигән сөальнең дә килеп торуы, үзенә җавап соравы бик та-бигыйдер. Үзеннән-үзе күз алдына килә:


Әнә киң ил… Аның җәйләүләре,
«Фирдәүсенең гөлле сахрасы
Фәҗигъ өннәр биреп еглый. Ләкин
Ул җәйләүнең тормыш сәхнәсе.
Сәхрасында җәннәт нуры балкып,
Ләкин анда яңгызы зарлану.
Киң илдә дә шундый җәйләүләрдә
Тормышыннан сызлап тазлану. (К.Әмири шигыреннән. (Автор искәрмәсе.))**


Шул киң ил эчендә Тукай күкрәген киереп җырлый ал­мады. Юк, менә Тукайның сүзләре:


Җырлап торам, торган җирем тар булса да… («Бер татар шагыйренең сүзләре»)


Дөрест, безләр бәхетсез […] (Микрофильмда сүз танылмый) «Киң ил тарлыкта әле. Ул өннәр биреп еглый»… Ул көтә…


Ил көтә… ярга басып,
Ярдәм көтмәсен ил көтә;
Ул төшермәскә тели,
Сынган канатын селкетә.

Ач-ялангач адәмнәр
Тезгән бәхетсез ил көтә. (Ф.Бурнаш шигыреннән)***


Идел буе иркенләнгәч, төрк-татар халкының мәдәни вә мәгънәви тормышы, аның милли үзлеге таләп иткәнчә, үзе­нең тарихи эзенә төшкәч, мәгънәви офыкларыбызның киң­легендә, Ходай кушса, бөтен рухани тулылыгы вә бөтенлеге белән аңлашыр, беленер, үзенең дәрәҗәсенә күрә танылыр.
Шагыйрь Габдулла Мөхәммәдгариф углы Тукай — бөек ил углы.

 

Ноктаи назар — караш.
Гамәл — фактор.
Нәфасәт — гүзәллек, нечкәлек.
Рухан — рух.
Сәвекъ — алга этәрү, юнәлтү.
Бәләнд — бөек.
Әфкяре галия — бөек фикер.
Зан итәмен — уйлыймын.
Нам — исем.
Мөбаләга — арттыру, гипербола.
Тәәссеф — кайгырып, үкенеп.
Җәбһәдәш — көрәштәш.
Асау — кыргый

 

* Җәгъфәр Сәед Әхмәднең — Җәгъфәр Сәед Әхмәд (1889 — ?), мөһаҗирлектәге кырым татарлары милли хәрәкәтен әйдәп бару­чыларның берсе. Журналист һәм язучы. Аның «Кырым» (фран­цузча 1920, поляк телендә 1930) һәм 1934 елда чыккан «Гаспралы Исмәгыйль бәк» исемле китаплары бар.

** К.Әмири — Әмири Кәрим Хөсәен улы (1893 -1962), шагыйрь һәм драматург.

*** Ф.Бурнаш — Бурнаш Фәтхи (Бурнашев Фәтхелислам Захир улы) (1898-1942), язучы, Октябрь инкыйлабыннан соң Тукайны татар укучысына танытучыларның берсе.

 

(Хөсәен Габдүш. Тукай — ил утлы. (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.) «Милли байрак» гәзитенсң 1937 ел, 16 апрель санында Хөсәен Габдүш имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган).


Комментарий язарга


*