ТАТ РУС ENG

Хөсәен Габдүш Тукайсыз, Тукай берлә


Тукайсыз 25 ел гомеребез узып китте. «Тукайсыз» ди­дек, әлбәттә, шагыйрьнең арабыздан җисмән аерылып китүе­нә чирек гасырлык вакыт үтүне аңлау тиештер. Юкса мәгъ­нәви Тукай, аның калдырган сүзләре, «җандай күрелгән ис­келәрнең җырлары» кеби, бер генә көн дә исебездән чыгып тормады. Әдәби тәнкыйтьчеләребездән Җамал Вәлидинең уйлаганы дөрес килеп тора: «Телебезнең кадере күтәрелгән саен, Тукай күтәрелә бара, милли аңыбыз, милли хисебез арт­кан саен, Тукай аңлана бара».
Безләр милли аңыбызның әфкярләрен киңәйтү, милли тойгыларыбызны үстерү эшен кунакчыл чит илләр туфра­гында алып бару мәҗбүриятендә калдык. «Казан төркләре» китабының кереш сүзләре* арасында укыйбыз: «Милли истикъляль угырында чалынган милләтнең бер «милли мисакы» булынмак лязим булдыгы кеби, өлкәсе вә кәндөсе­нең тарих вә ганганәтә мөстәнәд тугры исемнәре дә булмак икътиза итәр, ки ул мәгънәләре исемнәр ил вә йортта мөккаддәс «уран» — девиз булуын белсеннәр.
Мөһаҗәрәттә һичбер нәрсәсез ярлылыкка төшеп калган­да, без үзебезнең милли төсебезне саклап калу өчен әнә шул мөкаддәс «уран»лардан илһамланып, көч җыеп тормактабыз. Күчмәлектә, илебездән читтә яшәгәндә, милли бәхете­безнең чишмәсе рух вә мәгънәвият аланыннан чыга дип аң­лаганбыз. Тукай — тоткан юлыбызда кадерле бер маяк­тыр. Үзебез өчен кадере зур булганы кеби әҗнәбиләрдән берсенең гыйбарәсе буенча, Тукай «экспорт» өчен үлчәүле бер исемдер.
Украиналы бер җәмәгатьче Тарас Шевченконы шагыйрь-уятучы итеп таныганы хәлдә, дөньяга мәгълүм халыкларның милли даһилары һичберсе Шевченко украиналылар вә Ук­раина өчен эшләгән эшне эшли алмады, ди. Дөрес, ди ул, Гомер**, Вергилий***, Сервантес**** әсәрләре дөнья мәдәнияте өчен Шевченконыкына караганда әһәмиятлерәк урын тоталардыр. Әмма һичбер язучы халыкның күңеленә вә аңы ачылуга «Кобзар» мөхәррире биргән тәэсирне бирә алмады.
Безнең Тукай, башка милләтләрнең шагыйрьләре берлә чагыштырганда, кайсына күбрәк охшагандыр, алар катарын­да нинди урынны ала торгандыр, бу бер караганда кызык­лы гына бер эш булса да, безнең өчен иң кирәкле булганы — шагыйрьнең үз халкыбызның күтәрелешендә уйнаган ролен ачыграк сызып кую, үсеп килүче буыныбызга шуны яхшы­рак аңлатудыр. Украинаны уятучы хакында язылган мак­таулы җөмләләрне исә без «сәнгать — сәнгать өчен» дип язмаган шагыйрьләрнең үз халыкларының тормышында бө­ек тәэсирле өндәр булып китүләренә бер-бер үрнәк бул­сын өчен өземтә итеп алдык.
Тукай да тик бер матурлык өчен генә язмады. Киресен­чә булганда, ул да, «Кораб»лы Дәрдемәнд*****, «Таң вакыты» һәм «Перчатка»лы Сәгыйть Рәми кеби******, бик азлар өчен генә мәгълүм вә аңланган бер шагыйрь булып кына калыр иде. Язмыш Тукайны, гомумән, олуг кешеләрнең җиңел укылмый торган тәрҗемәи хәлләрендә сирәк очратырлык ятимлек вә үгилек күперләреннән уздырып, аны алмашыну көннәребезнең төрле чакларына танык итте. Иҗтимагый хәятыбызны дулкынлаткан хәдисәләрнең күбесе аның шигырьләренә йо­гынты бирә барды. Үзенең дә шул хәдисәләрнең тәэсиренә бирелеп киткәләгән вакытлары булды. Дөресрәге, шагыйрь үзенең эзләнү дәверен кичерде. Шунлыктан җәмгыятебез­нең төрле мәсләкләргә таратып, тармакларының һәркайсына Тукайны үзенеке итеп, аны үзенә таба «тарткалауга» мөм­кинлек бар. Бу хәл күрсәтә ки, Тукайның яратыш гәргисе бик киңдер. Менә шул киң гәргисе өстендә шагыйребез­нең тылсымлы кадәме берлә чигелгән бизәкләрнең иң мату­ры, безнең зәвыгыбызга иң туры килеп торганы, шөбһәсез, милли төсләр берлә чигелгәнедер. Милләтебез өчен сөекле булган шигырьләрен халык йөрәгеннән «кабызып» алган­дыр:
Әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше?
(«Мәхәббәт»)

 

* * *


Тукай тугрысында сүз йөрткәндә, аның бала күңелендә тоткан урынын да сызып китмичә булмый. Төрк-татар ба­ласы әлифбадан соң, иң матур бер әйбер итеп, үзенә мәктәп­кә керүдән элек таныш булган Тукай шигырен укый. Шу­ның берлә әдәбият кичәләрендә, халык каршына басып, уку­да осталыгы вә кыюлыгына имтихан тота. Беренче алкыш­ларны ишетеп, үзенең бу эше яхшы бер эш икәнлекне вә моның да Тукай шигыре аркылы килеп чыкканлыгын аңлап ала. Бу милли тәрбиябез эшендә Тукай кичәләре аркылы салып килә торган иҗаби бер факттыр. Мәктәпләребездә ана телебезне өйрәтүдә Тукай шигырьләренең алган урыны зурдыр.
Кечкенәдән башлап зурыбызга чаклы Тукай телен йө­рәктән яратабыз. «Дөньяда никадәре кешеләр бар, — ди Җамал Вәлиди. — Татар телен фәкать Тукай шигыре хөрмәтенә сөйләр». Шул ук тәнкыйтьчебезнең сүзләре: «Исмә­гыйль бәк җәнапларының бөтен төрк галәменә салдыгыны «тел! тел! тел!» авазы безнең кеби ачка үләргә торган кеше­нең «икмәк! икмәк! икмәк!» дигән авазы илә бәрабәрдер. Исмәгыйль бәк, безнең рухани ачлыгыбызны кәшеф итеп, телсез яшәргә мөмкин булмаячакны аңлатты. Бу аның зур һәм онытылмаслык хезмәте. Ләкин ул безгә рухыбызга бик муафыйк булып җитмәгән бер гыда ясап тәкъдим итте. Без аннан вакытында файдаландык. Ләкин соңыннан аның безгә кыйммәткә төшкәнлеген, безнең өчен ләззәтле вә тук­лыклы булмаганын сиздек. Идел буенда шундый бер мөсагадә һава вә мөнбит туфрак булып торганда, ашлыкны Кы­рымнан китерергә авырсындык» .

Җ.Вәлиди «Тукай тугрысында матбугат» исемле мәкалә­сендә: «Тукай үзен бик тиз танытты, — ди. — Тукайга иң элек дикъкать итүче вә аның шигырьләрен җөпләп каршы алучы «Вакыт» газетасы булса кирәк. Шуның артыннан ул «Тәрҗеман»да да алкышланган иде. «Тәрҗеман» соңга таба Тукайга ноктаи назарын үзгәртте. Тукайның мәхәлли ши­вә берлә язуын яратмыйча язды (ялгышмасам, 1909 елда көзге саннарының берсендә иде) (Өземтәләр Тукайның "Мәҗмугаи асаре"ннән)*******. Хәлбуки бездә Тукай­ның татарчалашуы бик табигый вә матлуб бер тәкямел саналган иде…» Җ.Вәлидинең Тукайны татар телен авыр көннәрдә коткаручыларның беренчеләреннән итеп югары кү­тәрү; үзенең дә шагыйрьнең элек госманлы тәэсирендә яз­ган шигырьләренә караганда, саф үзебезчә язылган «Шүрә­ле» кеби әсәрләрен яратуыбызны вә шуның берлә бергә Ту­кайның мондый телдә язуына «Тәрҗеман»ның сәлби яктан каравын исәпкә алганда, төреклек мәфкүрәсенең өндәрлә­реннән Гаспралы Исмәгыйль бәкнең безнең өчен кыйммәт­ле булган «телдә, фикердә, эштә берлек» шигаре бу тарихи шигарьнең беренче өземтәсе алдында нинди бер вазгыятьтә калабыз?

Әһле булмаганлыгыбыздан мәсьәләгә тирән кереп китә алмыйбыз. Ләкин шул ук вакытта, Тукай хакында фикер йөрткәндә, менә шушы ноктага килеп кагылдыңмы, тел очында гына торган сүзеңне әйтеп китәсе килә. Аны бер «бөтен» итеп калдырасы килми.
Мөхтәрәм Җәгъфәр Сәед Әхмәт бәк каләме берлә языл­ган «Гаспралы Исмәгыйль бәк» дигән кыйммәтле китапта «Төркиядә садәлек җәрәяны» һәм «Большевиклар дәверендә тел мәсьәләсе» исемле ике мәкалә бар. Бу мәсьәлә хакында мәгълүматын арттырырга теләүче өчен аларның күздән ки­черелгән булулары матлубтыр. Мөәллифнең Җамал Вәлидинең тел мәсьәләсенә карашын җентекләгән урыннары бик әһәмиятледер.
Инде милли әдәбиятыбыз үзебездән вә үзебездән булма­ган күптөрле сәбәпләр берлә бик татарчалашып китте, вә моны үзебез дә тәкямелдән санап торабыз икән, ачык әйтер­гә тиешбез ки, моның берлә без Гаспралы бабабызның сүзен «тыңламаган» булып күренәбез вә аның күтәргән шигаре алдында «уңайсызланып» тормактабыз. Шуның берлә бер­гә үзебезне җуандырырлык хәлләр дә бардыр ки, уртак бер әдәби тел ярату өчен бөтен төрк-татар дөньясының мәга­риф хадимләреннән мөрәккәб даими мәгариф әнҗеманы вә матбугат бюросы корылганга тарих ихтыяр иткәнгә чак­лы саф «әткәм-әнкәмнең» телендә язылып торучы милли әдәбият вә матбугатыбыз «фикердә, эштә берлек» әсаслары­на каршы килмәде вә киләчәктә дә, киресенчә, шагыйрь вә язучыларыбызның шул фикерләрне җәмгыятебез эчендә киң­рәк таратырга хезмәт итеп яткан көннәредер.
Бөек Исмәгыйль бәк әйтә: «…шагыйрьләр иң гүзәл сөй­ләүчеләрдер, иң тирән хис итүчеләрдер, иң кыйммәтле күз яшьләре түгүчеләрдер. Иманлы сөйлиләр, хисләре нидер, күз яшьләре ни өчендер? Шагыйрьнең бер зурысы гына түгел, урта кул хәллесе дә сирәк була, ул бер милли байлыктыр ки, истигъдады вә сәмави чаткылары юк җирләргә чәчелеп, таралуга һичбер төрле ризалык бирелмәсен».
Тукай үз шигырьләрен зөлеф берлә сөнбелләргә генә багышлап язмады вә яза да алмаячак иде, чөнки, Җәгъфәр Сәед Әхмәт бәкнең Гаяз бәк әдәби юбилеесына багышлап язган мәкаләсендә әйтелеп үткәнчә, Шималь төркләре әдәби­ятының Истанбулдагы кеби «сәнгать — сәнгать өчен» мода­сын бик танымамыш булмасында иҗтимагый, сәяси һәрни бик күп сәбәпләр бардыр. Боларның иң алдында халыкка таянмак, халыкны хәрәкәткә китермәк әндишәсе тора» ( "Әмәл мәҗмүгасы", 1937, 113 сан. (Автор искәрмәсе.)).

***

Әйдә халыкка хезмәткә:
Хезмәт эчендә йөзмәккә.
Бу юлда һәртөрле хурлыкка,
Зурлыкларга түзмәккә, —
(«Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр»)

дип, шагыйрь тирән хисен әйтте.

Мискин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен, —
(«Милли моңнар»)

дип, кыйммәтле күз яшьләрен түкте.

— Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән, —
Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

Оча дилдән бөтен шик-шөбһәләр, һәм мин җылый башлыйм:
Яңакларны мөкатдәс күз яшем лә энҗели башлыйм.
(«Тәәссер»)

Табигать аркылы тереклекнең уртак үтмешен күрде:

Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби,
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.
Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре,
Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен сауләтләре.
Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе:
Аһ! дисең, без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе.
(«Шүрәле»)

 

Әфкяр — фикер.
Милли истикъляль угырында чалышам — милли бәйсезлек өчен
көрәшүче.
Милли мисакы — милли пакты.
Лязим булдыгы — тиешле, кирәкле булганы.
Кәнд — шәһәр, ныгытмалы шәһәр.
Ганганәтә мөстәнәд — традициясенә нигезләнгән.
Икътиза итәр — кирәкле итәр.
Мәгънәдар — мәгънәле.
Уран — сугышчан аваз, девиз.
Мәгънәвият — уй-фикер дөньясы.
Әҗнәби — чит.
Катар — төркем.
Өндәр — юлбашчы, лидер.
Хәдисә — вакыйга, хәл.
Гәргисе — бу урында: кысалары, диапазоны.
Иҗаби — уңайлы, уңышлы.
Кәшеф итеп — ачып салып.
Муафыйк булып — яраклы булып.
Гыда — ризык, азык, бу урында: тел.
Мөсагадә — яраклы.
Мөнбит — уңдырышлы.
Ноктаи назар — караш.
Мәхәлли — җирле.
Матлуб — таләп ителгән, соралган.
Тәкямел — үсеш.
Сәлби яктан — кире яктан.
Мәфкүрәсенең Әндәрләреннән — идеясен алга сөрүчеләрнең.
Шигарь — лозунг.
Садәлек җәрәяны — гадилек агымы.
Мөәллиф — автор.
Мәгариф хадимләреннән мөрәккәб — мәгариф хезмәткәрләреннән
тупланган.
Әнҗеман — җәмгыять.
Әсас — нигез.
Истигьдад — сәләтлелек, талант.
Сәмави — күкнеке.
Зөлеф берлә сөнбел — чәч бөртеге белән гөл.
Һәрни — төрле-төрле.
Әндишә — фикер.
Дил — күңел.
Сауләт — батырлык.

 

*«Казан төркләре» китабының, кереш сүзләре… — сүз Габделбари
Батталның «Казан төркләре» исемле китабына язган ке­реш сүзе турында
бара. Хезмәт беренче тапкыр 1925 елда Истанбулда дөнья күрә.

**Гомер — Борынгы Грециянең легендар эпик шагыйре. Атаклы «Илиада» һәм «Одиссея» поэмалары авторы.

***Вергилий — Вергилий Марон Публий (б.э.к. 70-19), борынгы рим шагыйре. Рим республикасы җимерелүенең шаһиты.

****Сервантес (1547-1616) — испан шагыйре.

*****«Кораблы» Дәрдемәнд — «Кораб» шигыре беренче тапкыр «Шура»
журналының 1908 ел гыйнварында чыккан 1 нче санында басылган. Шигырьнең
фикри тирәнлеге тәнкыйтьтә һәм әдәбият фәнендә төрле аңлатмаларга
этәргеч бирде. X.Габдүш шуңа ишарә бирә.

 
******«Таң вакыты» һәм "Перчатка"лы Сәгыйть Рәми кеби … — С.Рәмиев
«Таң вакыты» шигырен беренче тапкыр 1908 елның 2 гыйнварында ислахчылар
оештырган әдәбият кичәсендә сөйли. Бу шигырь шул заман гәзитендә бәхәс
тә уята. Хәтта Ф.Әмирхан да шигырьнең эчтәлегенә ризасызлыгын белдерә.
«Перчатка» ши­гыре исә беренче мәртәбә «Казан мөхбире»нең 1910 ел, 23
июнь (382) санында басыла.
 

*******Тукайның, мәхәлли шивә берлә язуын яратмыйча язды… — Тукайның башлангыч чор иҗатында төрек теле тәэсире шактый зур. Сонга таба ул төрекчелектән акрын гына китә һәм чын татар телендә яза башлый. Гомумән, бу мәсьәләдә Тукай белән «Тәрҗеман» гәзите арасында бәхәсләр дә булгалый.

(Хөсәен Габдүш. Тукайсыз, Тукай берлә. (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.) «Яңа милли юл» журналының 1938 ел, 5 нче санында Хөсәен Габдүш имзасы белән басылган. Мәкаләнең ахырында «Харбин, 14. 111. 1938» дип куелган. Текст шуннан алынган).



 

Комментарий язарга


*