ТАТ РУС ENG

Мәдинә Салиәхмәт Габдулла Тукайның мәгънәвияте әтрафыннан


Тәсадефән кулыма ябанчы бер телдә язылган XII га­сырдагы азәрбайҗан шагыйре Ниязи хакында язылган бер китап килеп керде.
Халкын шигырьләре аша тәрбияләүгә гомерен сарыф ит­кән шагыйрь бер җирдә ошбу сүз әйтә:

Кальбтән чыккан фәкать кальбләргә ирешәчәк.
Шул сәбәпле җырлау тиеш бугазыннан кан киткәнче.

Сигез йөз елдан соң:

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, —
(«Сәрләүхәсез»)

ди халыкның бәхете өчен җан атудан йөрәгенә кан саудыр­ган Идел-Урал төркләре шагыйре Габдулла Тукай.
Заман вә зәмин аермасына карамастан, ике төрк шагый­ренең бер әмәл өчен тоткан бер үк тел шаян дикъкатьтер.

Ниязидан:
Диңгез кеби бул син —
Разый үз байлыгыңнан.
Бул агач — тик яфрак аттыр
Син үз-үзеңнән.

Бу ике мисраг әйтерсең лә халыктан үзен аслан аерма­ган, халыкның мәгънәви байлыгыннан илһам алган Тукай өчен язылган.

 

* * *

Мәрхүм галимебез Ризаэтдин бине Фәхретдин каләме бе­лән «Шура»да ( Кулымда булмау сәбәпле, журнал санын күрсәтә алмыйм. (Автор искәрмәсе.)) язылган* бер язуны хәтерлим. Гали мәктә­бендә укучы бер туташыбыз хәзрәткә язган хосусый хатын­да «Ни өчен без үзебезнең иске әдәбиятыбызга әһәмият бир­мибез? Ни өчен шундый әсәрләргә (Шулай ук хәтерләмим. «Бакырган»мы, «Сөбател-гаҗизин»ме? (Ав­тор искәрмәсе.)) хак куймыйбыз?» ди­гән икән. Бу сөаль рәхмәтленең хушына шулкадәр киткән ки, куаныч елмаю белән нурланган йөзе әйтерсең лә язулары аша күренеп тора.
Үзенең белге күзе илә могасыйрларыннан күпне күрә алган галимебезгә бу соргый шулкадәр тәэсир иткән икән, Тукайның бәгъзән иске әдәбиятыннан үрнәк алуын мохалифләре аның иҗатын юкка чыгару максаты белән гафу итмәслек бер кимчелек кеби күрүләре дәхи мәгълүмдер.
Тукайның шигырьләрендә бу әсәрләрнең ингыйкясе күренмәсә, үзе гайре табигый бер эш булыр иде. Чөнки Ту­кайдан ул яшәгән халкыбызга болар азыгы булып килгән­нәрдер. Тукай заманында алар тудырган һава әле дә тара­лып бетмәгән булуыдыр.
Тукай мөхибләре вә дошманнарының бер уртак сыйфат­лары булса, ул да Тукайны хәятта заманында булган кеби, үлгәннән соң да рус язучылары, шагыйрьләре, бигрәк тә Пуш­кин белән чагыштыруларыдыр.
Тукайны бердәнбер җентекләүчебез буларак танылган саягылы Җамал Вәлиди дә бу мөддәттән калмаган. 25 яшь­лек Тукайны 60-80 яшьләрдә тәкәммелгә ирешкән Толстой белән чагыштыра вә микъяс фәркы Тукай галәйһенә бу­ла.
Тукайны, шиксез, бу үлчәүләр борчыган булырга тиеш һәм шулай ук, мөвәкъкать булса да, рус мәддахларының сүзе аңа да сирмәт иткән. Чөнки болай булмаганда, шигырь­ләрнең башында бик үк хушыбызга китмәгән «хәзрәти Пушкин»нар, фәләннәр куелмас иде. Бу олуглар, әлбәттә, Тукай­ның хәле галиҗәнаплыгын күрсәтәләр, фәкать бу җирдә кү­ңелне тынычландыра торган икенче бер як бар, ул да булса Тукайдагы ифрат дәрәҗәсендә куәтле сәвекъ, табигый сиз­герлеге, бу да исә үзен милләте каршында мәсьүл санаудан килгән сыйфаттыр. Фикеремне аңлатыр өчен Р.Kaleryның (Тәрҗемә Сабахетдин Әюп углыныкы. (Редакция искәрмәсе.)) шушы сүзләрен китерәм:
«Кулайча тәкълид ителә беләчәк, тәкълид** ителгәндә, кулайча әфкяр ителә беләчәк шәйләрдәй качынмадыдыр».

 

* * *

Тукайда мөстәкыйль бер дөнья күреше нәзариясе һәм мөстәкыйль фәлсәфә бу ямаганлыгын язалар, ихтимал, шу­лайдыр да, Тукай ислам дине фәлсәфәсен бар тирәнлеге, бар бөеклеге белән аңлаучыларның берседер.
Шулай ук, ихтимал, бу фәлсәфәне ул төрек халкының дөнья күреше нәзариясе белән дә төшенәдер. Чөнки без тө­рек, гарәп, чинлы, һиндлы вә башкалар барыбыз да бер ис­лам динендә булсак та, аны төшенүдә үзебезнең милли хосусыйларыбызның рольләре аз булуы тиешле төсле түгел. Ник Тукайның дини мәүзугътагы шигырьләре исә, Кәляме Шә­рифтән алынып, иң куәтле әсәрләре буларак таныладыр?
Тукайның 25 еллыгында мәрхүм Шәмгуни хәзрәт*** аларны әһле буларак тикшерә дә башлаган иде. Тукайның дини мәүзугътагы шигырьләре белән гасырлар буе ислам диненә һөҗүмдә булган вә «Мөхәммәд ялгыз Мәдинәгә таянган биәхлак бер дин» тудырды, дип ялган назарияләр тудыручы христиан галәменә җавап буларак кулланасым килә (Яшьләребез өчен бу шигырьне аңлау шактый читендер. Тукайчы әдип Хөсәен Габдүш Тукай юбилейсына аның әсәрләрендәге әҗнәби сүзләр өчен сүзлек вөҗүдкә китерү фикере бик үтемле иде. (Автор искәрмәсе.)):


Бәхре вәхдөт асты өсткә килде шунда, кайнады,
Бетте, мәхү улды зәмин, һәм дә замана калмады.

Калмады сурәт, бары тәбдил ителде мәгънәгә;
Әүрелеп мәгънәгә, дөнья сәҗдә кыйлды Мәүлага.

Күрде Алланы пәйгамбәр, сәҗдә кыйлды, баш иде;
Ушбу җир булды бөтен мәсҗедләрнең дә мәсҗеде.

Булды саф-саф, кыйлдылар сәҗдә мәляикләр бары;
Җәмгулып һәрбер нәби, Муса вә Гайса җаннары.

Булды заһир, белмәделәр җир йөзе мөнкирләре:
Монда габдият, гыйбадәтнең илаһи серләре.
(«Мигъраҗ»)

 

* * *


Тәсадефән — очраклы рәвештә, көтмәгәндә.
Ябанчы — чит, таныш булмаган.
Зәмин — җир.
Шаян — лаеклы.
Могасыйр — замандаш.
Соргый — сорау.
Бәгъзән — кайчак, кайвакыт.
Дәхи — тагын.
Ингыйкяс — чагылыш, гәүдәләнеш.
Мөддәт — вакыт.
Тәкәммел — камиллек.
Микъяс фәркы — тиңләштерү аермасы.
Галәйһенә — каршы.
Мөвәкъкать — вакытлы.
Мәддах — мактап язучы.
Сәвекъ — алга омтылу, көчле инстинкт.
Мәсьүл — җаваплы.
Кулайча — җиңелче.
Тәкълид — иярү, кабатлау.
Дөнья күреше нәзариясе — дөньяны күрү теориясе, дөньяга карашы.
Чинлы — кытайлы.
Кәляме Шәриф — Коръән.
Биәхлак — әхлаксыз.
Бәхре вәхдәт — берлек диңгезе (дөньяның бөтенлеге, бердәмлеге таркалу күз алдында тотыла).
Мәхү улды зәмин — җир бетте.
Тәбдил ителде — алмашынды.
Сәҗдә кыйлды Мәүлага — Аллага баш иде.
Мәляикләр — фәрештәләр.
Җәмгулып (җәмгъ булып) һәрбер нәби — барлык пәйгамбәрләр җыелып.
Булды заһир — күренде.
Мөнкир — ышанмаучы, танымаучы.

 

*«Шура»да язылган… — «Шура» журналы 1908 — 1917 елларда Ризаэтдии Фәхретдин мөхәррирлегендә Оренбург шәһәрендә басыла. Барлыгы 240 саны дөнья күрә.

**Толстой белән чагыштыра — Толстой Лев Николавич (1828 — 1910), күренекле рус язучысы һәм фикер иясе. Тукай аның иҗатына уңай мөнәсәбәттә була.

***…мәрхүм Шәмгуни хәзрәт — Шәмгуни Мәдъяр (1874—1938), Кобе шәһәре мәчетенең имам-хатибы. Ерак Шәрыктә төрк-татар милли хәрәкәтен әйдәп баручыларның берсе.


 

{mospagebreak}

Бәни бәшәр философларның гакылын ишгаль иткән үлем мәүзугы Тукайның гакылын да ишгаль иткәне күренә. Бу мәүзугъны эченә алган шигырьләре бөек кыйммәтне хаиз шигырьләрдер.
Әдип Фатих Әмирханга дусларча шат йөз белән соңгы хушлашу сүзен әйтергә килгән шагыйрь, әлбәттә, үлемнең бөек серләрен төшенгәндер вә шуңа күрә:

 

Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга мәңгегә,
Мәңгелеккә — мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьгә! —
(«Ваксынмыйм»)
дигәндер.


Инсан нинди генә бөек әмәлләр белән гомер буена янма­сын, шәхси тормышындагы бәхетсезлек аны чиксез ачындыра вә шул вакытта бердәнбер нәселе вә шәфкать учагы сүн­ми, суынмый торган ана мәхәббәтедер.
Ана мәхәббәтен бик аз күргән шагыйрь бу мәүзугъта да үзенең тирән тойгылыгын күрсәткән. Күп сүз сарыф итми. Мин сәнгатькәрчә язылган сәтырларны яраткан шагыйрь каләме генә түгел, бер […] (Бу урында сүз танылмый) кулы да булышкан икән кеби тоела:

Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,
һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы, —
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!
(«Өзелгән өмид»)

 

* * *


Тукай ни гаилә тәрбиясе, ни монтазам мәктәп вә ни үзен­нән өлкән мөнәвир кыйсеменең юл күрсәтүен күрмәгәндер.
Ләкин үзен-үзе эшләтү, һәр фикерен җентекләп рухан кәма­ләткә ирешү хәрәкәте өзлексез дәвам иткәнлеге шигырьләре аша күренәдер. Үләр елны язылган шигырьләрендә күп уй­ларның йөгәнен дә чыгарырга муафыйк булганда, гадәттә шагыйрьләрнең әсәрендә асыл фикер бер-ике юл эченә алы­нып, башкалары бу фикернең аңлашуына ярдәмчелек кенә итсәләр, Тукайның асыл фикере тупланган мисрагларны чит­ләр каршына чыгарсак, йөзебезгә аклык кына китерәчәктер. Җөмләдән бере Тукайның зур хөрмәт вә милли горур илә тулы Шиһаб хәзрәткә каратып* язылган шигыредер. Аурупа халкында без төрк халыклары хакында бик нык урнашкан бер караш тарызы бардыр. Ул да: «Бу халыклар инсан вә шәхесләр җитештермәделәр вә аларга хак та бирә алмады­лар. Алар каршында фәкать […] (Бу урында сүз танылмый.) бар…»,— имеш.
Тукайның һөҗү белән «безне юкка яманлыйлар» дигән сүзен без җитди рәвештә «безне юкка яманлыйсыз» дими­без. Инсан шәхесе хакында менә нәрсә әйткән төрк шагый­ре Тукай:

Инсан дигән бер шәрәфле бер мәхлукта ул
Бар дип белә хаким гакыл вә хөр гакыл.
(«Шиһаб хәзрәт»)


Бөек төрк өлкәсенең бер кыйсеме булган Ватаныбыз Идел-Урал иде. […] (Бу урында сүз танылмый.) кавышканнан соң сөрмә урынына йөртеләчәк туфраклар безне бу бөекләребезнең һәйкәлләре белән сүзләгән вакытларда диючә, бөек, мәһабәт сынлы Ши­һап хәзрәтнең һәйкәленә бөек шәхесне бөекләргә тасвир ит­кән бу ике юл иң яраклы язу булыр кебек тоела.

 

* * *

Тукайны киләчәк буын бездән артык таныр дигән канә-гатьтәбез. Хәзергә исә яшь буынга Тукайны танытучы без­ләрбез. Ана кочагындамы, мәктәп көрсисендәме булсын, ба­лаларыбызга Тукайны сөйдерү нияте белән иң әүвәл аның кызганыч тулы тәрҗемәи хәлен сөйлибез вә шул сәбәптән балаларыбыз күңеленә шагыйрьне мескен бер Тукай була­рак гомергә урнаштырабыз. Бу ысул, ягъни кызгану аша сөйдерү, шагыйрьнең бөек шәхесен кимсетү булып чыкмый­мы? «Тукай хәятта булса, шул рәвештәге танышуны эстәр идеме?» дигән сөаль башка килә.
Тукайның рәсемнәрен күздән кичерсәк, аның үлем түшә­гендәге соңгы рәсемендә дә һич мескенлек әсәрен тапмабыз.
Киресенчә, фикернең куәтле сарае кебек күзгә беренче бәрелгән бөек һәйбәтле маңгае, карамый күрә торган зәкя тулы күзләре тәкәллефсез, ләкин олуглык күрсәткән тор­мышын күрәбез. Инде балалар белән шигырьләре аша уй­наган, көлгән, хикәяләр сөйләгән садә вә шат Тукайда кай­дан мескенлек табасың… Зуррак кыйсем балаларга Тукай­ны кара бәхетен җиңгән бер каһарман кеби күрсәтергә әллә күпме үрнәкләр бар. Балаларга бөек гайрәт калдырган ша­гыйрь мескен була аламы?
Төрк дөньясы гаҗәп зур үзгәрешләр белән күпме заман­ны уздырадыр.
Әгәр безнең көннәрдә Тукай яшәсә үлмәс. Ататөрекнең тел-хәреф инкыйлабларын** күрү белән ачылган тарих пәр­дәсе аша үзенең мөҗәлля бер тарихка малик булырлык икән­леген өйрәнсә, Тукай, бер мөҗәлля шәһвәт өстенә кунып: «Мин татар шагыйремен», — диеп калыр идеме икән? Юк, Тукайның бар яратылышы, омтылышы, фикере, йөреше төрк дөньясын дулкынлаткан яңа фикерләрне иң беренче эләкте­реп алучыларның, гамәлгә ашыручыларның бере буларак зан ителә.
Тукайның 25 елында Сәгадәт ханым тарафыннан матбу­гат битенә атылган берничәләп фикер: «Алар (ягъни Исмә­гыйль баба Гаспралы белән Тукай) мөхәкъкак берләшәчәк­ләр, фикеренә кушылып берләшәчәкләр, чөнки алар бер үк бөек төрк милләтенең балаларыдыр бит», — дибез.
Безне упкыннардан, очырымлардан коткарып, яхшы ки­ләчәккә юл ачкан Идел буе төркләреннән бөек Габдулла Ту­кай мәңгелекнең үзенә чумган!

 

Бәни бәшәр — адәм баласы.
Ишгаль иткән — яулап алган.
Хаиз — эченә алган.
Сәтыр — юл.
Монтазам — тәртипле, кагыйдәле.
Мөнәвир — зыялы.
Тарыз — ысул, үрнәк.
Тәкәллефсез — дәгъвасыз.
Мөҗәлля — шома, ялтыравык.
Мөхәкъкак — һичшиксез.
Очырым — тирән чокыр.

 

*Шиһаб хәзрәткә каратып — Тукайның «Шиһаб хәзрәт» исемле шигыре «Аң» журналының 1913 ел, 2нче (1 гыйнвар) санында басылган. Мәкалә авторы шул шигырьне истә тота.

**Ататөрекнең тел-хәреф инкыйлабларын… — Ата-төрек — Мостафа Кәмаль патша (1881—1938), Төркия Җөмһүриятенең беренче президенты. 20 нче елларда төркләр Ататөрек фәрманы нигезендә гарәп алфавитыннан латинга күчәләр.

(Габдулла Тукайның мәгънөвияте әтрафыннан. (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.) «Милли байрак» гәзитенең 1943 ел, 19 нчы (346) (10 май) санында Мәдинә Салиәхмәт имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган).


Комментарий язарга


*