Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына утыз ел тулу истәлеге,
яшьләребезнең күбесе Хайлардан читкә китүләре сәбәпле, 14 апрельдә
үткәрелде.
Бу мәҗлес мәктәп һәйәте тәгълимиясе вә яшьләр түгәрәге белән берлектә
ясалган дүрт бүлектән гыйбарәт иде: 1 нче көнгә — гаид мәгърузәләре, 2
нче — мәктәп бүлеге, 3 нче — чит урта мәктәпләрендә укучы шәкерт бүлеге
һәм яшьләр түгәрәгенең аң-белем тарату бүлеге.
Мәҗлесне алып баручы итеп Тукай һәйәтләре тарафыннан милли идарә рәисе могавине Фатыйх әфәнде Илбәк сайланган иде.
Мәҗлес мәктәп бинасында кичке сәгать бга тәгъйин ителгән иде. Сәхнәдә
мәрхүм шагыйрьнең рәсеме күренеп тора, сәхнәнең алды Ниппон, Манҗу-Тиго
һәм үзебезнең милли байракларыбыз белән бизәлгән иде.
Мәҗлес рәисенең кереш сүзе белән ачылды. Әбрар хәзрәт Акбирде
тарафыннан Коръән укылып, мәрхүм шагыйребез Габдулла Тукай вә
мөфтиебез Ризаэтдин бине Фәхретдин хәзрәтләренең рух Шәрифләренә
багышланды.
Байракларга хөрмәт күрсәтү рәсмияте үтәлде. Корбан булган гаскәриләр бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле яшьләр түгәрәге рәисе могавине Шәфигулла
әфәнде Хаҗи тарафыннан укылды. Мәктәп мөдире Фатыйма ханым Акчура
«Тукай вә балалар», Маһинур Акбирде «Тукайны күмү мәрасиме», Зөһрә
ханым
Кирүш
«Төрк-татар әдәбиятының кояшы — Габдулла Тукай», Әхмәтсафа әфәнде Аги
«Вафатына утыз ел тулу уңае белән», Зиннәт туташ Нурмөхәммәт «Тукайны
искә алганда», Хәдичә ханым Күгүш «Тукайны искә алу», Шаһәгъзам әфәнде
Кирүш «Тукайны искә алу», Зөһрә Сизгән «Тукай — халык эшчесе», Килтан
Таһири «Бөек шагыйрьгә баглап», Рокыя туташ Сиракляз «Тукай вә милләт»
мәүзугындагы мәгърузәләр укыдылар.
Мәктәп шәкертләре бүлеге «Тукай маршы»н күмәкләп җырлау белән башланды.
«Шагыйрьгә» шигыре сөйләнде. Тукай шигырьләреннән «Үз-үземә», «Туган
тел», «Пар ат», «Эш», «Туган авыл» сөйләнделәр. Ике шәкерт тарафыннан
«Иртә» җырланды. «Бичара куян», «Кызыклы шәкерт», «Су анасы», «Бала
белән күбәләк» җанлы күренешләрдә күрсәтелделәр. Шәкертләр программасы
«Васыятем»не күмәкләп җырлау белән тәмам булды.
30 нчы югары халык мәктәбендә укучы шәкертләребез «Тәэсир» вә «Өзелгән
өмид» шигырьләрен җырлап алкыш-ландылар. Аерым чыгышларда «Ике иптәш
арасында» һәм «Сөекле шагыйрьгә» үтәлде. Тукай көйләре кыллы
коралларда уйналды.
«Аң-белем тарату һәйәте» тарафыннан хәзерләнгән 4 нче бүлектә дә
шагыйрьнең «Кемне сөяргә кирәк?» — Зөһрә ханым Кирүш, «Нигә үлдең,
Тукай?» — Рокыя Айгыйин, «Казанга китү» — Зиннәт Нурмөхәммәт,
«Сабыйга» Азат Сохи һәм Фатыйха Күгүшләр тарафыннан бик матур итеп
җырландылар. Югары мәктәп шәкертләреннән Әнвәр Аги Кәман да «Васыятем»
көен оста уйнап алкышланды.
Сәхнә бүлекләре тәмам булгач, мәҗлес рәисе Фатыйх әфәнде Илбәк шушы
истәлекне вөҗүдкә китерүче һәйәтләргә рәхмәтләрен белдерде. Шушы
мәҗлескә мәгърузәләр вә Тукай шигырьләрен сөйләп катнашкан оешмабызның
туплануына аерым рәхмәтләрен белдерде. Киләчәктә милләтебез эченнән
Тукай кебек дамелланың чыгуын теләп сүзен тәмам итте.
Гомумән, милли шагыйребезне искә алу мәҗлесе картыбыз-яшебез, бала-чага
бергә тупланган хәлендә мәктәп бинасы шыгрым тулы булып, бөек хиссият
эчендә узды. Җыелган халык, бик мәмнүн булып, сәгать 10да таралды.
Могавин — урынбасар.
Тәгъйин ителү — билгеләнү.
(Мәктәп мөхбире. Хайларда Тукай көне. «Милли байрак» гәзитенең 1943 ел, 19 нчы (346) (10 май) санында «Мәктәп мөхбире» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))