Минһаҗетдин углы
Тукай көне
Нагояда: Нагояда Идел-Урал төрк-татар мөселманнарының
мәдәният җәмгыяте карамагындагы дини-милли мәктәптә 15 апрельдә бөек
шагыйребез Габдулла Тукайның истәлеге уздырылды. Мәктәп шәкертләре
тарафыннан Коръән укылып, мәрхүм шагыйребезнең газиз рухына
багышланды. Аннан соң мәктәп диварында, өлкән Тукайның рәсеменә карап,
мәктәп шәкертләре тарафыннан «Нигә үлдең, Тукай?» шигыре җырланды.
«Туган тел», «Казанга китү», «Васыятем», «Өзелгән өмид» шигырьләре
укылды. Мәгълүм Гыймадетдин бай Мөхәммәди тарафыннан шагыйребезнең
тәрҗемәи хәле, тар тормышы хакында озын вә тәфсилле рәвештә мәгълүмат
бирелде. Аннан соң мәктәп шәкертләре тарафыннан салават укылып, Тукай
истәлеге шуның белән тәмам булды.
Мөхбир
Тәнзиядә: 15 апрельдә мәктәп залында бөек шагыйребез мәрхүм Габдулла Тукайны искә алу тупланышы ясалды.
Хатыйп хәзрәт Халиди* мәҗлесне ачып, Тукайның милләтебез каршында
булган кадәре вә аны ни өчен искә алуыбыз турында сөйләгәннән соң,
Тукайдан башка шагыйрьләребез исемнәрен зикер итеп, алар хакында да
кыскача мәгълүмат биргәч, Коръән укып, мәрхүм Тукай рухына багышлады.
Соңра Хатыйп хәзрәт олуг мөфтиебез Ризаэтдин бине Фәхретдин
хәзрәтләренең вафатына бер ел тулуны халыкка белдереп, мөфти
хәзрәтләренең тәрҗемәи хәлен, гыйльми хезмәтләрен, актык сулышына
кадәр күп газап вә авырлыклар эчендә дин сафында хезмәт итүен сөйләп,
Коръән укып, савабын Ризаэтдин бине Фәхретдин хәзрәтләренең рухына
багышлады.
*Хатыйп хәзрәт Халиди — Хатыйп Халиди (1893—1977), Хайлар шәһәрендә
имамлык Һәм мөдәррислек иткән. Икенче бөтендөнья сугышының соңгы
айларында, инде Хайлар мәчете җимерелгәч, күпчелек татарлар әкренләп
Төркиягә күчеп китә.
Айсылу
Хайларда: бу ел апрельнең 15ендә көндез сәгать Зтә
гадәттәгечә ошбу көнне бөек шагыйребез мәрхүм Габдулла Тукайга
багышлап, аның вафатына 24 ел тулу мөнәсәбәте белән һәйәте тәгълимия
тарафыннан мәктәп балалары күләмендә сөекле шагыйребезне искә алу
мәҗлесе ясалды. Бу көнне мәктәптә уку булмады. Мәҗлес мөдәррисе Заһирә
туташ Күгүш тарафыннан ачылып, мәҗлеснең мәгънәсе аңлатылды. Моннан
соң шәкертләр тарафыннан Коръән укылып, мәрхүм шагыйребезнең рух
шәрифенә багышланды. Укытучы Фатыйма туташ Кавәси тарафыннан
шагыйрьнең тәрҗемәи хәле укылып чыкты. Заһирә туташ Күгүш «Тукай —
халык шагыйре» мәүзугында нотык сөйләде. Соңра сәхнә кыйсеме башланып,
шәкертләр тарафыннан шагыйрьнең йөрәк шигырьләреннән «Өзелгән өмид»е
җырланды вә шагыйребезнең энҗе бөртекләредәй шигырьләре бер-бер артлы
сөйләнделәр. Аннан соң «Тукайга» дигән шигырь «Тукай маршы» көенә
күмәкләп җырланды. Хәнифә туташ Күгүш үзенең «Тукайга» дигән шигырен
укыды. Мәҗлес сәгать 5тә ябылды.
Һәйәте тәгълимия — уку, укыту комиссиясе.
(Минһаҗетдин углы. Мөхбир. Айсылу. Тукай көне. «Милли
байрак»ның 1937 ел, 24 нче (74) (7 май) санында «Минһаҗетдин углы»,
«Мөхбир», «Айсылу» имзалары белән басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))