ТАТ РУС ENG

Минһаҗетдин углы. Мөхбир. Айсылу Тукай көне (1937 ел)

Минһаҗетдин углы

Тукай көне

Нагояда: Нагояда Идел-Урал төрк-татар мөселманнары­ның
мәдәният җәмгыяте карамагындагы дини-милли мәк­тәптә 15 апрельдә бөек
шагыйребез Габдулла Тукайның ис­тәлеге уздырылды. Мәктәп шәкертләре
тарафыннан Коръ­ән укылып, мәрхүм шагыйребезнең газиз рухына
багышлан­ды. Аннан соң мәктәп диварында, өлкән Тукайның рәсеменә карап,
мәктәп шәкертләре тарафыннан «Нигә үлдең, Тукай?» шигыре җырланды.
«Туган тел», «Казанга китү», «Васыя­тем», «Өзелгән өмид» шигырьләре
укылды. Мәгълүм Гый­мадетдин бай Мөхәммәди тарафыннан шагыйребезнең
тәр­җемәи хәле, тар тормышы хакында озын вә тәфсилле рәвеш­тә мәгълүмат
бирелде. Аннан соң мәктәп шәкертләре тара­фыннан салават укылып, Тукай
истәлеге шуның белән тә­мам булды.

 

Мөхбир

Тәнзиядә: 15 апрельдә мәктәп залында бөек шагыйребез мәрхүм Габдулла Тукайны искә алу тупланышы ясалды.
Хатыйп хәзрәт Халиди* мәҗлесне ачып, Тукайның мил­ләтебез каршында
булган кадәре вә аны ни өчен искә алуы­быз турында сөйләгәннән соң,
Тукайдан башка шагыйрьлә­ребез исемнәрен зикер итеп, алар хакында да
кыскача мәгъ­лүмат биргәч, Коръән укып, мәрхүм Тукай рухына багышла­ды.
Соңра Хатыйп хәзрәт олуг мөфтиебез Ризаэтдин бине Фәхретдин
хәзрәтләренең вафатына бер ел тулуны халыкка белдереп, мөфти
хәзрәтләренең тәрҗемәи хәлен, гыйльми хез­мәтләрен, актык сулышына
кадәр күп газап вә авырлыклар эчендә дин сафында хезмәт итүен сөйләп,
Коръән укып, сава­бын Ризаэтдин бине Фәхретдин хәзрәтләренең рухына
ба­гышлады.


*Хатыйп хәзрәт Халиди — Хатыйп Халиди (1893—1977), Хайлар шәһәрендә
имамлык Һәм мөдәррислек иткән. Икенче бөтендөнья сугышының соңгы
айларында, инде Хайлар мәчете җимерелгәч, күпчелек татарлар әкренләп
Төркиягә күчеп китә.

 

Айсылу

Хайларда: бу ел апрельнең 15ендә көндез сәгать Зтә
га­дәттәгечә ошбу көнне бөек шагыйребез мәрхүм Габдулла Ту­кайга
багышлап, аның вафатына 24 ел тулу мөнәсәбәте белән һәйәте тәгълимия
тарафыннан мәктәп балалары күләмендә сөекле шагыйребезне искә алу
мәҗлесе ясалды. Бу көнне мәктәптә уку булмады. Мәҗлес мөдәррисе Заһирә
туташ Күгүш тарафыннан ачылып, мәҗлеснең мәгънәсе аңлатыл­ды. Моннан
соң шәкертләр тарафыннан Коръән укылып, мәрхүм шагыйребезнең рух
шәрифенә багышланды. Укыту­чы Фатыйма туташ Кавәси тарафыннан
шагыйрьнең тәрҗе­мәи хәле укылып чыкты. Заһирә туташ Күгүш «Тукай —
халык шагыйре» мәүзугында нотык сөйләде. Соңра сәхнә кыйсеме башланып,
шәкертләр тарафыннан шагыйрьнең йө­рәк шигырьләреннән «Өзелгән өмид»е
җырланды вә шагый­ребезнең энҗе бөртекләредәй шигырьләре бер-бер артлы
сөй­ләнделәр. Аннан соң «Тукайга» дигән шигырь «Тукай мар­шы» көенә
күмәкләп җырланды. Хәнифә туташ Күгүш үзе­нең «Тукайга» дигән шигырен
укыды. Мәҗлес сәгать 5тә ябылды.


Һәйәте тәгълимия — уку, укыту комиссиясе.

 


(Минһаҗетдин углы. Мөхбир. Айсылу. Тукай көне.
«Милли
байрак»ның 1937 ел, 24 нче (74) (7 май) санында «Минһаҗетдин углы»,
«Мөхбир», «Айсылу» имзалары белән басылган. Текст шуннан алынган.

(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))


Комментарий язарга


*