15 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына 26 ел тулу
мөнәсәбәте белән Аяринкай бинасында Әсгад әфәнде Әхтәмнең
җитәкчелегендә Тукай кичәсе уздырылды.
Кобе Идел-Урал җәмгыяте рәис могавине Газиз әфәнде Гали Тукайга
каратылган сүзләре белән мәҗлесне ачып, кичәнең тәртибе белән
таныштырды. Мәктәп шәкертләре тарафыннан укыган Коръән шагыйрьнең
газиз рухына багышланды. Тәрҗемәи хәле укылып, «Өзелгән өмид» Рәхилә
туташ Садри һәм «Васыятем» Фәридә туташ Мостафа тарафыннан Фәридә
туташ Агиның пианино моңына кушылып җырланды. Галия туташ Аги Тукайның
«…га» дигән шигырен чыгып сөйләде.
Соңра мәктәп шәкертләре «Мияубикә» вә «Ел фасылы»н сөйләделәр, вә күмәк
җыр белән «Таң» һәм «Идел-Урал маршы»н башкардылар. Газиз әфәнде Гали
тарафыннан мәҗлеснең рәсми кыйсеме тәмам булуы игълан ителде вә шушы
кичәне ясауда идарәнең үтенечен кабул итеп, көчен кызганмаган Әсгад
әфәнде Әхтәмгә вә иштиракъ иткән яшьләргә, мәктәп шәкертләрен матур
итеп хәзерләгән мөгаллимә Рабига ханым Дүешкә идарә исеменнән
рәхмәтләр укылды. Вә (янә) ничә еллардан бирле һәрбер тупланышларның
уртасында булып килгән Мәдъяр хәзрәт Шәмгуниның сырхау сәбәпле
арабызда була алмавына тәәссеф итеп, тиз көннәрдә сәламәтләнүен һәм
яңадан арабызда булуын теләде.
Җәмгыять рәисе Гыйсмәтулла хаҗи Әгерҗи идарә исеменнән «Газизәкәй
балдыз» кичәсендә иштиракъ иткән яшьләргә идарә әгъзаларының вә сәхнәдә
уйнаучыларның рәсемнәре ябыштырылган матур альбомны яшьләргә һәдия
кылды.
Соңра яшь ханым вә туташлар тарафыннан чәй бирелде. Чәй арасында Хайлар
мәхәлләсеннән килгән хөрмәтле кунакларыбыздан Хөснетдин әфәнде Сохи сүз
сөйләп, мәктәп шәкертләренә 10 сум вә Гыйниятулла әфәнде Тинеш 5 сум
бүләк итеп бирделәр. Тукай моңы, Тукай рухында гына үткәрелгән кичә
сәгать10да тәмам булды.
Рәис могавине — рәис урынбасары.
Тәәссеф итү — кайгыру.
Һәдия кылу — бүләкләү.
(Мөхбир. Кобеда. «Милли байрак» гәзитенең 1939 ел, 24 нче (28 апрель) санында «Мөхбир» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак:
Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз.
З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))