ТАТ РУС ENG

Мөхбир Кобеда (1939 ел)


15 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына 26 ел тулу
мөнәсәбәте белән Аяринкай бинасында Әсгад әфәнде Әхтәмнең
җитәкчелегендә Тукай кичәсе узды­рылды.
Кобе Идел-Урал җәмгыяте рәис могавине Газиз әфәнде Гали Тукайга
каратылган сүзләре белән мәҗлесне ачып, ки­чәнең тәртибе белән
таныштырды. Мәктәп шәкертләре та­рафыннан укыган Коръән шагыйрьнең
газиз рухына багыш­ланды. Тәрҗемәи хәле укылып, «Өзелгән өмид» Рәхилә
ту­таш Садри һәм «Васыятем» Фәридә туташ Мостафа тара­фыннан Фәридә
туташ Агиның пианино моңына кушылып җырланды. Галия туташ Аги Тукайның
«…га» дигән шигы­рен чыгып сөйләде.
Соңра мәктәп шәкертләре «Мияубикә» вә «Ел фасылы»н сөйләделәр, вә күмәк
җыр белән «Таң» һәм «Идел-Урал маршы»н башкардылар. Газиз әфәнде Гали
тарафыннан мәҗ­леснең рәсми кыйсеме тәмам булуы игълан ителде вә шушы
кичәне ясауда идарәнең үтенечен кабул итеп, көчен кызган­маган Әсгад
әфәнде Әхтәмгә вә иштиракъ иткән яшьләргә, мәктәп шәкертләрен матур
итеп хәзерләгән мөгаллимә Ра­бига ханым Дүешкә идарә исеменнән
рәхмәтләр укылды. Вә (янә) ничә еллардан бирле һәрбер тупланышларның
ур­тасында булып килгән Мәдъяр хәзрәт Шәмгуниның сырхау сәбәпле
арабызда була алмавына тәәссеф итеп, тиз көннәрдә сәламәтләнүен һәм
яңадан арабызда булуын теләде.
Җәмгыять рәисе Гыйсмәтулла хаҗи Әгерҗи идарә исемен­нән «Газизәкәй
балдыз» кичәсендә иштиракъ иткән яшьләргә идарә әгъзаларының вә сәхнәдә
уйнаучыларның рәсемнәре ябыштырылган матур альбомны яшьләргә һәдия
кылды.
Соңра яшь ханым вә туташлар тарафыннан чәй бирелде. Чәй арасында Хайлар
мәхәлләсеннән килгән хөрмәтле кунакларыбыздан Хөснетдин әфәнде Сохи сүз
сөйләп, мәктәп шәкертләренә 10 сум вә Гыйниятулла әфәнде Тинеш 5 сум
бүләк итеп бирделәр. Тукай моңы, Тукай рухында гына үт­кәрелгән кичә
сәгать10да тәмам булды.

Рәис могавине — рәис урынбасары.
Тәәссеф итү — кайгыру.
Һәдия кылу — бүләкләү.


 (Мөхбир. Кобеда.
«Милли байрак» гәзитенең 1939 ел, 24 нче (28 апрель) санында «Мөхбир» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак:
Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз.
З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))


 

Комментарий язарга


*