Мукден Идел-Урал җәмгыяте идарәсе, яшьләр түгәрәге вә хатын-кызлар
түгәрәге һәм мәктәп шәкертләренең ишти-ракы белән 25 апрельдә мәктәп
бинасында шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган кичә ясалды.
14 апрельдә мәрхүм мөфтиебез Ризаэтдин бине Фәхретдин хәзрәтләренең
вафат булуының еллык истәлеге булганлыктан, идарә Тукай кичәсен,
елдагыча 15 апрельдә ясамыйча, берничә көн соңрак ясарга карар ителгән
иде.
Кичә җәмгыять идарәсенең хатибы Әхмәтшаһ әфәнде Гыйззәтулла тарафыннан
кичке сәгать 10да ачылгач, Ибраһим әфәнде Яуш тарафыннан мәрхүм
шагыйребезнең рухына багышлап Коръән укылды. Мәктәп шәкертләре
тарафыннан күмәкләп «Нигә үлдең, Тукай?» шигыре җырланды. Моннан соң
Әхмәтшаһ әфәнде Гыйззәтулла Тукай кичәләренең әһәмияте вә аларның
тәрбияви мәгънәсе хакында сүз сөйләде. Яшьләр түгәрәге рәисе Мансур
әфәнде Арысланбәк* Тукайның тәрҗемәи хәлен сөйләде. Шәкертләр
тарафыннан Тукайга багышланган вә Тукай тарафыннан язылган шигырьләр
берәм-берәм сөйләнде вә күмәкләп җырланды. Рокыя туташ Мөхәммәдиш
Тукай иҗаты хакында сөйләп, Тукай шигъриятенең рухы, Тукай
шигырьләрендәге миллият хисе вә Тукай иҗатының бүгенге вә киләчәктә
уяначак роле хакында мәгълүмат бирде. Сара ханым Нияз Тукайның
«Нәсыйхәт»ен, Мансур әфәнде Арысланбәк «Чын белән Ялган»ын укып
чыктылар. Ибраһим Яуш вә Газизулла Айдар әфәнделәр, «Кыз белән егет»не
сөйләп, халыкны көлдерделәр. Мансур әфәнде Арысланбәк «Милли моңнар»ны
әүвәлге көенә җырлады. Шәкертләр тарафыннан «Тукай маршы» җырланып,
сәхнә кыйсеме тәмам булды.
Кунакларга хатын-кызлар түгәрәгенең идарә әгъзалары Галия ханым
Җиһаншаһ вә Сара ханым Нияз карамагында хәзерләнгән чәй тәкъдим ителде.
Гадәттә, Тукай кичәләре яшьләрнең тәшәббесе вә иштиракы белән ясалып
килгәнгә, бу елгы «Тукай кичәсе»ндә Мукден яшьләренең бик аз иштиракъ
итүләре, кичәнең башка яктан уңышлы чыгуның кыйммәте төште вә бу хакта
сөйләүчеләр тарафыннан тәәссеф бәян ителеп, киләчәктә яшьләр өстенә
йөкләнгән бурычка кимчелек китермәүгә дикъкать итүләре тәүсыя ителде.
Мәҗлес Кятиб әфәнденең Тукай кичәсенә тырышып хәзерләнгән шәкертләргә
вә мөгаллимәләре Разыя ханым Дәүләткилдегә рәхмәт уку белән тәмам
булды.
Тәшәббес — инициатива.
Тәәссеф — үкенеч.
Тәүсыя итү — киңәш итү.
Мансур Арысланбәк — бу шәхес «Милли байрак» гәзитен чыгаруда актив
катнаша. Хәреф җыючы булып эшләүче Мансур гәзитне таратуда да башлап
йөри. Соңрак өйләнеп Хайлар шәһәренә барып урнаша. Гомеренең соңы
Төркиядә уза.
(Мөхбир. Тукай кичәсе. «Милли байрак» гәзитенең 1937 ел, 23 нче (73) (30 апрель) санында «Мөхбир» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак:
Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз.
З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))