ТАТ РУС ENG

Мөхбир Тукай кичәсе (1937 ел)


Мукден Идел-Урал җәмгыяте идарәсе, яшьләр түгәрәге вә хатын-кызлар
түгәрәге һәм мәктәп шәкертләренең ишти-ракы белән 25 апрельдә мәктәп
бинасында шагыйребез Габ­дулла Тукайга багышланган кичә ясалды.
14 апрельдә мәрхүм мөфтиебез Ризаэтдин бине Фәхрет­дин хәзрәтләренең
вафат булуының еллык истәлеге булган­лыктан, идарә Тукай кичәсен,
елдагыча 15 апрельдә ясамый­ча, берничә көн соңрак ясарга карар ителгән
иде.
Кичә җәмгыять идарәсенең хатибы Әхмәтшаһ әфәнде Гыйззәтулла тарафыннан
кичке сәгать 10да ачылгач, Ибра­һим әфәнде Яуш тарафыннан мәрхүм
шагыйребезнең рухы­на багышлап Коръән укылды. Мәктәп шәкертләре
тарафын­нан күмәкләп «Нигә үлдең, Тукай?» шигыре җырланды. Моннан соң
Әхмәтшаһ әфәнде Гыйззәтулла Тукай кичәләре­нең әһәмияте вә аларның
тәрбияви мәгънәсе хакында сүз сөйләде. Яшьләр түгәрәге рәисе Мансур
әфәнде Арыслан­бәк* Тукайның тәрҗемәи хәлен сөйләде. Шәкертләр
тара­фыннан Тукайга багышланган вә Тукай тарафыннан языл­ган шигырьләр
берәм-берәм сөйләнде вә күмәкләп җырлан­ды. Рокыя туташ Мөхәммәдиш
Тукай иҗаты хакында сөй­ләп, Тукай шигъриятенең рухы, Тукай
шигырьләрендәге миллият хисе вә Тукай иҗатының бүгенге вә киләчәктә
уяначак роле хакында мәгълүмат бирде. Сара ханым Нияз Тукай­ның
«Нәсыйхәт»ен, Мансур әфәнде Арысланбәк «Чын бе­лән Ялган»ын укып
чыктылар. Ибраһим Яуш вә Газизулла Айдар әфәнделәр, «Кыз белән егет»не
сөйләп, халыкны көл­дерделәр. Мансур әфәнде Арысланбәк «Милли моңнар»ны
әүвәлге көенә җырлады. Шәкертләр тарафыннан «Тукай маршы» җырланып,
сәхнә кыйсеме тәмам булды.
Кунакларга хатын-кызлар түгәрәгенең идарә әгъзалары Галия ханым
Җиһаншаһ вә Сара ханым Нияз карамагында хәзерләнгән чәй тәкъдим ителде.
Гадәттә, Тукай кичәләре яшьләрнең тәшәббесе вә иштиракы белән ясалып
килгәнгә, бу елгы «Тукай кичәсе»ндә Мукден яшьләренең бик аз иштиракъ
итүләре, кичәнең баш­ка яктан уңышлы чыгуның кыйммәте төште вә бу хакта
сөй­ләүчеләр тарафыннан тәәссеф бәян ителеп, киләчәктә яшьләр өстенә
йөкләнгән бурычка кимчелек китермәүгә дикъ­кать итүләре тәүсыя ителде.
Мәҗлес Кятиб әфәнденең Тукай кичәсенә тырышып хә­зерләнгән шәкертләргә
вә мөгаллимәләре Разыя ханым Дәү­ләткилдегә рәхмәт уку белән тәмам
булды.

 

Тәшәббес — инициатива.
Тәәссеф — үкенеч.
Тәүсыя итү — киңәш итү.

Мансур Арысланбәк — бу шәхес «Милли байрак» гәзитен чыгаруда актив
катнаша. Хәреф җыючы булып эшләүче Мансур гәзитне таратуда да башлап
йөри. Соңрак өйләнеп Хайлар шәһәренә барып урнаша. Гомеренең соңы
Төркиядә уза.


(Мөхбир. Тукай кичәсе.
«Милли байрак» гәзитенең 1937 ел, 23 нче (73) (30 апрель) санында «Мөхбир» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак:
Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз.
З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))


 

Комментарий язарга


*