Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына 26 ел тулу көне Харбин
мәхәлләсендә самими вә күтәренке бер һава эчендә билгеләнеп үткәрелде.
Шагыйрьне искә төшерү мәрасиме апрельнең 15ендә көндез сәгать 2дә
мәктәбе «Гыйният» укучыларының тупланышы белән башланып китте. Зал
ата-аналар белән тулгач, мәктәп мөдире имам Мөнир Хисбулла кыска бер
кереш сүзе белән мәҗлесне ачты.
Шәкертләр тарафыннан Коръән укылып, мәрхүмнең рухына багышланды. Моның
соңында шул ук укучылар төркеме ниппонча гаскәри бер җыр җырлап, Сания
Гыйффәтнең* «Төрек маршы» көенә салынган «Углымның җыры»н иҗра итте.
Мәктәп укытучыларыннан Маһирә ханым Кодаки балаларга махсус сайлаган
мәүзугында берничә сүз әйтеп узды. Тукайның гомер хәятыннан өземтәләр
алып, аның чын бер балалар дусты булганлыгын үзенең «Иң бәһале»се белән
балаларны дингә, вә «Туган тел»е белән тел һәм милләтебезгә мәхәббәт
иттерүен, «Шүрәле»сендә үз илебезнең матур табигатен тасвир итүен
сызып, киләчәктә Тукай көннәрен үз ватаныбызда каршы алырга насыйп
булсын дигән бер җөмлә вә кунакчыл ниппон Манҗу-Тиго императорларына**
сәламәтлек теләү белән сүзен тәмамлады.
Моның соңында Тукай шигырьләрен аерым чыгышлар белән сөйләү башланды.
Сәхнәләштерелгән «Шүрәле» белән «Су анасы» күренешләре уйналды. Соңгы
күренеш өчен Су анасы һәм авыл малае рәсемнәре яшьләр түгәрәге әгъзасы
Габдулла әфәнде Әхтәм тарафыннан махсус шул көнгә дип эшләнгән иде.
Караучылар аның бу хезмәтен чын күңелләреннән тәкъдир иттеләр. Сүз
җаенда әйтеп үтик, яшьләребез арасында рәссамнарыбыз юк дәрәҗәсендә,
шунлыктан бу аланда күренгән хәрәкәт безнең тарафтан алкышлана барырга
тиеш.
Мәрасим — тантана.
Иҗра итү — башкару.
*Сания Гыйффәт — Кадыйрова Сания Хәбирҗан кызы (1899—1957), шагыйрь,
драматург, язучы. Мөһаҗәрәттәге татар әдәбиятын әйдәп баручыларның
берсе. «Яңа милли юл» һәм «Милли байрак» журнал-гәзитләрендә языша.
**Ниппон, Манҗу-Тиго императорларына — Россиядә булып узган Октябрь
инкыйлабыннан соң дөньяның төрле почмакларында озак еллар дәвамында
бертуктаусыз баш күтәрүләр кабатланып тора. Бигрәк тә бу эшләр Ерак
Шәрыктә еш кабатлана. Бер яктан Совет, икенче яктан Япония гаскәрләре
Кытайга һөҗүм итә. 1931 елның ахырында Япония Төньяк-Көнчы-гыш Кытайны
басып ала һәм 1932 елдан Манҗу-Тиго дәүләте төзеп, аңа Цин
династиясеннән Пу Ине император итеп куялар. Ул идарә иткән елларда
Япония яклавы астында төрк-татарлар милли-дини оешмаларын барлыкка
китерә, шактый гына уңышлы эш башкаралар.
Тукай көненең зурларга багышланган бүлеге кич башланды. Зал мәхәлләнең
карты, яше белән тулды. Әхмәд әфәнде Виргаз шагыйрь хакында кыскача
мәгърүзә ясап, аның яратышын тәхлил итеп күрсәтте.
Моның соңында Шәмсенур туташ Солтанның шәкертләреннән Мөнирә туташ
Хисбулла пианинода «Тукай маршы»н уйнады, күмәкләшеп «Нигә үлдең,
Тукай?» («Кара урман» көенә) җырланды. Сәхнәдәге авыл өенең тәрәзәсе
ачылды да, ай яктысы төсендә яктыртылган күренештә чуар чыбылдык белән
ярым каплаулы бишек янында моңлы бер ана сурәте җанланды. Бу — Тукайның
«Авыл хатынының бала тирбәткәндәге өмидләре»*. Бу күренешкә Наҗия
туташ, Рамазан белән Хөсәен әфәнде Габдүш катнаштылар. Ана ролен
уйнаган Наҗия туташ, үзенең бик ягымлы вә моңлы тавышы һәм табигый
хәрәкәтләре белән җырлап («Мөхәммәдия» көенә охшаш бер көйгә),
тыңлаучыларның күңелләренә аерым бер тойгылар салды вә шигъри бер
сурәт гәүдәләндереп муәфәкъ булды. Нәтиҗәдә, әлбәттә, самими
алкышланды.
Хөсәен әфәнде бу күренеш ачылудан элек Тукайның яратышындагы төп кайгы
вә хәсрәт сызыгы булуына тукталып үтте дә, Тукай дөньяга килгән
чаклардагы аналар газиз балаларының бер әдип вә шагыйрь булып үсүләрен
күрү идеалыннан ерак торалар иде әле, диде. Бу хакта сүзне озынайтып
тормыйбыз, әнә ул сезнең каршыгызда, шул заманның җанлы бер анасының
сурәте, диде. Күренеш тә башланып китте.
Әхмәд әфәнде Виргаз үзенең «Тукайга»сын һәм Тукайның бер шигырен
сөйләп алкышланды. Маһирә туташ Лаеш шагыйрьнең «Киңәш» шигырен әйтешле
иттереп сөйләп күрсәтте. Күмәк «Тәфтиләү» көенә «Мәхәббәт»не һәм үз
көенә «Өзелгән өмид»не җырлады. «Зиләйлүк»не җырлаган Суфия туташ
Чурай вә «Милли моңнар» белән чыккан Хөсәен әфәнде Габдүш көчле
алкышлар белән каршы алындылар вә алкышлар астында сәхнәдән киттеләр.
Кичәнең уңышына һәрвакыттагыча пианино остасы Шәмсенур туташ Солтан бик күп ярдәм итте.
Килүчеләрнең күкрәкләренә «Тукай көне» диеп язылган тасма тамгалар
кадалган иде. Сәхнә түрендә шагыйрьнең рәсеме, аның ике ягында
Идел-Урал вә айлы-йолдызлы байракларыбыз һәм Ниппон вә Манҗу-Тиго
байраклары асылган булып, диварларда бөек Кушлавыч ятименең
шигырьләреннән өземтәләр элүле иде.
Тәхлил итү — анализлау.
*«Авыл хатынының бала тибрәтүдәге өмидләре» — Тукай шигыренең исеме, тик «тирбәткәндә» урынына «тибрәтүдәге» дип язылган.
(Мөхбир. Тукай көне. Харбинда. «Милли
байрак» гәзитенең 1939 ел, 23 нче (164) (21 апрель) санында «Мөхбир»
имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак:
Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз.
З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))