ТАТ РУС ENG

Мөхбир Тукай көне. Харбинда (1939 ел)


Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына 26 ел тулу көне Харбин
мәхәлләсендә самими вә күтәренке бер һава эчендә билгеләнеп үткәрелде.
Шагыйрьне искә төшерү мәрасиме апрельнең 15ендә көн­дез сәгать 2дә
мәктәбе «Гыйният» укучыларының тупланы­шы белән башланып китте. Зал
ата-аналар белән тулгач, мәктәп мөдире имам Мөнир Хисбулла кыска бер
кереш сү­зе белән мәҗлесне ачты.
Шәкертләр тарафыннан Коръән укылып, мәрхүмнең ру­хына багышланды. Моның
соңында шул ук укучылар төр­кеме ниппонча гаскәри бер җыр җырлап, Сания
Гыйффәт­нең* «Төрек маршы» көенә салынган «Углымның җыры»н иҗра итте.
Мәктәп укытучыларыннан Маһирә ханым Кодаки бала­ларга махсус сайлаган
мәүзугында берничә сүз әйтеп узды. Тукайның гомер хәятыннан өземтәләр
алып, аның чын бер балалар дусты булганлыгын үзенең «Иң бәһале»се белән
балаларны дингә, вә «Туган тел»е белән тел һәм милләтебез­гә мәхәббәт
иттерүен, «Шүрәле»сендә үз илебезнең матур табигатен тасвир итүен
сызып, киләчәктә Тукай көннәрен үз ватаныбызда каршы алырга насыйп
булсын дигән бер җөм­лә вә кунакчыл ниппон Манҗу-Тиго императорларына**
сә­ламәтлек теләү белән сүзен тәмамлады.
Моның соңында Тукай шигырьләрен аерым чыгышлар белән сөйләү башланды.
Сәхнәләштерелгән «Шүрәле» бе­лән «Су анасы» күренешләре уйналды. Соңгы
күренеш өчен Су анасы һәм авыл малае рәсемнәре яшьләр түгәрәге әгъза­сы
Габдулла әфәнде Әхтәм тарафыннан махсус шул көнгә дип эшләнгән иде.
Караучылар аның бу хезмәтен чын кү­ңелләреннән тәкъдир иттеләр. Сүз
җаенда әйтеп үтик, яшь­ләребез арасында рәссамнарыбыз юк дәрәҗәсендә,
шунлык­тан бу аланда күренгән хәрәкәт безнең тарафтан алкышлана барырга
тиеш.

Мәрасим — тантана.
Иҗра итү — башкару.

*Сания Гыйффәт — Кадыйрова Сания Хәбирҗан кызы (1899—1957), шагыйрь,
драматург, язучы. Мөһаҗәрәттәге татар әдәбиятын әйдәп баручыларның
берсе. «Яңа милли юл» һәм «Мил­ли байрак» журнал-гәзитләрендә языша.
**Ниппон, Манҗу-Тиго императорларына — Россиядә бу­лып узган Октябрь
инкыйлабыннан соң дөньяның төрле поч­макларында озак еллар дәвамында
бертуктаусыз баш күтәрү­ләр кабатланып тора. Бигрәк тә бу эшләр Ерак
Шәрыктә еш кабатлана. Бер яктан Совет, икенче яктан Япония гаскәрләре
Кы­тайга һөҗүм итә. 1931 елның ахырында Япония Төньяк-Көнчы-гыш Кытайны
басып ала һәм 1932 елдан Манҗу-Тиго дәүләте тө­зеп, аңа Цин
династиясеннән Пу Ине император итеп куялар. Ул идарә иткән елларда
Япония яклавы астында төрк-татарлар мил­ли-дини оешмаларын барлыкка
китерә, шактый гына уңышлы эш башкаралар.


 

* * *

Тукай көненең зурларга багышланган бүлеге кич баш­ланды. Зал мәхәлләнең
карты, яше белән тулды. Әхмәд әфән­де Виргаз шагыйрь хакында кыскача
мәгърүзә ясап, аның яратышын тәхлил итеп күрсәтте.
Моның соңында Шәмсенур туташ Солтанның шәкертлә­реннән Мөнирә туташ
Хисбулла пианинода «Тукай маршы»н уйнады, күмәкләшеп «Нигә үлдең,
Тукай?» («Кара урман» көенә) җырланды. Сәхнәдәге авыл өенең тәрәзәсе
ачылды да, ай яктысы төсендә яктыртылган күренештә чуар чыбыл­дык белән
ярым каплаулы бишек янында моңлы бер ана сурәте җанланды. Бу — Тукайның
«Авыл хатынының бала тирбәткәндәге өмидләре»*. Бу күренешкә Наҗия
туташ, Ра­мазан белән Хөсәен әфәнде Габдүш катнаштылар. Ана ро­лен
уйнаган Наҗия туташ, үзенең бик ягымлы вә моңлы та­вышы һәм табигый
хәрәкәтләре белән җырлап («Мөхәммә­дия» көенә охшаш бер көйгә),
тыңлаучыларның күңелләре­нә аерым бер тойгылар салды вә шигъри бер
сурәт гәүдә­ләндереп муәфәкъ булды. Нәтиҗәдә, әлбәттә, самими
алкыш­ланды.
Хөсәен әфәнде бу күренеш ачылудан элек Тукайның яра­тышындагы төп кайгы
вә хәсрәт сызыгы булуына тукталып үтте дә, Тукай дөньяга килгән
чаклардагы аналар газиз ба­лаларының бер әдип вә шагыйрь булып үсүләрен
күрү идеа­лыннан ерак торалар иде әле, диде. Бу хакта сүзне озынай­тып
тормыйбыз, әнә ул сезнең каршыгызда, шул заманның җанлы бер анасының
сурәте, диде. Күренеш тә башланып китте.
Әхмәд әфәнде Виргаз үзенең «Тукайга»сын һәм Тукай­ның бер шигырен
сөйләп алкышланды. Маһирә туташ Лаеш шагыйрьнең «Киңәш» шигырен әйтешле
иттереп сөйләп күрсәтте. Күмәк «Тәфтиләү» көенә «Мәхәббәт»не һәм үз
көенә «Өзелгән өмид»не җырлады. «Зиләйлүк»не җырла­ган Суфия туташ
Чурай вә «Милли моңнар» белән чыккан Хөсәен әфәнде Габдүш көчле
алкышлар белән каршы алын­дылар вә алкышлар астында сәхнәдән киттеләр.
Кичәнең уңышына һәрвакыттагыча пианино остасы Шәм­сенур туташ Солтан бик күп ярдәм итте.
Килүчеләрнең күкрәкләренә «Тукай көне» диеп язылган тасма тамгалар
кадалган иде. Сәхнә түрендә шагыйрьнең рәсеме, аның ике ягында
Идел-Урал вә айлы-йолдызлы бай­ракларыбыз һәм Ниппон вә Манҗу-Тиго
байраклары асылган булып, диварларда бөек Кушлавыч ятименең
шигырьләрен­нән өземтәләр элүле иде.

Тәхлил итү — анализлау.

*«Авыл хатынының бала тибрәтүдәге өмидләре» — Тукай шигыренең исеме, тик «тирбәткәндә» урынына «тибрәтүдәге» дип язылган.

 

(Мөхбир. Тукай көне. Харбинда. «Милли
байрак» гәзитенең 1939 ел, 23 нче (164) (21 апрель) санында «Мөхбир»
имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак:
Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз.
З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))


Комментарий язарга


*