ТАТ РУС ENG

Надир Дәүләт Габдулла Тукай шигырьләреннән үрнәкләр


Габдулла Тукай Казан төркләре үстергән иң танылган һәм яратылган шагыйрьдер. Яшьләр, картлар һәм балалар­ны кызыксындырган бик күп шигырьләр язган, халкын ши­гырьләре белән тәрбияләргә өлеш керткән, яшьлеге һич бет­мәгән. Биредә беренче буларак аның шагыйрьлек рухын белдергән бер шигырен тәкъдим итәм.

               
Шагыйрь

Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,
Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, —
Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;
Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.

Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?!
Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны;
Күңлемдә көн һаман аяз — һаман да яз:
Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый.

Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби,
Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели
Менмәмен мин, Ходай кушса, мич башына,
Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.

Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;
«Без китәрбез, сез каласыз!» — дип җырлармын,
Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.

Җәсәд — тән, гәүдә.


Икенче буларак тәкъдим ителәчәк шигырьдә шагыйрь­нең тормышыннан ачы тарафлары һәм өметсезлеге никадәр гүзәл эшләнгәнлеге һәм аның шагыйрьлек көчен тагын бер кат күрсәтә.

             
Өзелгән өмид

Күз карашымда хәзер үзгәрде әшьялар төсе;
Сизлә: үтте яшь вакытлар, җитте гомрем яртысы.

Күз тегеп баксам әгәр дә тормышымның күгенә,
Яшь һилал урынында анда тулган айның яктысы.

Нинди дәрт берлән каләм сызсам да кәгазь өстенә,
Очмый әүвәлге җүләр, саф, яшь мәхәббәт чаткысы.

И мөкаддәс моңлы сазым! уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз, ахрысы!

Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы,
Шат яратса да, җиһанга ят яраткан Раббысы.

Күпме моңлансам кунып милли агачлар өстенә,
Барсы корган — бер генә юк җанлысы, яфраклысы.

Булмадың, алтын ярым — салкын ярым, син дә минем
Бер тәбәссем берлә дә тормыш юлым яктырткычы!

Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!

Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,
һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы, —
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!

Әшья — әйбер.
Һилал — яңа туган ай.
Тәбәссем — елмаю.
Кәррә — тапкыр.

Карттан сораганнар: «Муеның ни өчен юан?» — «Үз эшемне үземнән күрермен», — дигән. Чираттагы шигырьдә дә гүя югарыдагы сүзләр тәңгәл килә. Кыйммәтле шагый­ребез бу шигыре белән безне кешенең тормышта ялгыз үз-үзенә ярдәмче булачагын белдерткән һәм гүзәл бер стиль белән безгә тапшыргандыр.

         
Кемнән ярдәм эзләргә?
           
(Майковтан тәрҗемә)

Миңа дустлар, танышлар һәм белешләр
Хисапсыз бирделәр яхшы киңәшләр.

Диделәр: «Без сиңа ярдәм итәрбез,
Бераз сабрит, мәдәткә без җитәрбез!»

Диделәр: «Куркъма син һич без барында,
Кирәк чакта төгәлләрбез барын да!»

Ышанмаслык түгел бит, — яхшы сүзләр;
Бирә тәмле өмидләр, — якты йөзләр.

Ышандым, иҗтиһадны ташладым мин,
һаман уйнап көләргә башладым мин.

һәнүз көтмәктә мин,— эшсез ятамын;
һаман да юкны бушка бушатамын.

Көтәм, ярдәмгә һичбер кемсә килми;
Ахырда калдым ачка көчкә үлми.

Шулай да чыкты бер ихсанлы мөэмин,
Минем гомремне, рәхмәт, итте тәэмин.

Миңа һәр көн бирә ул аш вә нани,
Вә миннәт итми, һич юк имтинани.

Телим аны кочакларга, үбәргә,
Аңа рәхмәт укып, яшьләр түгәргә,

Кочакларга аны шул гайре мөмкин;
Ул ихсанлы кеше кем? — Улмы? Ул — мин.

Бала беренче күзен ачканда, бу дөньяда шагыйрьнең ма­тур бер бишек җырын анасыннан ишетәдер.

       Бишек җыры
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу;
Тыршып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.

Йокла, угълым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да
Егълап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сәйләрем;
Сиңа теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син;
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, синсең, син!

«Агач яшь икән — бөгелер», «Үзем үземә карарга телә­дем» мәкальләре никадәр урынында сөйләнгән матур сүз­ләрдер. Шагыйрьнең дә иптәш сайлаганда максатка яраш­лы һәм яхшы иптәш янында көтүләрең дә файдалы мөмкин­лекләре әйтелгән шигыре.

             
Иссез чәчәк
             
(Русчадан)

Болынлыкта үсә гади генә, иссез чәчәк, яңлыш
Гүзәл исле чәчәкләр бәйләменә бергә бәйләнмеш.

Ярар, бәйләнгән ул анда, соңыннан нәрсә булган соң? —
Булып киткән үзе хуш исле бик аз бер заманнан соң.

Шуның күк, безне Тәүфикълы дуст-ишләр һәм белешләр дә
Өйрәтерләр гүзәл гадәткә һәм дә изге эшләргә.

Бөек шагыйрь мәдәниятнең фән һәм укыту белән сакла­начагын һәм наданлыкка да тәрбия белән юл калдырылмая­чагын язган иде. Балаларны укырга-язарга үгетләгән бер шигыре шулдыр.

              
Ата илә бала
         
(Кара такта янында)

Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән!
һәм кара күңлеңне ялт иттер сызып ак нур белән!

Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше;
Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше.

Эстәү — теләү.

Балаларны милләткә файдалы булып үсүләрен теләгән­леге, һич шөбһәсез, Тукайның милләтен тирән яратуы белән ачыкланадыр:

            Бәхетле бала

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,
Уенга салмаса ихлас — менә бәхте аның шунда.

Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,
Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә!


Габдулла Тукайның мәктәп баласы өчен беренче тойгысын тәшкил иткән һәм бала күңелен сафландырган Аллаһыга инануны теләп язган бик матур бер шигыре шулдыр:

                     
Сабыйга
Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.

Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;
Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул,

һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк;
Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.

Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.


Шагыйранә — шигъри, поэтик.


Газиз шагыйрьне мәмләкәтебездә әле һаман Казан шивә­сеннән тәрҗемә ителгән басмасын күпләп бастыру мөмкин түгелдер. Төрле мәҗмугаларда аның турында языла һәм ши­гырьләреннән үрнәкләр бирелә. Шөбһәсез, 1905-1913 елла­рына бәйле бу шигырьләрне Төркия төрекчәсенә әйләндерү бик файдалы булачагы аңлашылса кирәк.
Газиз шагыйребезнең рухы шат булсын, Олы Тәңредән шуны сорыйбыз!

Мәдәт — ярдәм.
Иҗтиһад — тырышу.
һәнүз — һаман.
Ихсанлы — ярдәмле, кешелекле.
Нани (нанны) — икмәкне.
Вә миннәт итми, һич юк имтинани — яхшылыгын искә төшереп битәрләп тормый.
Гайре мөмкин — мөмкин түгел. 

(Надир Дәүләт. Габдулла Тукай шигырьләреннән үрнәкләр. (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)  «Казан» журналының 1973 ел, 10 нчы санында Надир Дәүләт имзасы белән басылган. Мәкалә төзүче тарафыннан төрекчәдән иҗади тәрҗемә ителгән. Текст шуннан алынган).



 

Комментарий язарга


*