ТАТ РУС ENG

Надир Дәүләт Татар диаспорасы һәм Тукай


Бай тарихка ия булуларына карамастан, татарларның соң­гы йөз елда,
аеруча совет чорында, үзләренең үткәннәре бе­лән бәйләнешләре шактый
йомшарды. Режим мөмкинлек биргән кадәр милли гореф-гадәтләрен,
әдәбиятларын һәм та­рихларын өйрәнгән, тикшергән һәм яшь буынга
җиткерергә тырышкан татарлар һәм алар хәлендә калган башка мил­ләтләр,
этник җыелмалар, үз-үзләрен саклап калыр өчен бик еш кына бер төркем
символлар кулланырга мәҗбүр булды­лар. Бәйсезлек алганнан соң
кыргызларның «Манас» дас­танына1, үзбәкләрнең (әмир) Тимергә2, казакъларның Абай Кунанбаевка3, башкортларның профессор Зәки Вәлиди-Туганга4, төрекмәннәрнең Мәхтүм Колыйга5 һ.б.
сарылып, бу шәхес һәм дастаннарны гадәттән тыш идеаллаштырулары, алар
белән бәйле юбилейларны милли бәйрәм дәрәҗәсенә җиткереп үткәрүләре,
алар исемендәге премияләр оештыру­лары, һәйкәлләр куюлары, асылда, шул
— милләтнең аерым­лык билгесе булган милли символларга ихтыяҗлары белән
аңлатыла ала. Милләт булып формалашу яки бәйсезлек алу чорында ул
дәүләтнең яки милләтнең барлыгын күрсәткән байрак, гимн кебек заманча
символлардан мәхрүм булган мил­ләтләр исә үзләренә генә хас символларга
таяналар. Бу кү­ренеш аңлы рәвештә дә, аңсыз рәвештә дә яшәп килә.
Менә 444 елдан бирле рус хакимияте астында яшәгән һәм чит илләрдә,
бигрәк тә Төркиядә «Казан төркләре», «Идел-Урал төркләре» кебек
төрле-төрле исемнәр белән аталса да, үзен «татар» дип атап йөрткән
төрки милләт үзенә генә бер­төрле моң-сагыш белән үзенчәлекле символлар
җыелмасы барлыкка китерде. Гәрчә 1992 елдан бирле Татарстан
Җөм­һүриятенең дәүләт символы буларак «канатлы ак барс» фи­гуралы тугра
һәм яшел, ак, кызыл төсләрдән гыйбарәт бул­ган байрак кулланыла башласа
да, боларның халык тара­фыннан тулысынча кабул ителүенә шактый озак
вакыт ки­рәк булачак. Башка төрки җөмһүриятләрдәге кебек, Татар­станда
да бу төр яңа рәсми милли символларны кабул итү «булды-бетте»гә
әйләндерелде. Чынлыкта һәр татар өчен диярлек аңлаешлы милли символлар
буларак, беренче урын­ны Казан Кремлендәге Сөембикә (Хан мәчете) тотса,
икенче урында милли шагыйрь Габдулла Тукай (1886-1913) тора дип әйтергә
була. 1988 елда башланган бәйсезлек өчен кө­рәштә «Тукай маршы (гимны)»
буларак билгеле «Туган тел» исемле шигыре милли җыелышларда, Төркиядәге
«Истикълял маршы» кебек, аягүрә басып җырлану дәрәҗәсенә җит­те. Хәтта
ул вакытка кадәр бу шигырьнең тыелган соңгы дүрт юлының да аерым бер
горурлык белән җырлануы, белмәгәннәргә өйрәтелүе, режимның күрсәткән
золымына һәм кысуларына карата татар халкының бер протесты буларак та
аңлашыла ала. Табигый ки, монда шул хакыйкатьне дә ассызыклау урынлы
булыр: совет режимы милли шагыйрь­не тыймады, киресенчә, аңа атап
һәйкәлләр салуга, музейлар ачуга, премияләр бирүгә рөхсәт итте, ләкин
аның «Васыя­тем», «Тәәссер», «Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә» кебек дини
мотивлы шигырьләрен яки «Туган тел» шигырендәге кебек аерым юлларны
бастырмыйча, аларга карата цензура бул­дырды. Икенче төрле әйткәндә,
режим татар халкы өчен сөекле улын тыймады да, әмма аның әлеге темага
багышлан­ган шигырьләрен үзе теләмәгән формада аңлашылуы өчен мөмкинлек
тә бирмәде.
Диаспорадагы татарларга килгәндә исә, аларны якын һәм ерак диаспора дип
икегә бүләргә мөмкин. Беренчесенә Та­тарстанның читендә элекке СССРның
төрле җөмһүрият һәм өлкәләрендә яшәүчеләрне, икенчеләренә исә болардан
кала чын мәгънәдәге чит илләрдә яшәүчеләрне кертергә була. Без хәзер
тикшерергә теләгән тема — ерак диаспорадагы, ягъни 1950 елларга кадәр
башлыча Кытайда, Япониядә, ан­нан соң Төркия, Финляндия, АКШ кебек
дәүләтләрдә яшә­гән аз сандагы татарлар һәм аларның Тукайны танып
белү­ләре мәсьәләсе. Югарыда саналган дәүләтләр демократик яки
советларга каршы позициядә торганга күрә, анда яшәү­челәр Тукайны
үзләре теләгәнчә искә алу (яки искә алмау) ирегенә чын мәгънәсендә ия
иде. Бу иректән файдаланып, алар, ниндидер режимның рөхсәт итүен яки
итмәвен көтеп тормыйча, Тукайны һәр җәһәттән теләгән кадәр искә алып
тордылар. Хәтта чит илләрдә җитешкән яшь нәсел, бәгъзан «татарларның
башка шагыйрьләре әллә бер дә юкмы?» дип шөбһәләнеп тә карый башлады.
Ватанны сагыну газабы той­ган карт буын үз балаларына Тукай шигырьләре
аша туган илгә мәхәббәт тәрбияләргә, аның шигъри юллары (мәсәлән,
«Туган тел» шигыре) белән ана теленә игътибар уятырга тырышты. Икенче
сүз белән әйткәндә, Тукай милли телне, милли әдәбиятны, Ватан тойгысын,
кыскасы, татарлыкның мәдәни кыйммәтләрен чагылдыручы бер исем булып
тор­ды.

1…кыргызларның «Манас» дастанына — кыргыз халкының атаклы дастаны.
Ярты миллион чамасы шигъри юлдан торган әсәр­дә кыргыз милләтенең чит
ил басып алучыларына каршы көрәше гәүдәләнә. «Манас»ның тулы басмасы
1917 елдан соң гына дөнья күрә.

2 …үзбәкләрнең (әмир) Тимергә — Аксак Тимер (1336—1405), атаклы яубашы, дәүләт эшлеклесе.
3 …казакъларның Абай Кунанбаевка — Кунанбаев Абай (1845—1904),
казакъ милләтенең күренекле мәгърифәтчесе, шагыйрь, яңа язма әдәбиятын
тудыручыларның берсе.
4…башкортларның профессор Зәки Вәлиди-Туганга — Вәлиди-Туган
Әхмәтзәки Әхмәтшаһ улы (1890—1970), революция һәм милли азатлык
хәрәкәтләре эшлеклесе, шәркыятьче галим, тюрколог, профессор (1925).
5 …төрекмәннәрнең Мәхтүм Колыйга — Мәхтүмколый (туган һәм үлгән еллары билгесез), XVII гасыр төрекмән шагыйре.


Тукайның мондый көчкә ия булуын, бәлки, шул рәвешле аңлату дөрес булыр.
Сәбәп аның шигырьләренең теле гаять гади, ягъни ана телен бөтен
нечкәлекләре белән белмәгән, чит илләрдә, чит мохиттә туган кешеләр дә
җиңел аңлый алырлык дәрәҗәдә садә булуында, әсәрләрендә күтәрелгән
мәсьәләләрнең халык әкиятләреннән башлап иҗтимагый һәм милли
проблемаларга кадәр киңәеп китүендә. Социаль яра­ларны, мәгънәсез кебек
күренгән, ләкин турыдан-туры ха­лыкны кызыксындырган көндәлек
вакыйгаларны, азатлык тойгыларын чагылдыруы, кешенең туган теле, тарихы
белән горурланырга тиешлеген саф һәм җиңел аңлаешлы телдә аң­латуы үз
илендә дә, диаспорадагы татарлар арасында да Ту­кайны баш таҗы итте. Үз
дәвере шагыйрьләре Мәҗит Гафури1, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәнд, Зариф Бәшири2, Нәҗип Думави3, Укмасый4, Зыя Ярмәкиләрдән5 аерылып торуының бер сәбәбе дә, бәлки, аның һәр иҗтимагый сыйныфка, һәр буынга атап, аерым дәшеп иҗат итүендәдер.
Менә бу үзенчәлекләре ерак диаспорадагы татарларның Г.Тукайны туган һәм
үлгән көннәре туры килгән апрель аенда искә алулары өчен сәбәп булды.
Кайда гына кечкенә булса да бер татар якташлыгы оешмасын, кайда гына
мәдәни фәгалият (чара үткәрү) форсаты тумасын, анда Тукай кичәсе үткәрү
традициягә әверелде. Бу милли кичәләрдә Тукай­ның тормыш юлы
сөйләнгәннән соң, аның шигырьләреннән берничәсен үрнәк итеп китерү
мәҗбүри. «Туган тел» яисә икенче исеме белән «Тукай маршы» хор белән
җырлана. Гомумән, Тукай кичәсе булсын, башка милли кичәләр бул­сын, бу
җырның җырланмый калуы бик сирәк була иде. Чөнки бу марш (гимн)
азатлыктан мәхрүм татар халкының бәйсезлеккә омтылышы кебек тоела иде.
Бу Тукай кичәлә­ренә өстәмә рәвештә махсус китап-журналлар да нәшер
ите­лә иде. Шул рәвешле диаспорада да Тукайның үлемсез ка­луы тәэмин
ителә иде.
Башта ерак диаспорада яшәгән татарларның Тукайга мө­нәсәбәтле
эш-гамәлләренә күз салыйк. Иң әүвәл Япониядә Тукайның вафатына 20 ел
тулу уңае белән басылган мөһим бер басмага тукталыйк. «Токио Матбага-и
Исламия» 1933 елда, ягъни шагыйрь үлеменең 20 еллыгында Тукайның бө­тен
әсәрләрен эченә алган «Габдуллаһ Тукай. «Мәҗмугаи асаре» исеме белән 4
томлык бер җыентык бастырды. Барлыгы 543 битлек бу җыентык ул чакта
татарлар тарафын­нан кулланылган гарәп хәрефләре белән нәшер ителде. Бу
мөһим юбилей мөнәсәбәте илә, Япониядә яшәгән бик аз сан­лы
татар-башкортның искиткеч зур тырышлыгы белән мәй­данга чыккан 4 томлы
җыентыкны хәзерләү бер дә җиңел булмый. Моның шулай икәнен Токиода
чыккан «Япон мөх­бире» исемле журналда басылган язмадан да күрергә
була. Япониядәге мөселманнарның дини лидеры ролен үтәгән Габ­делхәй
Корбангалинең әлеге журналда басылган мәкаләсен­нән һәм башка
хәбәрләрдән Тукайның үлеменә 20 ел тулуны билгеләп үтү өчен зур күләмле
чаралар үткәрелүе аңлашы­ла. Бер елдан соң исә Тукайның нибары бер
шигыренең генә басылуын күрәбез.
Ерак Көнчыгышта Тукай белән бәйле, дөресрәге, аның үле­менең 25 еллыгын
искә алу өчен басылган икенче бер әсәр исә 20 мәкалә һәм аңа
багышланган шигырьләрне эченә ал­ган 98 битле «Габдулла Тукай
(1913-1938) (Вафатына 25 ел тулу белән)» исемле җыентык иде. Ул «Ерак
Шәрык Идел-Урал төрк-татар мөселманлыгының дини-милли мәркәз мә­гариф
шәгъбәсе» тарафыннан 1938 елда Мукденда нәшер ителгән. Шул ук вакытта
Мукденда 1935-1945 еллар ара­сында чыккан «Милли байрак» гәзите төрле
уңайдан аның шигырьләреннән үрнәкләр биреп бара, Тукай хакында төрле
мәкаләләр яки аңа багышланган шигырьләр бастыра. Исхакый
мөхәррирлегендә чыккан (башта «Милли юл» була­рак) «Яңа милли юл»
исемле айлык журналда да Тукайга бик еш урын бирелә.
Ерак диаспорадагы татарларның икенче бер мәркәзе бул­ган Финляндиядә
шагыйрьне искә алу кичәләре үткәрелеп килсә дә, беренче басма эше 1953
елда Төрек халык мәктәп химая корумы (төрек халык мәктәпләрен химая
кылу оешмасы) тарафыннан Һельсинкида Тукайның «Мәк­тәптә милли әдәбият
дәресләре» исемле әсәрен нәшер итү булды бугай, һәм 1969 елда Хөсәен
Садыйкның6
«Габдул­ла Тукай шигырьләре» исемле 102 битле җыентыгы шулай ук
һельсинкида, элек Кытай һәм Япониядә чыккан җыен­тыкларның латин
хәрефләренә күчермәсе рәвешендә басыл­ды.

 

1 Мәҗит Гафури — Гафури Габделмәҗит Нургани улы (1880 —1934),
татар-башкорт язучысы, публицист. Башкортстанның халык шагыйре (1923).
2 Зариф Бәшири — Бәшири Зариф Шәрәфетдин улы (1888 —1962), язучы һәм шагыйрь.

3 Нәҗип Думави — Туктамышев Нәҗип Сибгатулла улы (1883—1933), шагыйрь һәм язучы.

4 Укмасый — Зәбиров Миргазиз Габделкаюм улы (1884—1946), шагыйрь.
5 Зыя Ярмәки — Насыйров Зыя Шәйхи улы (1887 — 1965), шагыйрь.
6 Хөсәен Садыйк (1906—1973) — Финляндиядә яшәп иҗат иткән шагыйрь.


Ерак диаспорадагы татарларның иң тыгыз утырган җире булган Төркиягә
килгәндә, монда Тукай һәм Тукайны таныту буенча алып барылган эшләр
түбәндәгечә. Төрк укучы­сы беренче тапкыр буларак Тукай исемен «Төрек
йурду (йор­ты)» журналының 1913 елдагы «Габдуллаһ Тукаевның вафаты»
исеме астында басылган хәбәрдән белде. Аннан соң журнал «Тукаевның
җеназасы» хакында мәгълүмат бирде. Иң әһәмиятлесе, һичшиксез, Фуад
Көпрүлүнең Тукай хакында язган мәкаләсе булды. Ләкин Фуад Көпрүлүнең
күләмле мәкаләсендә «бары тик «Тасвир-и Әфкяр» белән «Ислам дөньясы»нда
гына Тукаевка берничә колонка язма бирелде» дип хәбәр итүе ул
вакытларда Төркиядә Габдулла Тукаев­ның әле танылмавына ишарә иде.
«Төрек йурду» ул санын­да «Төркләрнең яшь халык шагыйре (Габдулла
Тукаев) мәр­хүм» дип язып, нәкъ бер битлек фотографиясен һәм румы­нияле
Ногман Байбуриның аңа атап язган «Габдуллаһ Тука­ев» исемле шигырен
бастырды. Биш ел узганнан соң, «Кы­рым» журналында бик кечкенә генә бер
мәкалә чыкканын беләбез. Ягъни Көпрүлүдән соң Тукайга җитди игътибар
күрсәткән кеше булмады. Монда шигырьләренең төрекчәгә тәрҗемә
ителмәвенең дә йогынтысы булган, күрәсең. Озак вакытлардан соң
җөмһүрият дәверендә яңадан чыга башла­ган «Төрек йурду» 1926 елда
«Габдуллаһ Тукай. «Мәҗмугаи асаре» дигән баш астында төрек укучысына
Казанда аның сайланма әсәрләре басылуын хәбәр итсә дә (IV, № 20, август
1926, 189 б.), бу да тәэсирле булмады. Гаяз Исхакый 1933 елда (ягъни
Тукайның 20 еллыгында) «Азәрбайҗан йорт билгесе» журналында Тукай
турында тагын язып чыкса да, моның да әллә ни йогынтысы булмавы
аңлашыла. Нәтиҗә­дә төрек матбугатындагы бу бер-ике мәкаләдән соң ярты
гасыр буена Тукай турында һичбер нәрсә басылмавын, тулы бер бушлык
хөкем сөрүен күрәбез. Бары 50 елдан соң гына Тукайның үзләре татар
нәселле булган тикшеренүче һәм га­лимнәр тарафыннан көндәлек тормышка
кире кайтарылуы­на шаһит булабыз. Болар — тарихчы Габдуллаһ Баттал
Тай­мас, профессор Рәшид Рәхмәти Арат, профессор Әхмәт Ти­мер иделәр.
Ал ардан соң өч ел узгач, профессор Хәмзә Зөлфикар шул ук журналда
«Габдулла Тукай (1886-1913)» исем­ле җитди гыйльми бер мәкалә
бастырганын күрәбез.
Шул ук елларда, ягъни 1963 елда, Истанбулдагы татар-башкорт яшьләре
«Тукай яшьлек клубы»н оештырганнар иде. Бу яшьләр оешмасы 1965 елның
мартыннан башлап, 1968 елның сентябрь — ноябренә кадәр барлыгы 24 сан
(һәр саны якынча 10-12 битлек) «Тукай бюллетене» чыгарды.Бу
бюллетеньнең апрель 1965 ел (№ 2) санында профессор Әхмәт Тимернең
«Габдулла Тукай» исемле (3-7 битләр) мә­каләсе басылды. Әлеге
бюллетеньнең 4 саныннан алып иң соңгы санына кадәр (1965 елның ноябрь
нөсхәсе «Рәшид Рәхмәти Арат хөрмәтенә махсус сан» булып чыкканны исәпкә
алмаганда) Надир Дәүләт оештырган «Тукай почмагы»нда Габдулла Тукайның
шигырьләреннән шактые татарча ориги­налы һәм төрекчә тәрҗемәләре белән
басылды.
Шул ук «Тукай бюллетене» 1966 елда Наилә Бинарк та­рафыннан иҗат
ителгән «Тукайның хәяты» исемле балалар өчен дүрт пәрдәле пьесаны 16-19
саннарында бастырды. Соңрак бу спектакль Әнкарада сәхнәгә дә куелды.
Шул ара­ларда Гали Акыш, Сәгыйдә Арысланбәк, Наилә Бинарк тара­фыннан
хәзерләнгән «Тукай брошюрасы» дигән 8 битлек бер хезмәт дөньяга килде.
Бу брошюрада Арысланбәк һәм Бинаркның «Габдулла Тукай», шул ук кешеләр
тәрҗемәсен­дә Тукайның «Туган тел», «Гомер юлына керүчеләргә», «Таз»
шигырьләре, Гали Акышның «Бөек төрк-татар шагыйре Габ­дуллаһ Тукайның
халыкчылык вә милләтчелек җәбһәләре» исемле мәкаләсе урнаштырылган иде.
Бу нәшрият эшлә­реннән тыш, «Тукай яшьлек клубы» тарафыннан 1964, 1965,
1966 һәм 1967 елларның апрель аенда «Тукай бәйрәме» дип аталган милли
кичәләр оештырылды. Бу милли кичәләрдә, Тукайны искә алу белән бергә,
аның шигырьләре укыла, кеч­кенә спектакльләр күрсәтелә һәм фольклор
уеннары уйна­ла торган иде. 1967 елгы «Тукай бәйрәме»нең башка
еллардагыдан аермасы Гаяз Исхакыйның (Иделле) «Җан Баевич» исемле 4
пәрдәлек зур пьесасын Истанбулдагы Чагалоглуда Милли төрек студентлар
берлеге сәхнәсендә кую булды. Бераз соңрак (28 октябрь, 1967 ел) Тукай
бәйрәмнә­ре «Казан төркләре шәнлиги (шатлыгы)» исеме астында дә­вам
иттерелде. Ләкин бу әле Тукайның онытылмавын тәэ­мин итә дигән сүз
түгел. Чөнки 1968 елда «Тукай яшьлек клубы» яшьлек срогын тутырып,
«Казан төркләре культура (мәдәни) һәм ярдәмләшмә җәмгыяте»нә әйләнгәч,
мәрхүм Әх­мәт Вәли Мәңгәрнең матди булышлыгы белән өч айга бер мәртәбә
«Казан» журналы чыгарыла башлады. Бу журнал да Тукайны укучыларга
таныту эшеннән ваз кичмәде һәм «Тукай бюллетене»нә караганда да киң
күләм укучыларга таралганга күрә, тагын да үтемлерәк булды. «Казан»
журна­лы беренче санында ук Надир Дәүләт тәрҗемәсендәге Ту­кайның
«Сак-Сок бәете» исемле әсәрен бастырып чыгарды.Тукайның тууына 85 елга
туры килгән өченче санында исә (март, 1971) «Казан» үз сәхифәләренең
күп өлешен Тукайга багышлады. 


Татарлар Тукайны һәртөрле уңайдан искә алырга ты­рышканга күрә, «Казан»
журналы да Габдулла Тукайның үле­менә 60 ел тулу уңаеннан 10 нчы санын
(1973) тулысы бе­лән аңа багышлады.
Моннан соң да «Казан» журналының 11 нче санында (1974) «Таз»,
«Теләнче», «Нәсыйхәт», 12 нче санында (1974) «Мөхәрриргә», 14 нче
санында (1975) «Театр», 17 нче са­нында (1976) «Су анасы» белән «Кадер
кич» шигырьләре­нең Наилә Бинарк тәрҗемәсендә нәшер ителүен күрәбез. 17
нче санда шул ук вакытта Сания Ишыкайның шагыйрьгә атап язган
«Габдуллаһ Тукайның 90 еллыгы» исемле шигы­ре дә урнаштырыла. Аннан
кала 18 нче санда (1976) Нәркиз Деуш-Гиелингның «Тукайга хөрмәтләр
белән» һәм 22 нче санда (1978) Минһаҗның «Даһи Тукайны искә алу» дигән
шигырьләре бирелә.
Ләкин 1978 елның 10 ноябрендә журналны матди яктан яшәткән Әхмәт Вәли
Мәңгәрнең вафат булуы «Казан» жур­налының басма хәятына чик куелуга,
1980 елның 12 октяб­рендәге хәрби переворот исә Истанбулдагы «Казан
төркләре культура һәм ярдәмләшмә җәмгыяте»нең ябылуына сәбәп булды. Бу
үзгәрешләр Тукайны төрк җәмәгатьчелегенә та­ныту эшен тагын да
кыенлаштырды һәм бу вазифаны чик­ләнгән мөмкинлекләргә ия булган аерым
шәхесләр үз өслә­ренә алырга мәҗбүр булдылар.
Төркиядән читтәге төрки милләтләрнең әдәбиятларына төрле сәбәпләр
аркасында игътибарның артык зур булма­вына карамастан, әлеге вазифаны,
мөмкинлекләре чикле бул­са да, фидакарь рәвештә үз өстенә алган «Кардәш
әдәбият­лар» журналы 1982 елда Тукай исемен яңадан төрк укучы­сына
җиткерә. Дүрт елдан соң, 1986 елда, ягъни Тукайның тууына 100 ел
тулганда исә, бу юллар авторының шагыйрь­не халыкка таныткан бер төркем
мәкаләләре басылып чыга. Югарыда күрсәтелгән журналларда чыккан
мәкаләләр­дән тыш, «Кардәш әдәбиятлар» журналының да 16 нчы са­нын
(1987) Тукайга багышлау татар шагыйренең тагын да киңрәк территориядә
танылу билгесе булды.
Тукайның 100 еллык юбилеен шулай билгеләп үтәргә ты­рышканнан соң, 1988
елда Гали Акышның «Төрек йурду» журналында басылган Тукайны хәтерләргә
төшерү фикере белән язылган бик кыска (бер битлек) кечкенә
мәкаләсен­нән башка, 3-4 ел буена бернинди дә җитди хезмәт чыкканы
күренми. Тукайның 100 еллыгына хәзерләнеп тә, универси­тетларның матди
мөмкинлекләре булмавы аркасында үз ва­кытында басылмый калган ике
гыйльми эш бары тик 1991 һәм 1993 елларда тар аудитория укучыга барып
иреште. (М.Өнәр һәм Н.Дәүләт хезмәтләре.)
Төркиядә Габдулла Тукай белән бәйле иң зур алга китеш, һич шөбһәсез,
Фатма Өзканның кандидатлык диссертациясе (докторлык тезисы) булды. Шул
рәвешле, Фуад Көпрүлү, Хәмзә Зөлфикар, Мостафа Өнәрдән соң һәм татар
нәселен­нән чыкмаган төрек галиме Тукай темасына академик хез­мәт яза
һәм Төркиянең мәдәни тормышына, «Гомуми төрек әдәбияты»на гаять
әһәмиятле өлеш кертә. Әлеге диссерта­циянең төрек мәдәниятен өйрәнү
институты тарафыннан «Габдулла Тукайның шигырьләре. Анализ. Текст.
Тәрҗе­мә» (Әнкара, 1994) исеме белән басылып чыгуы исә аның тагын да
киңрәк күләм укучы тарафыннан танылуына сә­бәпче була. Бу — бөек
казаныш буларак хисапланырга хак­лы күренеш. Мостафа Акбаш тарафыннан
язылган «Татар шагыйре вә язучысы Габдуллаһ Тукайның әсәрләреннән
сәч-мәләр (сайланма әсәрләр) вә алардагы тел үзенчәлекләре» дигән
темага кандидатлык диссертациясе яклау өчен Истанбул университеты
Иҗтимагый фәннәр институтының иске төрек теле бүлегенә тапшырылуын да
ишеттек.
1991 елда, ике арадагы «тимер пәрдә» юкка чыгып, ниба­ры биш ел вакыт
узганнан соң, Төркиядә ике кандидатлык диссертациясе язылу — гаять зур
алга китеш. Бу төр ака­демик хезмәтләр белән Төркиядән читтәге төрле
төрки ка­вемнәрнең (халыкларның) әдәбиятларын да фәнни юнәлеш­тә өйрәнү
һәм бәяләү мөмкинлеге ачылды. Табигый ки, Төркиядәге бу үсешкә 1991
елда Советлар Берлегенең тарка­луы һәм төрк дөньясының яңадан берләшә
башлавының зур йогынтысы булды. Аеруча Төркиядә яшәгән һәм, нигездә,
артык вәкаләтләре булмаган шәхесләр үз нәсел-нәсәпләре белән бәйле
мәгълүматларны эзләргә тырышулары тиешле нәтиҗәне бирмәгәнен дә искә
алсак, университетларыбызда­гы яшь галимнәребезнең, академикларыбызның
һәм ирекле (шәхси) тикшеренүчеләрнең мондый темаларга алынулары кардәш
халыклар белән элемтәләребезнең ныгуына уңай йо­гынты ясаячак дип
өметләнергә кирәк.
Соңгы елларда яшь галимнәребез арасында Тукай исеме тагын да көчлерәк
ишетелә башлады. «Кардәш әдәбиятлар» журналы 1994 елда (28 нче сан)
Мостафа Өнәр тәрҗемәсен­дә Әмди Гәрәйбәйнең «Тукайга»1
исемле шигырен һәм 1995 елда (32 нче сан) доктор Фатма Өзкан тәрҗемә
иткән Габ­дулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәрен бастырып чы­гарды.
«Төрек культурасы» журналы исә быелгы 395 нче санында (март 1996)
Тукайның тууына 100 ел тулу уңае белән тагын Фатма Өзканның «Гомеренең
язында вафат ит­кән бөек бер шагыйрь: Габдуллаһ Тукай» исемле мәкаләсен
бастырды.
Кыскасы, үз илендә бик мәшһүр булган татар халык ша­гыйре Габдулла
Тукай әкрен-әкрен Төркиядә дә таныла баш­лады. Бу исә тугандаш
халыкларның якынлыгы аеруча мә­дәни чаралар ярдәмендә артачагына
инанган безләр өчен бик зур сөенеч. Бу хәлдә Тукай, бары ерак
диаспорада яшә­гән татарлар өчен генә түгел, ә бәлки Татарстан белән
Төркия арасында да мөһим бер мәдәни элемтә юлы салынуга этәргеч булып
торыр.

 

1 Әмди Гәрәйбәйнең «Тукайга» — Һәмди Гирәйбай (1901 — 1930), Кырым
татар шагыйре. Бу авторның Бухарестта 1994 елда 85 шигырен эченә алган
«Яшь татарларга» исемле китабы басы­ла. «Тукайга» шигыре шунда
урнаштырылган.

(Надир Дәүләт. Татар диаспорасы һәм Тукай. (Чыганак: Ил
йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз.
З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)
«Ка­зан
утлары» журналының 1997 ел, 5 нче санында Надир Дәүләт имзасы белән
басылган. Язманы матбугатка Ә.Сибгатуллина хә­зерләгән. Язылу вакыты
итеп Истанбул, 1995 елның июне күрсә­телгән. Текст журналдан алынган).


Комментарий язарга


*