ТАТ РУС ENG

Рокыя Мөхәммәдиш Габдулла Тукай. Вафатына 26 ел тулу уңае белән


Халкының күңелендә шундый зур урын ала беләләр ки, кайсыбер шагыйрь һәм язучылар елларның узуына, тормыш юлларының үзгәрүенә карамастан онытылмыйлар, бары шун­дыйлары халыкның милли барлыгына тәмсил итәрлек дә­рәҗәдә тарихка керәләр; дөнья милләтләренең бер-берләрен тануда, бер-берләренең мәдәният байлыкларын өйрәнүдә ва­сита булалар, дөнья әдәбияты шундый берничә бөек исемгә мәлик ки, мәгълүм милләтнең әдәби байлыкларының мөмәссилләре булып гәүдәләнәләр.
Яшьли дөньядан киткән Габдулла Тукай да дөнья әдәби­ятының бөекләре арасында шундый хөрмәтле урынны били­дер. Идел-Уралның халык шагыйре Тукай «сәнгать — сән­гать өчен» мәгънәсендәге бер шагыйрь бу ямаганлыктан, бәни бәшәр үлчәвендәге хис җырчылары, матурлык кыллары белән чагыштырыла алмаса да, Тукай Идел-Урал төрк-татар шигъриятенең мөмәссиле сыйфатында дөнья шагыйрьләре белән буй үлчәшә аладыр. Тукайның бөтен бәни бәшәрне үзенә биләрлек уртак моңга хуҗа булмавы аны дөнья мил­ләтләренең бөек шагыйрьләреннән мәгънә җәһәтеннән дә, моң, вәзен игътибары белән дә аслан кечерәйтмидер. Тукай — халык шагыйре. Халык дәрте, халык моңын үзендә гәүдә­ләндерүче бөек бер җырчы булганга, ул милләтләр арасы ярышларына халкы белән бергә чыга. Шуның өчен Тукай­ның вафатына бүген 26 ел тулган булса да, Идел буе төрклеге милли горур белән иленең моңлы баласы — Тукайны искә ала. Тукай төсле шагыйрьләрнең бөтен кыйммәте дә шунда. Алар халык катлауларын бергә туплаучы куәт ро­лен уйныйлар. Чөнки алар халыкның төрле тормышында­гы, дөньяга төрле караштагы сыйныфларны берләштерә алыр­лык аһәң тараталар.
26 ел моннан элек «ярты җырында» өзелгән Тукайны мәңгелек йортына озатыр өчен Казанның голәмасы, сәүдәгә­ре, һөнәрчесе, кара эшчесе бергә тупланган иде. 1902 елда Идел буеның әдәби теле ясалуга, милли аңы уянуга, гарби культураны үзләштерү сукмакларына кертеп җибәрүгә сә­бәпче булган Габделкаюм Насыйриның* вафаты исә Казан өчен бөтенләй сизелмичә калган иде. Тукайның җеназасы милли аңыбызның күтәрелүен күрсәтүче көчле бер нөмаеш төсен алды. Тоткын илнең хәсрәте, шәхси ятимлек, тор­мышының караңгылыгы эчендә җитешкән шагыйрьнең та­вышы киселүе Казанны уятты. Тоткынлыгы аркасында ка­дерле углын тиешенчә тәрбия итә алмавын алдына китереп куйганга, халыкның дошманга булган ачуы арта төшүенә сә­бәпче булды.
1913 елның 2 апрелендә (яңача 15 апрель) Казанның йө­рәген әрнеткән бу югалту әле бүген дә Идел-Урал төркенең күңелендә әрнү, сызлану белән ашланган. Тукай моңы да аның йөрәгендә. Тукайны тудырган, Тукай истигъдадын моң белән өреткән Идел буе Тукай тәгъриф иткәндәгедән дә таррак дәверен кичерә. Шул тарлыкны күтәрә алмыйча чит җирләргә таралган Идел-Уралның угыл вә кызлары әле дә, Иделнең агымын күрүгә, туган иленең һавасын киң иттереп күкрәкләренә тутыру омтылышы белән яналар.
Шуның өчен туган ил бүген дә Тукайны искә ала. Идел-Уралның мөһаҗир балалары, илнең кыйммәтле шәүләсе бул­ган Тукай моңына таянып, Ватанны күз уңыннан уздыралар.
Шунлыктан 15 апрель илне мөһаҗәрәттәге балаларына баглаучы боҗра төсен алды. Мөһаҗир Идел-Урал төрке, 15 апрельдә тупланышлар ясап, кичәләр куеп, Тукайны ис­кә алуны үзенә милли бурыч итеп алды. Хазир илдә аңа ул теләгәнчә сулыш алырга да ирек бирми башлаган кызыл ха­кимияткә каршы көрәшендә 15 апрельне корал итеп ала. Милли шагыйрен искә алдырмаска Идел өстен каплаган, Уралны авырлыгы белән баскан коммунизм албастысының да көче җитмәгәнгә, тоткын Идел-Урал, иске көннәренең ха­тирәсендә пакь итәр өчен, 15 апрель көненә сарыла.
«Милләтләргә ирек, милли мәдәниятләргә инкишаф» би­рә ич Мәскәү. Гайре рус тоткыннарын азлыклары өчен бу уйдырма корал ителгән вакытта Мәскәү Тукай көне тупла­нышлары ясалуга табигый буларак каршылык күрсәтми. Чөнки халыктан бу ирекне дә тартып алырга база алмый. Халык — көч бит ул, Тукай мәрхүм әйтмешли.
Дүрт гасыр буена Идел-Урал байлыклары белән кары­нын туйдырып килгән ерткыч Мәскәү дә моны бик яхшы төшенә. Шул төшенчә тоткын илгә вакыт-вакыт милли бер­лек нурларында хәл җыярга ирек бирдертә. Шунлыктан иле­безне большевик килеп басканча мөкаддәс булган бер мил­ли барлыгыбыз бүген мәйданга чыгарылмаса да, Тукай рухы яз саен Идел буенда хөкем сөрә.
Кышкы салкыннарның золымыннан баш күтәрә алмаган табигать яз нурларында гына үзенә көч җыйган төсле, Идел-Урал төрк-татар милли барлыгы да апрель уртасында күк­рәк тутырып сулыш ала. Рус большевигы халык шагыйре Габдулла Мөхәммәдгариф углы Тукайның каберен онытыр­лык итеп таптап, җир белән тигезли алмый. Ел саен басыла торган Тукай истәлекләре дә большевик ялчылары авызы аркылы шагыйрьнең чын йөзен халыктан яшерер өчен төр­ле такмазалар саттырса да, Тукайны пролетар җырчысы итеп ясап бетерә алмый. Халкыбызның рухына руслаштыру өчен кулланылмаган тәдбирләрне калдырмаган Мәскәү Тукай­ның «чын безнеңчә» булган шигырьләрен руслык рухы бе­лән пычратудан гаҗиз кала. Халкыбызның саф үзлеге озын елларның золымы белән пычрата алмаганы төсле, халык йө­рәгенә күмелгән Тукайның саф моңы да большевик коткы­ларына бирешми. Тукайның җир астына күмелүенә еллар өстәлә барган саен, Тукай моңының халкыбызга булган тәэ­сире күтәрелә бара.
Әсир халкыбызның утта янмый, суда батмый торган ко­рычтай нык милли үзлеге төсле, Тукай моңы да, 26 еллык аерылышуны атлап чыгып, Идел буенда бүген хөкемен йөр­тә вә 20 елдан бирле күкрәгендә ил кайгысын ташучы** Идел-Урал мөҗаһәрәте рухын бүген ил кочагына кайтара. Илсез үскән яшьлек тә Тукай моңы тәэсирендә, берничә сәгатькә генә булса да, бүген ил белән мәшгуль була. Вә бөтен мил­ләт белән бергә халык шагыйренә үзенең тугры тамгасын куеп, үзе арасында күтәрелгән шагыйрь сүзләре белән Ту­кайның кыйммәтен вә аның халык күңелендәге урынын үл­чи:


Кайнап чыккан мәгърур ут диңгезен***
Йөзеп чыктың илнең юлында.
Кара тормыш золмәт арасында,
Йолдыз кордың изге юлыңда…

Канлы көннәр үтәр… Еллар китәр,
Илнең бәхте беркөн ачылыр.
Бер кайгыда сине, бер шатлыкта
Илкәй сине мәңге сагыныр! (Солтанның "Шагыйрь" исемле шигыре. (Автор искәрмәсе)).

 

Тәмсил итәрлек — охшатырлык, чагыштырырлык.
Васита — арадашчы.
Мәлик — ия, хуҗа.
Мөмәссил — вәкил.
Бәни бәшәр — адәм балалары.
Нөмаеш — демонстрация, тантана.
Тәгъриф иткәндәгедән дә — танытканнан да.
Хазир — хәзерге.
Инкишаф — үсеш.
Гайре рус — рус булмаган.
Тәдбир — чара.

 

*Габделкаюм Насыйры (1825 -1902) — күренекле татар мәгъ­рифәтчесе, календарьлар төзүче, язучы һом педагог.

** …20 елдан бирле күкрәгендә ил кайгысын ташучы… — 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң татар халкының күп кенә зыя­лылары, сәүдәгәрләре, большевик басымыннан качып, чит иллоргә агыла. Г.Исхакый мәкаләләреннән күренгәнчә, 100 мең чамасы төр­ки кавем, алар арасында 10 мецнон артыграк татар-башкортлар Ерак Шәрыккә барып урнаша. О.Лебедев «Генофонд и прогресс» мәкаләсендә исә 1917 елдан 1924 елга кадәр 2 млн. чамасы Россия гражданнары чит илләрдә үзләренә сыену урыны табуын күрсә­теп уза.

*** «Шагыйрь» Солтан — Әхмәт Виргазның Г.Тукайга багыш­лап язган шул исемдәге шигыре.

 

(Рокыя Мөхәммәдиш. Габдулла Тукай (вафатына 26 ел тулу уңае белән). (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.) «Милли байрак» гәзитенең 1939 елгы (163) (14 апрель) санында Рокыя Мехәммәдиш имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган).


Комментарий язарга


*