ТАТ РУС ENG

Рокыя Мөхәммәдиш Илсезлектә Тукай белән

Шадыман ул мәркадеңдә! Без онытмыйбыз сине!
Белмәсәк вакытыңда кадрең, инде котлыйбыз сине.


Бу елның 15 апрелендә илебезнең онытылмас шагыйре Габдулла Тукайның вафатына егерме биш ел тулды. Бу мө­нәсәбәт белән Тукай бик сөйгән, ачы тәкъдире өчен бик кө­енгән Идел-Урал төрклеге сөекле шагыйре хакында сүз сөй­ләде, фикер йөртте, хәтта матбугатына да шагыйрьгә багыш­лап язмалар белән чыкты.
Бу чирек гасырлык истәлек белән Идел буе үзенең күп­тән югалткан иркенә кавыша алган булса иде, шагыйрьне тагы да зуррак итеп хөрмәтләр, тулырак итеп мәрхүм ша­гыйрьнең кыйммәтле мирасын барлар иде. Ләкин Тукай дөньядан аерылганнан соң кичкән дәвер Идел-Урал төрклеген тыныч яр якасына китереп туктатмады, Идел буе да, аның бүгенге көнне дөньяның төрле почмакларына сибелгән балалары да әле һаман да сәяси дәвер, тартыш дәвере киче­рәләр. Шуның өчен илсезлектә Тукайны искә алу, Тукай иҗатының әдәби кыйммәтеннән битәр, аны иленең кол булуын­нан күңеле сыкранган бер милләтче, бер кортылыш көрәш­чесе сыйфатында күрергә, аның әсәрләрендә шул нокталар­ны эзләргә вә тулардагы яшерен мәгънәне аңларга чакыра.
Тукай Идел-Уралның иң хисси, иң моң баласы булуы белән бергә бик хассас күңеленең дулкыннарын кәгазьгә дә бөек бер истигъдад белән төшерә белгән шагыйре булган­лыктан, илсезлектә, илебезне өйрәнү омтылышыбызда Тукай шигырьләре безгә бик зур мәнбәгъдер.
Халкына бөтен күңеле белән баглы булып, бөтен яраты­шын милли барлыгына, үзлегенә генә нигезләгән Тукай, сөйгән халкы хакында фикер йөрткәндә, менә болай дип башлап китә:
«…халык зур ул, көчле ул, дәрдле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул; ул әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл вакытлы гына кил­гән бер авыру кеби гарзый бер хәлдер…» («Халык әдәбияты»).
Аерым билгеләп киткәнебез бу юлларның фикере Ту­кайның бик күп шигырьләрендә хаким сөргәнгә, бүгенге ба­рышыбызның тәэсирендә Тукай истәлегендә шагыйрьнең «Мәҗмугаи асаре»н актарабыз. Ул вакытларда хөрлек өчен көрәш бик сакланып, яшеренеп кенә алып барылганга, кө­рәшнең ингыйкясы Тукайда да шигырь юллары арасында яшеренә. Ләкин тәнкыйтьчебез Җамал Вәлиди* әйткәнчә, «Ту­кай мәгънәне, фикерне бик ачык әйтә, ул сүз астына төрелми, сәнгать артына яшеренми…» Шуның өчен Тукай шигырьлә­ре, мисраглары арасында халкыбызның иреккә омтылуы­ның борылышларын, өмид вә өмидсезлекнең берсен берсе алмаштыруын күрә алабыз. Ул заманның ил тартышында­гы караш вә фикерләрен аңлый беләбез. Чөнки халык кү­ңеле — шагыйрь күңеле…
Тукай илнең хөрлеккә йөрешенең иң беренче адымы итеп милли мәдәниятнең тәрәкъкыйсын күрә:

Бармак берлән каткан җирне казып булмый,
Әлифбасыз (алфавитсыз) язып булмый;
Шуның төслүк, мәктәпләрне төзәтмичә,
«Тәрәкъкый!» дип кычкырырга базып булмый.
(«Ислахчыларга»)

Яки шунда ук:

Кызганыйкмы безнең ярдәм киткән чакта
Төзәлергә вәйран булган кәгъбәмезгә?! —

дип яза.
Безнең халыкның гасырлар буе ирек өчен көрәшеп ки­лүе, Тукай әйткәнчә, «вәйран булган кәгъбәбезне төзәтү» шу­ңа киткән ярдәмне кызганмаудан гыйбарәт. Көрәштә өстен чыгуыбызның бөтен нигезе дә шунда яшеренә.
Чар Русиясенең баскынлыгына япон-рус сугышында** японнарның җиңеп чыгуларына чик куелганнан соң мәйдан­га килгән 1905 ел вә аның безнең халыкка биргән өмиде, шул көннәрнең кояшы нурландыра, истигъдады көннән-көн арта барганга, Тукай, халыкның канатлануына, ирек бирелүгә сө­енеп:

Без Бишенче елны беркөнне уяндык таң белән,
Эшкә дәгъвәт итте безне кемдер изге нам белән, ***—
(«Аң»)

ди.
«Эшкә дәгъвәт итүче» бу «кемдер» — ирек кояшының ерак, ләкин рәхимле нурлары, рус истибдады символы ка­ракошның канаты сынуы иде. Шул уяну нәтиҗәсендә матбугат дөньябызда әллә никадәре җанлылык, эшлеклелек мәй­данга килде вә илнең баласы Тукай да, халкының шул бары­шына горурланып:

Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вактын татарның.

Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын, —
(«Үз-үземә»)

дип куя.
Вә шул ук рух белән:
Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.

Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?—
Хаклыбыз уртак Ватанда шактый ук! —
(«Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре»)

дигән мисраглар белән халкының иреккә, үзенә-үзе хуҗа бу­лырга тулы хокукы барлыгын бик матур итеп әйтеп бирә.
Тукай иленең барышы шатлык, сөенеч, өмид биргән ел­ларда өлкәнең мәркәзе Казанга омтыла****. Моң белән тулган күңел атларның чабуы уңаена, алга, киләчәккә оча…

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
(«Пар ат»)

1905 елда чыккан кояш хөр Казан иле күгендә бик кыс­ка гына вакыт яктырды. Рус хөкүмәте каты реакция юлына төште. Бөек милли һәяҗан белән эшкә омтылган зыялы укучы катлавыбыз да куәтле тәзйикъ аркасында бәдбинлек, өмидсезлек хөкем сөрә башлады. Әле күптән түгел ге­нә «татар бит мин» дип горурланган Тукай да:

Тотып милләт ливасын юлга чыктык:
«Бу куллар мәңге, — дип, — җиргә салынмас».

Җыгылдык без икөч чакрым да китми, —
Җегетләр! Бездә көч юк, — ахры, булмас! —
(«Яшьләр»)

дип күңелсезләнеп куя вә үлемең сизгер күңеле белән мил-лөтебезнең ката юлларга кереп китүенә күп вакытта үз мил­ли кыйбласын аңлап җитмәве сәбәп булуын аңлап:


Булса да ул чакта бездә керсез иман, саф күңел,
Күз һаман булды эренле, йөз дә саф һәм пакь түгел.
Шул сәбәпле дустны, дошманны дөрест фәркъ итмичә,
Күп саташтырдык рәзил шәйтанны чын инсан белән.
(«Аң»)

Туган илебезнең иреге өчен чит мәмләкәтләрдә көрәшүе­бездә дә «дөресне, дошманны фәрекъ итмичә» газап чигә­без. Бик күп хаталарыбызны төзәтер өчен бик кадерле ва­кытыбызны, матди, мәгънәви көчебезне әрәмгә сарыф итә­без. Тукай дәверендә дә, бүгенге барышыбызда да безнең халыкның иң зур чире әнә шунда. Бөек Тукайның егерме биш еллык истәлеген күңел теләгән кадәре зур итеп уздыра алмавыбызның, илсезлегебезнең дә ачы сәбәбе әнә шунда. Илсезлектә Тукай белән бер, кортылыш көрәшенең баскыч­ларын күз алдыннан кичергәндә, бу көрәшебезнең уңыш­сыз лыкка очраган вакытларында өмидсезләнсәк тә, бөек хал­кыбызның бөек углы Габдулла Мөхәммәдгариф углы Тукай чирек гасырлык аерылышу мосафәсендә бер ялкынланып яткан, бер өмидсезләнеп сүнә башлаган моңы белән безгә кыйммәтле васыятен ирештерә.
Чөнки:

Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,
Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.
(«Татар яшьләре»)

Мәркад — кабер.
Яр якасы — яр буе.
Кортылыш — бәйсезлек, азатлык.
Хассас — сизгер.
Мәнбәгъ — чыганак, башлангыч.
Ингыйкяс — яңгыраш, гәүдәләнеш.
Мисраг — шигырь юлы.
Тәрәкъкый — үсеш, прогресс.
Чар Русиясе — патша Русиясе.
Истибдад — деспотизм, чикләнмәгән хакимият.
Һәяҗан — дулкынлану, ашкыну.
Тәзйикъ — җәберләү, кысу.
Бәдбинлек — күңел төшенкелеге, пессимизм.
Лива — байрак.
Икөч — ике-өч.
Фәркъ (фәрекъ) итмичә — аермыйча.
Рәзил — хур, түбән, бозык.


*…тәнкыйтьчебез Җамал Вәлиди — Вәлидов Җамалетдин Җәләлетдин улы (1887 — 1932), тел, әдәбият галиме, тәнкыйтьче.

**Япон-рус сугышында… — патша Россиясе 1904 — 1905 елгы Рус-япон сугышында җиңелүгә дучар ителә.

***Эшкә дәгъвәт итте кемдер… — мәкаләдә бу шигырь юлының да «безне» сүзе төшеп калган.

****…өлкәнен, мәркәзе Казанга омтыла — Г.Тукай 1895 елдан алып 1907 елга кадәр Җаек (Уральск) шәһәрендә яши. 1907 елда исә солдатка каралыр өчен Казанга килә. Шагыйрьнең хатларыннан, бу елларда язылган шигырь һәм публицистик язмаларыннан күренгәнчә, Казан аның өчен илаһи шәһәр буларак кабул ителә. Әмма озакка түгел. Илдә башланган реакция һәм шәхси тормышындагы бәхетсезлек нәтиҗәсендә җәмгыятькә, кешеләргә ышанычсызлык, яшәвендә өметсезлек чоры башлана.

*****Күк булып күкрәр… — мәкаләдә бу шигырь юлының «һавада» сүзе төшеп калган.

 

(Рокыя Мөхәммәдиш. Илсезлектә Тукай белән. (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.) «Милли байрак» гәзитенең 1938 ел, 19 нчы (118) (22 апрель) санында Рокыя Мөхәммәдиш имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган).


Комментарий язарга


*