ТАТ РУС ENG

Рокыя Мөхәммәдиш Тукай көне

Милли барлыгын сөйгән, милли үзлегенең кадерен бел­гән Идел-Урал төрк-татары өчен 15 апрель көне милли хә­зинәсенең байлыкларын барлау, тикшерү көнедер. Бүген хал­кыбыз үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә ала, аның милләтенә калдырган кыйммәтле бүләкләрен күз алдыннан кичерә. Мәрхүм шагыйребез Габдулла Тукайның кыска гы­на тормышында аерылу көне — 15 апрель — безнең халык­ның күңелендә бер яктан матәм көне булса, икенче яктан үзенең үсешенең уңышларын барлау көнедер. Тукай төрк-татар мәдәнияте тарихының асыл ташларын арттыручы, төрк-татар теленең матурлыгын мәйданга китерүче вә милләтнең милли хисен уйнатучы халык шагыйре булганга, мәңгелеккә китүенә инде егерме өч ел тулса да, халкының күңелендә аның хатирәсе үзенең көчен югалтмыйдыр. Тукай шигырь­ләрендәге милли барлык рухы халык күңелендә әле дә яши, милләт хисе күтәрелгән саен, аның шигырьләренең кыйммә­те арта бара. Шунлыктан халык, Тукай кичәләре, Тукай ис­тәлекләре ясап, Тукай иҗаты аркылы үзенең милли үзлеге­нең күргәзмәсен күз алдыннан үткәрә. Шулар аркылы үзенең милли хиссиятен күтәрә вә шундый бөек шагыйрь бул­ган бер милләтнең тулы хокуклы булып яшәргә хакы бар­лыгын аңлый. Шуның өчен безнең милләтебез вә динебез­нең тамырына балта чабарга тырышучы руслар әүвәл жандарма төсендә, хәзер ГПУ төсендә халкыбызга мондый туп­ланышларны ясарга мөмкин булган кадәр мәнгы итәргә тырышалар, тырышып килделәр. Дошманнарыбызның мил­ли үзлегебезне (бетерү) ноктаи назарыннан караганда, бу бик тугры. Чөнки халыкның шагыйренә багышланган туп­ланышлары, аның иҗаты белән танышу вә шуның аркасын­да милли хиснең көчләнүе белән баглы. Бигрәк тә Тукай кебек шагыйрьнең һәркем аңларлык садә сүзләре белән «Күп­ме михнәт күргән безнең халык өч йөз елда»ны* хәтерләтү безнең үзәгебезгә ачу салырга тырышучылар өчен бу бик табигый. Ләкин халкыбызның теләгенә бераз гына ирек би­релгәндә, ул үзенең мактанырлык милли байлыгы — Тукай­ны искә алып китүдән, аның белән һаваланудан вә шуның белән бергә үзенең дә Тукай кебек мәзлум төрк-татар мил­ләтенең әүвәлге баласы икәнен дә хәтерләп узудан тыела алмый. Шуңа күрә төрле мәнгы итүләр эчендә Тукайның вафатыннан соң илебездә 15 апрель «Тукай көне» исемендә мәктәп балалары күләмендә генәме яки зуррак үлчәүдәме искә алынып киленде. Тукайны искә төшерү илебездән мөһаҗәрәткә чыккач та, чит халык арасындагы тормышның авырлыгы эчендә онытылып калмады. Тукай үлүгә 20 ел тулу көне бөтен мөһаҗәрәтебез тарафыннан аерым бер хис белән үтәлүе Тукайның халкыбыз күңелендә урыны ника­дәр зур булуының тагы бер күрсәтмәсе булды. Хәзерге вакытта халкыбызның сөекле шагыйренә багышлап ясалган бер кечкенә генә мәрасиме дә контрреволюцион дип кар­шыланганга, милли хисне җанландырырга теләүчеләрен төр­мәләр, сөргеннәр көткәнгә, илебез үзенең кыйммәтле бала­сын, арага русның әллә нинди кирәкмәгән фәлсәфәләрен кат­наштырмыйча, үзе теләгәнчә искә алып уза алмады. Ләкин мөһаҗәрәтебез исә, бер-берсеннән мең чакрымнар мосафә5 белән аерылган булса да, үзенең мәдәни барлыгының тарихи көнен билгеләп үтүдә берләште. Халык үзенең мәдәни үсешендә ни дәрәҗәдә югары торуын күрсәтә торган ша­гыйренә хөрмәтенең зурлыгын, сөюнең тирәнлеген аңлатыр өчен аңа бер һәйкәл торгыза алмаса да, бүгенге мөһаҗирлектә җитешә торган яшьлегенең күңеленә милли барлыкны сөю орлыгын чәчәргә тырышты. Тукай рухына багышлан­ган кичәләрдә, Тукайның тәрҗемәи хәле вә иҗаты белән бергә, төрк-татар халкының күңел чишмәсе байлыкларын берәм-берәм күз алдыннан үткәрде. Бер җирдә берсе Тукай ха­кында сүз сөйләде, аңа багышлап бер генә көнлек булса да гөзит чыгарды, мәкалә язды, аның исеме белән атап китапха­нә, кыйраәтханә ачты, аның исемен оныттырмас өчен, аның «Мәҗмугаи асаре»н, боларга үзенең кирәгеннән узып булса да, авыр хезмәт белән тапкан тиеннәрен бирде. Болар бар­лыгы белән бергә алганда да, Тукайның безгә калдырган мил­ли хәзинәсенең зурлыгына, байлыгына нисбәттән бик кечке­нә, диңгезгә тамызган бер тамчы кебек кенә булса да, болар барысы да халкыбызның үзенең милли барлыгын сөйгәннән килеп чыкты, чын теләк, чын ихлас белән эшләнде. Шуның өчен боларның кыйммәте бер зур һәйкәл утыртудан да ар­тыктыр, мәгънәлерәктер. Бу кечкенә генә тупланышлар, бу сүзләр, бу язулар халыкның үзен-үзе яшәтергә теләвеннән туды. Халыкның милли барлыкка омтылуыннан мәйданга килде. Быел да мөһаҗәрәтебезнең бөтен милләтче кыйсеме бу көнне искә алуда шулай ук берләшәчәктер. Быел да бө­тен оешма вә җәмгыятьләребез, бөтен мәктәп вә яшьләр тү­гәрәкләребез Тукай вә аның иҗаты белән халкыбызның киң катлавын таныштырырга иҗтиһад итәчәкләр. Халкының бәхете өчен янган, халкының теленең матурлыгын үзенә ил­һам итеп алган кыйммәтле шагыйребезнең рухы бездән шу­ны көтәдер, шуңа чакырадыр. Ләкин мәрхүм шагыйребезне яд иткәндә коры мактау, матур сүзләр сөйләү белән генә калмыйча, илебездә еракта үсүче яшьләребезгә милли-тәрбия бирү ноктаи назарыннан карап, Тукай иҗатыннан хал­кыбызның күңел байлыгын, милли-мәдәни барлыгын чүп­ләргә тиешбез. Яшьлегебезне милли рухта тәрбияләр өчен кулыбызда материал булмаган заманда Тукай кебек халкы­бызның күңел көзгесен күрсәтүче шагыйрьнең шигырьләре арасыннан милли барлыгыбызның кыйммәтле энҗеләрен эз­ләргә, аның шигырьләрен тәфсирләргә тиешбез. Тукай хал­кыбызның баласы, милләтебезнең мәдәнияте биргән кыйм­мәтле җимеше булганга, ул үзенең кыска, ятим тормышында кешеләрдән читкәрәк качарга тырышса да, һәр җирдә үз хал­кыбыз эчендә яшәде. Илебезнең мәркәзе Казанның мәдәни учагында кайнады. Бу көнне Тукайга багышланган кичә­ләрдә, Тукай шигырьләренең кыйммәтен аңлар өчен дә, шулар арасыннан яшьлегебездә милли рух урнаштырыр өчен дә, ул яшәгән дәверне, ул туган-үскән даирәне, аны татарның бөек шагыйре итеп җитештергән мохитне бөтен ваклыклары белән күз алдыннан кичерергә бурычлыбыз. Чөнки бер әдип­нең яки бер шагыйрьнең истигъдады көчле булуы гына аны мәгълүм юлдан алып китми. Даирә, мохит аңа үзенең мөһерен басмыйча калмыйдыр. Тукай хакында бу 23 елда шактый күп нәрсә язылды, тикшерүләр ясалды. Ләкин әле моның белән генә Тукай вә аның иҗаты төбенә кадәр дәвам ителгән, тикшерелеп беткән бернәрсә түгел. Иң гади генә кешенең тормышында да мәгълүм булган көн Тукай тормы­шында мәгълүм түгел. Без бүгенгә кадәр шагыйребезнең кайсы айда, нинди көндә тууын да әйтә алмыйбыз. Ул үзе дә, «ятимлек тормышым кайчан башланса да башланган ин­де» дигән кебек, үзенең «Исемдә калганнар»ында бу хакта бернәрсә дә язмый. Тукайның бөтен тормышын вә аның иҗа­тын тулы көенчә күздән кичерүче Җамал Вәлиди дә бу хак­та « 1886 елда дөньяга килде» белән генә канәгатьләнә. Ту­кай хакындагы хатирәләр аның белән бер дәвердә үскән, бер мохиттә җитешкәннәрнең хәтерендә, шиксез, хәтердә сак­лана торгандыр, әллә кайдагы берәүнең искереп беткән бер көндәлегендә яки бер хатирә дәфтәрендә онытылып ятадыр. Тукайны яд итү кичәләребез дә өстән төшерелә торган коры бер вазифа, мәгълүм сүзләрне сөйли торган бер тупланыш төсен алмасын дисәк, Тукай иҗаты хакындагы тикшерүләр­гә әһәмият бирергә вә милли матбугатыбызда Тукайның иҗа­ты хакында фикерләр йөртергә, аның әсәрләре арасыннан яшьлегебездән милли барлык байлыгын эзләттерергә тиеш­без вә бу милли хәзинәбез аркылы яшьлегебезгә халкыбыз­ның милли-мәдәни зурлыгын аңлатырга иҗтиһад итәргә бу­рычлыбыз. Чөнки бер милләт өчен бер галимне искә алу, бер язучысын, бер шагыйрен хәтерләүнең бөтен мәгънәсе дә үзенең мәдәни үсешенең зурлыгын, милли барлыгының кө­чен киләчәк буынга күрсәтүдәдер вә шуңа яшьлеген хәзер­ләүдәдер.

 

Мәнгы итәргә — киртә куярга.
Ноктаи назар — караш.
Мәзлум — изелгән, җәберләнгән
Мәрасим — тантана.
Мосафә — ераклык.
Кыйраәтханә — уку залы.
Иҗтиһад итәчәкләр — тырышачаклар.
Истигьдад — сәләтлелек, зирәклек.

*«Күпме михнәт күргән безнең халык ач йөз елда» — бу шигырь юллары "Милли моңнар"дан. Ләкин мәкаләдә ул азрак үзгәртелгән. Тукайда:
Мискин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен, —
рәвешендә язылган. Автор әлеге шигырьнең фикерен генә җиткерергә теләгәндер, күрәсең.

(Рокыя Мөхәммәдиш. Тукай көне. (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)  «Милли байрак» гәзитенең 1936 ел, 22 нче санында (1 апрель) Рокыя Мөхәммәдиш имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган.
Рокыя Мөхәммәдиш — Мөхәммәдиш Рокыя (1908-1989), публицист һәм тәрҗемәче. Мукденда нәшер ителгән «Милли байрак» гәзитенең җаваплы хезмәткәре, төп авторларының берсе. Сталин төрмәләрен узган Р.Мөхәммәдиш Казанда вафат була).


Комментарий язарга


*