Бу елның ниндидер бер көнендә илемезнең бик яшьли дөньяны ташлап киткән атаклы шагыйре Габдулла Тукайның 50 яшен тутыру мөнәсәбәте берлә милли матбугатта берничә язу чыкты. Бу илле яшь берлә бергә Габдулла Тукайның шагыйрь булып таныла башлавына 30 ел кадәр вакыт кичеп китүене дә вә бу еллар эчендә Тукай әсәрләренең халкымыз арасында елдан-ел таралуыны, шуның берлә бергә Тукай да үсә баруыны да хәтерләвемез кирәк.
Үз илемездә аз гына бер хөрлек булса, бу илле яшьлек Тукай хөрмәт ителер, бу хакта күп язулар, тәнкыйтьләр, тәкъризләр язылыр иде. Ләкин хәзерге дәверебез, әдәбият дәвере булудан артыграк, көннән-көн сәяси дәвер була барганга, мөһаҗир мохитендә вә мөһаҗир хәятында Тукайны коры хәтерләү, аның хакында язылган иске сүзләрне тәкрарлаудан гыйбарәт булып каладыр. Әлбәттә, бу күп җәһәттән ноксан исә дә, Габдулла Тукайның «Зур Тукай» булуына катгыян зарар китерми; аның шигырьләре вә боларның эчендәге фикерләре һичбер мәгънәсен дә, киңлеген дә югалтмыйдыр.
Бик күбебезнең күңелендә Габдулла Тукай саф күңелле, киң күрешле милләтче бер егет, бик күп мәүзугълар үзәгендә яза башлаган, фәкать мәрхәмәтсез үлем якасына тотылып, шул эшләрне дәвам иттерә алмаган бер шагыйрь булып торадыр. Аның башлаган мәүзугъларын, мәсәлән, халык әдәбиятын тикшереп, аны язма әдәбияты хәленә кую, мәгънәви юллар күрсәтү берлә әхлак кагыйдәләрен тикшерү, тәрбия, вәгазь-нәсихәтне халык арасында җәю, халык аңларлык бер тел берлә яңалыкка үсүгә димләү кеби тирән мәүзугъларны дәвам иттерү, аларны тәнкыйть итү һәм җитмәгән җирләрен тутыру вазифалары күз алдыбызда торадыр.
Ләкин мәүзугъларның киңлеген, тирәнлеген хәтердә тотып, илебезнең бүгенге көндәге мәгънәви вә икътисади авырлык вә тарлык эчендә яшәвен, мөһаҗир хәятының да мең дә бер мәшәкать берлә көнне көнгә ялгавын онытмыйча, кыйммәтле Тукаебызның бик яхшы шигырьләрен укып, зәгыйфьләрен өскә чыгармыйча тору иң тугрысы кеби күренә. Габдулла Тукай — бик яшьли үлгән бер егет. Аның шәхси тормышының никадәр авырлык эчендә кичкән булуы, аның тәрҗемәи хәлен укучылар һәм белүчеләр тарафыннан гына түгел, кайбер үзе хакында язылган шигырьләрне генә дә уку җитәдер. Шул соңсыз авыр шәхес тормышына аның дәверендәге мохитне, аның мәхдүдлеген дә онытмау яхшы булмас. Габдулла Тукай искелек берлә көрәш бик каты барган вакытта, яңалык вә уяну башланган чакта кыска шагыйрьлек дәверен яшидер. Ул шул дәверне атлап кичкән башка шагыйрь вә мөхәррирләремезгә охшамый, ул, шул дәвернең начарлыгының корбаны булып, үзенең бик сөйгән халкыннан аерыладыр. Тукайның соңсыз кыйммәте дә уяну дәвере берлә искелек хөкем сөргән дәвернең әхвале рухиясен, яхшылыгын вә начарлыгын ачык тел берлә язып китүендә вә шуның авырлыгы басынкылыгыңда кайбер вакытта бәдбинлеккә төшеп:
Җегетләр! Бездә көч юк, — ахры, булмас, —
(«Яшьләр»)
диюләре Тукайның шул дәверне никадәр тирән һәм эчтән яшәвен генә күрсәтәдер. Аның шул рухсыз вә бәдбин язуларында:
…бетте көч, сынды кылыч… —
(«Кыйтга»)
дип үзе хакында ачы сүзләр язып калдыруы Тукай берлә шул дәвер капанган.
Тукай шуның корбаны, һәм ул шул тирән шигырьләре берлә өмидсезлек, тарлыкны, тәгассебне, урта халык арасындагы бушлыкны җиңүче бер фидаи булып торадыр. Тукай үзе яшәгән вакыттагы дәвернең күп авырлыгын үзе берлә бергә алып китте, аларны җиңгән бик күп (үз дәверенә күрә) вәгазь-нәсихәт, һөҗү-көлке, Аллаһка, милләткә ышану куәте калдырып китте. Аның рухсыз, бәдбин, тар һәм хәтта «башы — мәче, койрыгы — былбыл» булган, пешмәгән шигырьләре дә шул дәвернең көзгесе итеп каралырга кирәк. Тукайның үлүенә 23 ел булган шикелле, аның үлемендән соңгы 23 ел эчендә безнең төшенчә вә күрешләремездә 23 еллык аерма бар. Әгәр безгә Тукайның шул кыска гомере эчендә язып, нәсихәт итеп калдырган кайбер тар фикерле шигырьләре авыр тәэсир итсә, Тукай хәзерге хөрмәтен казана алмас иде. Әгәр шул шигырьләр хакыйкатән дә безнең олугымызны-кечебезне үстерүче, мөсбәт һәм мәнфи яктан үзлеген онытмаучы мәгънәви азык булмасалар иде, аның күңел суындыргыч шигырьләре безгә начар тәэсир итте һәм итә, дия алыр идек. Без аларны атладык. Аның бары иң яхшы шигырьләрен чүпләп, шуларны милли дога урынында йөртәбез, башкаларын Тукайга һәм аның дәверенә гаид, үземезнең хаталарымызны күрсәтә торган вә авыр тормышымызның баскынлыгы астында әйтелә торган ачы фөрьядлар дип беләмез.
Тукай безнең каршымызда һичбер вакыт бер яшь егет булуын югалтканы юк. Бер яшь кеше, никадәр истигъдадлы булмасын, күп еллар яшәгән, күп дәверләр кичергән олуг бер кеше түгел. Шуңа күрә Тукайның кайбер фикерләре, бик җанлы булуга карамастан, тәҗрибәсез һәм соңгы ноктасын күрә алмаган булуы бик ихтимал. Ләкин безнең Тукаемыз гына түгел, бөтен халкымыз үсү дәверендә булганга, аның бәгъзе бер оешмаган нәрсәләрен яшь, үсү, алга үрләү вакытын кичерүче халык булуымызга багларга кирәк. Без хәзергә кадәр, никадәр зур адымлар аткан булмыйк, бөтен, тулы җитешкән бер милләт булып өлгергәнемез юк. Без шуңа омтыларак һәр көнне адымларны иләрләтәмез һәм бер җитешкән милләт ирешәчәк баскычларны да ирешәчәкмез. Баскычларның югарысына ирешә барган саен, бәлки, Тукайның «мәче»лекләре безгә ямьсез күренер, ләкин без аны һәрвакыт зур авырлык берлә шул баскычларга менүне җиңеләйтә башлаучы, безне матур тел, ачык каләм берлә бер тиргәп, бер вәгазьләп, бер безнең нечкә тойгыларымызга тукынып, хисләремезне арттырган кеше, «Кечкенә Апушымыз» һәм «Зур Тукаемыз» итеп күрәчәкмез.
Тукайның тәрбияче, нәсихәт вә вәгазь берлә кешелеккә димләве вә үзенең арасындагы бушлыкларга каты мөтәәссир булып, былбыл шикелле сайраганда, мәче төсле мияулап куюы да аның бары үзенең тоткан тәрбиячелегенең яшьлеген төшенүен генә күрсәтәдер. Тукай балалар өчен язып калдырган бик матур шигырьләре берлә үзенең бала сөючән рухын, үзенең халкының балалык дәверен кичерүен вә халык өчен бала тәрбияләү киләчәк өчен иң нык нигез булуын күрсәтеп торадыр. Бу да, фикеремчә, Тукайның иң беренче зур кыйммәтле сыйфатларындан берседер.
Ихтимал, Тукай илле яшендә булу мөнәсәбәте берлә бик күп җирләрдә Тукайны хөрмәтли алмыйбыз. Тукайның кем икәнен тулы көенчә аңлый алмадык, дип уйлаучы һәм йөрәге тетрәүчеләр булыр. Бу самими Тукайны сөючеләргә җитәрлек дәрәҗәдә мәгълүмат бирелә алмауны кызгансак да, Тукайның шәхсиятен хөрмәтләүдән, аның самимилегендән, милләтчелегендән бетмәс-төкәнмәс куәт алырга мөмкин булуын хәтерләтеп, яшьли үлгән Тукайны яшәтү, даимән аның берлә бергә булу өчен шигырьләрен тагын да күбрәк укуны тәүсыя итү иң тугрысы булыр.
Тәкъризләр — бәяләмә-рецензияләр.
Нокеан — кимчелек.
Катгыян — һич тә; ахыр чиктә.
Мәхдүдлек — чикләнгәнлек.
Әхвале рухия — рухи хәл.
Бәдбин — пессимистик, төшенке.
Капанган — ябылган.
Тәгассеб — фанатизм.
Хакыйкатән дә — чынлыкта да.
Мөсбәт — уңай.
Мәнфи — тискәре.
Гаид — мөнәсәбәтле.
Фөрьяд — аһ-зар.
Истигъдад — сәләт.
Бәгъзе бер — кайбер.
Иләрләтү — кызулату.
Мөтәәссир булу — борчылу; тәэсирләнү.
Тәүсыя — киңәш.
(Сәгадәт Чагатай. Габдулла Тукай. (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.) «Яңа милли юл» журналының 1936 ел, 6 нчы (100) санында Сәгадәт Чагатай имзасы белән басылган. Бу мәкалә әдәбият галиме Х.Миңнегуловның «Гаяз Исхакыйның мөһажирлектәге иҗаты» исемле китабына кертелгән. Әлеге китапта текст тулы түгел. Мәкалә текстының тулы варианты «Яңа милли юл» журналыннан алынган.
Сәгадәт Чагатай (1905 — 1989) — татар галимәсе, Гаяз Исхакыйның кызы. Гомеренең күп өлешен Төркиядә үткәрә).