ТАТ РУС ENG

Сәгадәт Чагатай Габдулла Тукай


Бу елның ниндидер бер көнендә илемезнең бик яшьли дөньяны ташлап киткән атаклы шагыйре Габдулла Тукай­ның 50 яшен тутыру мөнәсәбәте берлә милли матбугатта бер­ничә язу чыкты. Бу илле яшь берлә бергә Габдулла Тукай­ның шагыйрь булып таныла башлавына 30 ел кадәр вакыт кичеп китүене дә вә бу еллар эчендә Тукай әсәрләренең халкымыз арасында елдан-ел таралуыны, шуның берлә бергә Тукай да үсә баруыны да хәтерләвемез кирәк.
Үз илемездә аз гына бер хөрлек булса, бу илле яшьлек Тукай хөрмәт ителер, бу хакта күп язулар, тәнкыйтьләр, тәкъризләр язылыр иде. Ләкин хәзерге дәверебез, әдәбият дә­вере булудан артыграк, көннән-көн сәяси дәвер була барган­га, мөһаҗир мохитендә вә мөһаҗир хәятында Тукайны коры хәтерләү, аның хакында язылган иске сүзләрне тәкрарлау­дан гыйбарәт булып каладыр. Әлбәттә, бу күп җәһәттән ноксан исә дә, Габдулла Тукайның «Зур Тукай» булуына катгыян зарар китерми; аның шигырьләре вә боларның эчен­дәге фикерләре һичбер мәгънәсен дә, киңлеген дә югалтмый­дыр.
Бик күбебезнең күңелендә Габдулла Тукай саф күңелле, киң күрешле милләтче бер егет, бик күп мәүзугълар үзәген­дә яза башлаган, фәкать мәрхәмәтсез үлем якасына тотылып, шул эшләрне дәвам иттерә алмаган бер шагыйрь булып то­радыр. Аның башлаган мәүзугъларын, мәсәлән, халык әдә­биятын тикшереп, аны язма әдәбияты хәленә кую, мәгънәви юллар күрсәтү берлә әхлак кагыйдәләрен тикшерү, тәрбия, вәгазь-нәсихәтне халык арасында җәю, халык аңларлык бер тел берлә яңалыкка үсүгә димләү кеби тирән мәүзугъларны дәвам иттерү, аларны тәнкыйть итү һәм җитмәгән җирләрен тутыру вазифалары күз алдыбызда торадыр.
Ләкин мәүзугъларның киңлеген, тирәнлеген хәтердә то­тып, илебезнең бүгенге көндәге мәгънәви вә икътисади авыр­лык вә тарлык эчендә яшәвен, мөһаҗир хәятының да мең дә бер мәшәкать берлә көнне көнгә ялгавын онытмыйча, кыйм­мәтле Тукаебызның бик яхшы шигырьләрен укып, зәгыйфь­ләрен өскә чыгармыйча тору иң тугрысы кеби күренә. Габ­дулла Тукай — бик яшьли үлгән бер егет. Аның шәхси тормышының никадәр авырлык эчендә кичкән булуы, аның тәрҗемәи хәлен укучылар һәм белүчеләр тарафыннан гына түгел, кайбер үзе хакында язылган шигырьләрне генә дә уку җитәдер. Шул соңсыз авыр шәхес тормышына аның дәве­рендәге мохитне, аның мәхдүдлеген дә онытмау яхшы бул­мас. Габдулла Тукай искелек берлә көрәш бик каты барган вакытта, яңалык вә уяну башланган чакта кыска шагыйрьлек дә­верен яшидер. Ул шул дәверне атлап кичкән башка шагыйрь вә мөхәррирләремезгә охшамый, ул, шул дәвернең начарлыгының кор­баны булып, үзенең бик сөйгән халкыннан аерыладыр. Тукайның соңсыз кыйммәте дә уяну дәвере берлә искелек хөкем сөргән дә­вернең әхвале рухиясен, яхшылыгын вә начарлыгын ачык тел берлә язып китүендә вә шуның авырлыгы басынкылыгыңда кай­бер вакытта бәдбинлеккә төшеп:
Җегетләр! Бездә көч юк, — ахры, булмас, —
(«Яшьләр»)
диюләре Тукайның шул дәверне никадәр тирән һәм эчтән яшәвен генә күрсәтәдер. Аның шул рухсыз вә бәдбин язула­рында:
…бетте көч, сынды кылыч… —
(«Кыйтга»)
дип үзе хакында ачы сүзләр язып калдыруы Тукай берлә шул дәвер капанган.
Тукай шуның корбаны, һәм ул шул тирән шигырьләре берлә өмидсезлек, тарлыкны, тәгассебне, урта халык арасындагы бушлыкны җиңүче бер фидаи бу­лып торадыр. Тукай үзе яшәгән вакыттагы дәвернең күп авырлыгын үзе берлә бергә алып китте, аларны җиңгән бик күп (үз дәверенә күрә) вәгазь-нәсихәт, һөҗү-көлке, Аллаһка, милләткә ышану куәте калдырып китте. Аның рухсыз, бәд­бин, тар һәм хәтта «башы — мәче, койрыгы — былбыл» бул­ган, пешмәгән шигырьләре дә шул дәвернең көзгесе итеп ка­ралырга кирәк. Тукайның үлүенә 23 ел булган шикелле, аның үлемендән соңгы 23 ел эчендә безнең төшенчә вә күрешләремездә 23 еллык аерма бар. Әгәр безгә Тукайның шул кыска гомере эчендә язып, нәсихәт итеп калдырган кайбер тар фи­керле шигырьләре авыр тәэсир итсә, Тукай хәзерге хөрмә­тен казана алмас иде. Әгәр шул шигырьләр хакыйкатән дә безнең олугымызны-кечебезне үстерүче, мөсбәт һәм мәнфи яктан үзлеген онытмаучы мәгънәви азык булмасалар иде, аның күңел суындыргыч шигырьләре безгә начар тәэсир итте һәм итә, дия алыр идек. Без аларны атладык. Аның бары иң яхшы шигырьләрен чүпләп, шуларны милли дога урынында йөртәбез, башкаларын Тукайга һәм аның дәверенә гаид, үземезнең хаталарымызны күрсәтә торган вә авыр тормышымызның баскын­лыгы астында әйтелә торган ачы фөрьядлар дип беләмез.
Тукай безнең каршымызда һичбер вакыт бер яшь егет булуын югалтканы юк. Бер яшь кеше, никадәр истигъдадлы булмасын, күп еллар яшәгән, күп дәверләр кичергән олуг бер кеше түгел. Шуңа күрә Тукайның кайбер фикер­ләре, бик җанлы булуга карамастан, тәҗрибәсез һәм соңгы ноктасын күрә алмаган булуы бик ихтимал. Ләкин безнең Тукаемыз гына түгел, бөтен халкымыз үсү дәверендә булган­га, аның бәгъзе бер оешмаган нәрсәләрен яшь, үсү, алга үр­ләү вакытын кичерүче халык булуымызга багларга кирәк. Без хәзергә кадәр, никадәр зур адымлар аткан булмыйк, бөтен, тулы җитешкән бер милләт булып өлгергәнемез юк. Без шуңа омтыларак һәр көнне адымларны иләрләтәмез һәм бер җитешкән милләт ирешәчәк баскычларны да ирешәчәкмез. Баскычларның югарысына ирешә барган саен, бәл­ки, Тукайның «мәче»лекләре безгә ямьсез күренер, ләкин без аны һәрвакыт зур авырлык берлә шул баскычларга менүне җиңеләйтә башлаучы, безне матур тел, ачык каләм берлә бер тиргәп, бер вәгазьләп, бер безнең нечкә тойгыларымызга ту­кынып, хисләремезне арттырган кеше, «Кечкенә Апушымыз» һәм «Зур Тукаемыз» итеп күрәчәкмез.
Тукайның тәрбияче, нәсихәт вә вәгазь берлә кешелеккә димләве вә үзенең арасындагы бушлыкларга каты мөтәәссир булып, былбыл шикелле сайраганда, мәче төсле мияу­лап куюы да аның бары үзенең тоткан тәрбиячелегенең яшь­леген төшенүен генә күрсәтәдер. Тукай балалар өчен язып калдырган бик матур шигырьләре берлә үзенең бала сөючән рухын, үзенең халкының балалык дәверен кичерүен вә ха­лык өчен бала тәрбияләү киләчәк өчен иң нык нигез булуын күрсәтеп торадыр. Бу да, фикеремчә, Тукайның иң беренче зур кыйммәтле сыйфатларындан берседер.
Ихтимал, Тукай илле яшендә булу мөнәсәбәте берлә бик күп җирләрдә Тукайны хөрмәтли алмыйбыз. Тукайның кем икәнен тулы көенчә аңлый алмадык, дип уйлаучы һәм йөрә­ге тетрәүчеләр булыр. Бу самими Тукайны сөючеләргә җи­тәрлек дәрәҗәдә мәгълүмат бирелә алмауны кызгансак да, Тукайның шәхсиятен хөрмәтләүдән, аның самимилегендән, милләтчелегендән бетмәс-төкәнмәс куәт алырга мөмкин бу­луын хәтерләтеп, яшьли үлгән Тукайны яшәтү, даимән аның берлә бергә булу өчен шигырьләрен тагын да күбрәк укуны тәүсыя итү иң тугрысы булыр.

 

Тәкъризләр — бәяләмә-рецензияләр.
Нокеан — кимчелек.
Катгыян — һич тә; ахыр чиктә.
Мәхдүдлек — чикләнгәнлек.
Әхвале рухия — рухи хәл.
Бәдбин — пессимистик, төшенке.
Капанган — ябылган.
Тәгассеб — фанатизм.
Хакыйкатән дә — чынлыкта да.
Мөсбәт — уңай.
Мәнфи — тискәре.
Гаид — мөнәсәбәтле.
Фөрьяд — аһ-зар.
Истигъдад — сәләт.
Бәгъзе бер — кайбер.
Иләрләтү — кызулату.
Мөтәәссир булу — борчылу; тәэсирләнү.
Тәүсыя — киңәш.

 

(Сәгадәт Чагатай. Габдулла Тукай. (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.) «Яңа милли юл» журналының 1936 ел, 6 нчы (100) санында Сәгадәт Чагатай имзасы белән басылган. Бу мәкалә әдәбият галиме Х.Миңнегуловның «Гаяз Исхакыйның мөһажирлектәге иҗаты» исемле китабына кер­телгән. Әлеге китапта текст тулы түгел. Мәкалә текстының тулы варианты «Яңа милли юл» журналыннан алынган.

Сәгадәт Чагатай (1905 — 1989) — татар галимәсе, Гаяз Исха­кыйның кызы. Гомеренең күп өлешен Төркиядә үткәрә).


Комментарий язарга


*