ТАТ РУС ENG
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Шаһвәли Келәүле Илдәр Тукай эзеннән

Кич белән беркөн Ватанга

Мин дә киттем уйланып.

Ник Тукай ямьле Казанга

Юлда барган моңланып?


Мин шулай да юнәлсәм

Туп-туры илгә карап,

Һич Тукайсыз ямь табалмыйм,

Сүзләрен алам талап.


Иң бөек халык шагыйре,

Кайда ул ямьле Казан?

Кайда ул мәсҗедләрендә

Иштелә моңлы азан?

 

Кайда пар ат? Кайда калфак?

Кайда алтын балдагың?

Барсы бетте, милли шагыйрь

Җанланырмы бер тагын?

 

Бетмәде золмәт һаман да,

Кипмәде тир җәбһәдә.*

Ул синең сөйгән Казанда

Милли һәр эш шөбһәдә.


Тик синең белән пар ат та

Ирекле ил, ямь бирә.

Шул матур моңлы азанда

Ил якын, якын килә.

 

Әй, Ватан, туган Ватан,

Иркәләп сөйгән Ватан!

Максаты мәрхүм шагыйрьнең

Җанланыр синдә кайчан?

Җәбһә – маңгай.

 

("Шаһвәли Келәүле Илдәр. Тукай эзеннән". «Казан» журналының 1971 ел, март санында Шаһвәли Келәүле Илдәр имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)).


Комментарий язарга


*