ТАТ РУС ENG

Солтан (Әхмәт Виргаз) Габдулла Тукайның үлүенә 22 ел тулу уңае берлә*


Һәр милләтнең, һәр халыкның, тарихи язмышына карап, үзенең моңы, җыры, көе, зары була. һәрбер милләт кайгыра, шатлана, моңлана, зарлана… һәрбер милләтнең моңын, шат­лыгын, кайгысын әйтеп бирә торган үзенең шагыйре — ха­лык шагыйре була.
Без — Идел-Урал төрк-татарларының да үзебезнең кайгыбызны, шатлыгыбызны, барлыгыбызны — халкыбызның еллар буенча күңелендә янган тойгысын әйтеп биргән шагыйребез булса, ул да мәрхүм Габдулла Тукай иде. Тукай халык иде. Тукай теле халык теле иде… Тукай үзенең иҗаты, шигыре берлә халкыбызның әйтергә теләгән тойгыларын җиңел, шома, искиткеч матур бер телдә әйтеп бирде. Менә шуңа күрә Тукай, татар әдәбияты тарихында зур урын алып, «халык шагыйре» дигән исемне алды. Тукай үзенең аз гына гомерендә шундый әдәби җәүһәрләр чәчрәтте, ул җәүһәрләрне җыярга, Тукайны өйрәнергә Казанда һәм башка җирләрдә аерым Тукай түгәрәкләре дөньяга килде. Кыскасы, Тукай үзенә бер мәктәп тудырды. Тукай төрк-татарның классик бер шагыйре булды. Тукай шигырьләрендә халкыбызның тибеп торган күңел чишмәсе, шуңа күрә аның шигырьләре җанлылар… Тукай шигырьләрен укыган саен, мәгънәсе арта бара, мәгънәсе арткан саен, Тукай югары күтәрелә.
Тукай теленең иң төп хосусияте җиңел, шомалыгында булса, шигырьләрен укыган саен, мәгънә һәм фәлсәфәнең арта баруы да җанга азык булып, күңелгә утырып калуындадыр.
Бу шагыйрь чын мәгънәсе берлә каләмен күз яшенә манып язды:

 

Күпме михнәт күргән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр берлә ялкынланып,
Сызылып-сызылып чыга күңелдән.

               Г.Тукай "Милли моңнар"

 

Идел-Урал төрк-татарларының кайгысын, шатлыгын җыр­лаган шагыйрьне искә алганда һәм тарихыбызның караңгы битләренә барып төртелгәндә, шагыйрь әйтмешли: «Аһ, ди­сең, без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе!..»
Бөтен мәдәният дөньясы инглизнең Байронын (Байрон Джордж Ноэл Гордон (1788-1824), инглизләрнең атаклы романтик шагыйре. Тукай аның шигырьләрен яратып укыган һәм тәрҗемә иткән), алманнарның Гётесын (Гёте Иоганн Вольфгапг (1749-1832), немец халкының күренекле шагыйре, фикер иясе) һәм башка әҗнәби милләтләр үзләренең милли шагыйрьләрен дөнья күләмендә танытканда, ни өчен соң без — төркләр — үзебезнең әдипләребез, шагыйрьләре­без, гомумән алганда, әдәбиятыбыз берлә дә таныштыра ал­мыйбыз?! Бу, әлбәттә, бездә начар әдипләр, шагыйрьләр бу­лудан түгел, моның төп сәбәбе менә нәрсәдә: әгәр Тукай рус­ның залим, канлы кулы астында изелгән мәхкүм милләтнең шагыйре булмыйча, үзенең хөр илендә иркен яшәп, истикълялен алган бер милләт шагыйре булса иде, ул башка мил­ләтләргә дә күптән танылган булыр иде. Тукай хакында да чит матбугатта мәкаләләр язарлар иде. Чөнки Тукай зур шагыйрьләр берлә тиңләшерлек бер шагыйрь. Ләкин га­сырлар буенча изелгән, русның жандарма көче һәм безнең бөтен милли хәрәкәтебезгә русның балта чабып килүе арка­сында, без — Идел-Урал төркләре — күңелебездә янган ял­кынлы теләкләребезне яза алмый килдек…
«Милләтләр зинданы» ватылып, Русиядә инкыйлаб дул­кыннары купкач та, Русия кул астындагы һәрбер милләт, үзенең милли фикерен бәйнәлмиләл сәясәт мәйданына таш­лап, үзләренең истикълялен даулый башладылар, һәм кай­берләре үзләренә үзләре хуҗа да булдылар. Болар шуның нәтиҗәсендә хәзер үзләренең фикерләрен, шагыйрьләрен, әдә­биятларын чит милләтләргә яхшы танытып киләләр.
Тукайның үлүенә 20 ел тулганда гына безнең шагыйрь дә чит милләтләргә киңрәк күләмдә мәгълүм була башлады. Бигрәк тә безнең кеби рус кул астында изелгән милләтләр, безнең тарихыбыз, әдәбиятыбыз аркылы, безнең берлә аңлашмакчы, берләшмәкче булалар. Тукайның үлүенә 20 ел тулганда, поляк телендә чыга торган «Daleki wschod» жур­налы, Тукайның рәсемнәрен төшереп, мәкаләләр багышлап, берничә шигырен тәрҗемә дә иткән иде. Шул вакыт башка чит матбугатта да язылып үтелде. Болар әле беренче кар­лыгачлар гына.
Тукай әле үзебез өчен дә өйрәнеп бетмәгән бер шагыйрь… Ул елдан-ел өйрәнелә, Тукай шигырьләре татар ләһҗәсендә булганга күрә, алар халкыбыз тарафыннан сөйләп укыла. Тукай шигырьләре халык әдәбиятыбыз кеби җиңел һәм тиз ятлана… Без әдәбият тарихыбызны карасак, Тукайдан алдарак килгән шагыйрьләр бар. Бигрәк тә «уяну дәвере»ндә бездә Тукай берлә бергә килгән күп кенә шагыйрьләребез бар. һичшиксез, бу шагыйрьләребез арасында үзенең шигърияте берлә халыкның күңеленә иң якын торучы ул — Тукай. Безнең Идел-Уралда Тукайны белмәгән бер караң­гы почмак бармы? Тукай каләме астында Идел-Урал әдәби­яты чәчәк атты. Тукай татар ләһҗәсенең матурлыгын, ру­хын аңлатты. Ул халкыбызның сөйгән җырчысы — халык шагыйре булды…
Тукайның күп шигырьләрендә көлке-һөҗү кыйсемендә, "Шүрәле» кеби әсәрләрендә мәүзугъ итеп халык хикәялә­ре, әкиятләре алынган, менә шуның өчен дә аның шигырьлә­рендә халкыбызның язмышын, шатлыгын, кайгысын бигрәк тә ачык күрәбез. Тукай шуларның барысын да татар ләһҗәсендә бик оста, матур, шома җырлап бирде:


Шадыман ул мәркадең дә,
Без онытмыйбыз сине;
Белмәсәк вактында кадерең,
Инде котлыйбыз сине.

Әҗнәби — чит.
Мәхкүм — хокуксыз.
Истикълялъ — бәйсезлек.
Бәйнәлмиләл — халыкара.
Татар ләһҗәсе — татар теле.
һөҗү кыйсеме — сатирик өлеше.
Мәүзугъ — сюжет, тема.
Мәркад — кабер, гүр.

* Бу язу май саны өчен соңга калып килгәнгә, июльгә калдырырга тугры килде. (Редакция искәрмәсе.)  

(Солтан (Әхмәт Виргаз). Габдулла Тукайның үлүенә 22 ел тулу уңае берлә.  (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)  «Яна милли юл» журналының 1935 ел, 7 нче санында «Солтан» имзасы белән басылган. Бу текстны күре­некле галим Х.Миңнегулов «Казан утлары» журналының 2002 ел, 1 нче санында кириллицада нәшер итте. Текст «Яңа милли юл» журналыннан алынган).


Комментарий язарга


*