ТАТ РУС ENG

Солтан (Әхмәт Виргаз) Тукай рәсеменә

Әй, татар, күрәмсең,

Моңлы карыйдыр күзләре.

Әй, татар, беләмсең,

Бу шагыйрь — ил корбаны.

Илле яшь тулды аңар,

Картаймый аның җырлары.

Ялтырап анда ятадыр

Халкыбызның моңнары.

Аңлата алмабыз халкыбызның

Аһларын, моң-зарларын.

Җырлый алмам мин аларның

Күңелгә ниләр салганын.

Әйт үзең, әйтче шагыйрь!

Тыңлыйм сөалемә җавап…

Чәнечкели күңелемне уйлар,

Сын кебек торам карап.

 

 

("Солтан (Әхмәт Виргаз). Тукай рәсеменә". «Милли байрак» гәзитенең 1936 ел, 3 июль санында Солтан имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)).


Комментарий язарга


*