ТАТ РУС ENG

Тукайга багышлап (1939 ел)

Кызыл Мәскәүнең халкыбызны руслаштыру юлында туктаусыз эшләп ятуының
нәтиҗәсе бик шәптән түгел булырга кирәк. Халкыбыз элекке төсле милли
үзлегенә тартылуында дәвам итә. Милли барлыкларының кыйммәтләре кызыл
тәзйикъ аркасында яңара гына бара.


«Милли юл»ның соңгы 136 нчы санында хәбәр басылды. Драматург Әхмәт
Фәйзи* тарафыннан шагыйребез Тукайга багышланган «Тукай Җаекта» исемле
икенче пьеса басы­лып чыкты. Бу пьеса «Совет әдәбияты» мәҗмугасының**
бу елгы 3-4 нче саннарында 9 бит күләмендә басылган.

Тәзйикъ — җәберләү.
*Әхмәт Фәйзи — Фәйзи Әхмәт Әхмәтсафа улы (1903-1958), язучы, драматург.
** «…Совет әдәбияты» мәҗмугасының,… — «Тукай Җаекта» пьесасы
журналда 1939 елның 3-4 саннарында басыла. Язучы әсәр­не 1938 елда язып
төгәлли. Бу драма (Тукай пьесасы белән бергә) Г.Камал театрында (1939
ел, 18 сентябрь; 1961 ел, 26 апрель; 1986 ел, 26 апрель) куела.


(Тукайга багышлап. «Милли байрак» гәзитенең 1939 ел, 48 нче (156) (13 октябрь) санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак:
Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз.
З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))


 

Комментарий язарга


*