ТАТ РУС ENG

Углан Матбугат дөньясында. Шагыйрь (1933 ел)

Харбинда Габдулла Тукайның үлүенә егерме ел тулу уңае белән аны искә
төшерү өчен төзелгән комитет тарафыннан чыгарылган бер көнлек гәзитнең
1933 ел, 15 апрель саны эчендә: 1. «Тукайга» — «Д»; 2. «Тукайга
багышлап» — «Сөем»; 3. «Шагыйрьгә» — «Солтан»; 4. «Апрель көеле» —
Хөсәен Габдүш; 5. «Зыялыларыбыз һәм аларга ка­рашыбыз» — Кәримә
Ишмөхәммәд; 6. «Халык шагыйре Габдулла Тукайны искә төшерү» — З.Шакир;
7. «Әдәбият­ның әхлакый әһәмияте» — Мөнир; 8. «Соңгы күрешү» —
Ф.Әмирхан мәкалә вә шигырьләре берлә «Тукай комитеты»ның бу уңай берлә
тәкъдим иткән программы бар.
Харбин мөселманнары киңәш һәйәте, милли идарә, мәктә­бе «Гыйният»
укучылары, ата-ана һәйәте, хатын-кыз оешма­сы, яшьләр түгәрәге
тарафыннан сайланган вә хосусый ча­кырылган кешеләрдән гыйбарәт Тукай
үлүгә егерме ел тулу көнен тантаналы итеп уздыручы комитет, Тукай
исемен мәң­геләштерү өчен, 12 апрельдә булачак тантаналы гомуми
мәҗ­лестә түбәндәге тәкъдимнәрне игълан итәчәк:
1.Тукай исеменә Аурупа яки Азиядә булган югары мәк­тәпләрнең берендә
Ерак Шәрыктагы барлык оешмалар бе­лән берләшеп бер стипендия ачу;
2.Мәхәллә хозурында бер Тукай бүлмәсе ачу;
3.Тукай исеме белән һәр ел аның үлгән көнендә ел бу­ена ана телендә иң оста язылган әдәби әсәргә мөкяфәт бирү өчен фонд төзү;
4.Балаларга махсус Тукай әсәрләреннән кечкенә генә бер рисалә нәшер итү.
Гәзит Тукай, Шиһаб хәзрәт*, Фатих Әмирхан, Тукайның туган өе, туган
авылы, анасының туган өе, Тукайның сабак укый башлаган өенең рәсемнәре
берлә бизәлгән.

Көеле — «моңлы, сагышлы» мәгънәсендә.
Мөкяфәт — бүләк, премия.

*Шиһаб хәзрәт — Шиһабетдин Мәрҗани (1818—1889), күре­некле татар мәгърифәтчесе, тарихчы һәм дин галиме, педагог.

 


(Углан. Матбугат дөньясында. Шагыйрь.
«Яңа мил­ли юл» журналының 1933 ел, 6 нчы санында Углан имзасы белән басылган (Чыганак:
Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз.
З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))
.


 

Комментарий язарга


*