ТАТ РУС ENG

Үтәмеш. Айсылу. Киҗү мөхбире. Фозан мөхбире. Углан Габдулла Тукайның 25 еллыгы (1938 ел)

Габдулла Тукайның 25 еллыгы
Мукден Идел-Урал җәмгыятендә,
Хайлар дини-милли мәктәбендә,
Киҗү Идел-Урал оешмасында,
Фозан милләтчеләрендә,
Харбин мәхәлләсендә.

 


Үтәмеш

Мәрхүм шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына 25 ел тулу уңае белән
Мукден Идел-Урал җәмгыяте тарафыннан 15 апрельдә кич сәгать 10 да
мәктәп бинасында истәлек туп­ланышы ясалды.

Җәмгыятьнең хәзинәдары Сөләйман әфәнде Аети мәҗ­лесне ачу белән Гаяз
Уразбәхет тарафыннан мәрхүм шагыйрьнең рухына Коръән укып багышланды.
Яшьләр түгә­рәгенең рәисе Мансур әфәнде Арысланбәк шагыйрьнең тәр­җемәи
хәлен сөйләп, мәрхүмнең аяныч тормышын бер-бер артлы күз алдыннан
уздырды. Рокыя туташ Мөхәммәдиш Габдулла Тукай иҗаты хакында мәгълүмат
биреп, Тукай шигъриятенең моңына иң башлыча сәбәп булган милләтебезнең
әсарәтенә озын тукталды. Тукай шигъриятенең милли барлыгыбызга
баглылыгын аңлатканның соңында, сүзнең ахы­рында мөһаҗәрәт тормышыбыз
өчен Тукай иҗатының милли-тәрбияви кыйммәте хакында сөйләде.

Мәктәп шәкертләре тарафыннан «Нигә үлдең, Тукай?» шигыре күмәкләп җырланды.

Моннан соң бөтен кунаклар Сара ханым Нияз вә Галия ханым Җиһаншаһларның
иҗтиһады белән хәзерләнгән чәй өстәле янына чакырылдылар. Яңадан Тукай
рәсеме белән бизәлгән сәхнә ачылып, шәкертләр тарафыннан Тукайга
ба­гышланган шигырьләр укылды.

«Өйләнү түгел сөйләнү» ирләрчә киенгән Наҗия Рама­зан һәм Кавия
Мөдәррис туташлар тарафыннан искиткеч осталык белән үтәлеп, Тукай
хатирәсе моңында тынып кал­ган мәктәп эчен көлке, алкыш тавышлары белән
тутырды.

Кызлар,
өзлексез алкышланып, сәхнәгә тәкрар чыгарга мәҗбүр булдылар. «Милли
моңнар» шул ук туташлар тара­фыннан «Зиләйлүк» көенә җырланды.

Мансур әфәнде «Пәйгамбәр»не җырлады вә, икенче мәр­тәбә сәхнәгә менеп,
«Сөбханалла, сөбханалла» һәм «Чын бе­лән Ялган»ны сөйләп бик
алкышланды. Хафиз әфәнде Шахмай «Монафикъка»ны укып чыкты. Моннан соң
Мансур әфәнде «Тукай маршы»н мандолинада уйнап, әле генә шагыйрьнең
көлке белән тулган шигырьләреннән бер гөж килеп торган залны тирән бер
тынлык, моң эченә батырды.

Иттифакый рәвештә генә кичәгә Анзан шәһәреннән кил­гән Халидә туташ
Кодаки, халыкның соравы буенча, «Әллүки» көенә «Милли моңнар»ны матур
тавыш белән җырлап, Тукай кичәсенә аерым матурлык, шигърият бирде.

Җырчы­ның
шигырьдәге «Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә татар кү­ңеле ниләр сизгәнен»
сүзләренең зарыны аерым рәвештә хисси матурлык белән тасвир итүе
күңелне илгә, Тукай мо­ңы белән бергә Болгар һәм Агыйдел буйларына алып
китте. Зал тагы тынлык эченә батты. Тагын мәҗлеснең башындагы моң хөкем
сөрә башлады… Халидә туташ туктаусыз ал­кышлар эчендә сәхнәдән
төшкәч, Тукай истәлеге кичәсенең рәсми кыйсеме ябылды.

Вафатына 14 апрельдә ике ел тулган мәрхүм мөфти Ризаэт-дин бине
Фәхретдин хәзрәтләренең газиз рухына Коръән укып багышлану белән
тупланыш тарала башлады. Тик яшьләр генә кичәне уен-көлке эчендә төнге
3 кә кадәр дәвам иттерделәр.


Әсарәт — әсирлек.
Иҗтиһад — тырышлык.
Иттифакый — очраклы.


Айсылу

Төрк-татар әдәбиятының кояшы, бөек
шагыйребез Габ­дулла Тукайның вафатына бу ел 25ел тулу уңае белән
ап­рельнең 15ендә көндез сәгать 3 тә Хайлар төрк-татар мөсел­ман
мәктәбенең һәйәте тәгълимиясе тарафыннан истәлек мәрасиме ясалды.

Мәрасим шәкертләр өчен тәртип ителгән булса да, мәхәл­ләнең бөтен
олуглары вә ата-аналар да хосусый рәвештә мә-расимгә чакырылган
булганга, мәктәп эче мәрасимгә катна­шучылар белән шыгрым тулы иде.
Мәктәпнең бу бөек ис­тәлек көненә килешерлек төстә җыештырылган
сәхнәсенә кадерле шагыйребезнең матур зур рәсеме эленгән иде.

Мәҗлес мәктәп мөдәррисе Заһирә туташ Күгүш тарафын­нан ачылгач,
шәкертләр тарафыннан гүзәл, моңлы мәкам бе­лән күмәкләп Коръән укылып,
мәрхүм шагыйребезнең газиз рух шәрифенә багышланды. Мөгаллимә Фатыйма
туташ Ка-вәси тарафыннан шагыйрьнең тәрҗемәи хәле укылып чык­ты. Заһирә
туташ Күгүш, 25 еллык истәлеккә багышланган озын тәэсирле нотык сөйләп,
сүзләрен түбәндәгечә тәмам ит­те: «Халык шагыйре Габдулла Тукайның
моңлы каләме тиб­рәлмәүгә инде 25 ел тулса да, аның онытылмаслык тавышы
без төрк-татар ларның йөрәкләрендә мәңге яңгырап торачак! Яшәсен җан
азыгы Тукай шигырьләре, яшәсен Тукай белән бергә туган телне сөючеләр
вә шулар белән бергә яшәсен төрк-татар милләте!» Моннан соң Шаһәгъзам
әфәнде, ке­реш сүз алып, истәлек мәрасименә багышланган нотык укып
чыкты.

Шагыйрьнең энҗе бөртекләре — балалар кыйсеменнән алынган матур
шигырьләр — шәкертләр тарафыннан бик әсәрле итеп укылдылар. Тукайның
«Өзелгән өмид», «Туган тел», «Тәэсир» исемендәге шигырьләре Заһирә
туташның пи­анинода уйнавы астында шәкертләр тарафыннан күмәк җыр­ланды.

Мәҗлес ахырында Фатыйх әфәнде Илбик һәм Әхмәд-шаһ әфәнде Аги тарафыннан мәрасимгә багышланган кыйм­мәтле сүзләр сөйләнде.

Һәйәте тәгълимия — укыту комиссиясе.
Мәрасим — тантана.



Киҗү мөхбире
15 апрельдә кич сәгать 7дә мәрхүм шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына
25 ел тулу уңае белән Киҗү милләтче­ләре идарә йортында махсус мәҗлес
ясадылар.

Бу истәлек мәҗлесе Киҗү Идел-Урал җәмгыятенең рәи­се Фазлыйәхмәд әфәнде
Хаҗиәхмәднең көннең әһәмиятен аңлаткан нотыгы белән ачылды. Мәхәллә
имамы Габдулла әфәнде Хәким рәиснең үтенече буенча мәрхүм шагыйрьнең
рух шәрифенә Коръән укыр алдыннан апрельнең Меңдә бөек мөфтиебез
Ризаэтдин бине Фәхретдин җәнапларының вафатына 2 ел, вә 18 апрельдә
Ш.Мәрҗани хәзрәтләренең вафатына 49 ел* тулуын сөйләп, укылачак Кәляме
Шәриф­нең савабын, илебезнең бөек мәрхүмнәренең рух Шәрифлә­ренә
багышлауны үтенде.

Коръән укылганнан соң, Габдулла әфәнде Хәким шагыйрь­нең тәрҗемәи хәлен
укып чыкты вә аның кыйммәтле иҗа­тын аңлатып сүз сөйләде.

Мәктәп шәкертләре тарафыннан шагыйрьнең бик күп ши­гырьләре берәм-берәм
укылып һәм күмәкләп җырланып чык­ты. Моннан соң кунакларга милли ашлар
белән чәй бире­леп, истәлек мәҗлесе төнге 11 гә кадәр сузылды.

*Ш.Мәрҗани җәнапларының вафатына 49 ел … — Ш.Мәрҗани (1818—1889) —
күренекле татар мәгърифәтчесе, тарихчы һәм дин галиме. Аның үлеменә
1938 елда нәкъ 49 ел тула.



Фозан мөхбире

Фозан шәһәрендә яшәүче Идел-Урал төрк-татар милләт­челәре, мәрхүм
Габдулла Тукайның үлүенә чирек гасыр узу­ны сызып китәр өчен, Вәлиәхмәд
хәзрәт Габдулла йортында махсус зыяфәт ясарга карар иттеләр вә бөтен
милләтчеләр тупланган хәлдә 15 апрельдә истәлек мәрасиме уздырылды.
Хәзрәт тарафыннан мәрхүм шагыйрьнең газиз рухына Коръән укып
багышланды. Тормышы һәм иҗаты хакында мәгълүмат бирелеп, шагыйрь
иҗатындагы иң характерлы ши­гырьләре укылып чыгылды. Кунакларга чәй
тәкъдим ите­леп, мәҗлеснең ахырында вафатына 14 апрельдә 2 ел тулып
узган мәрхүм мөфти Р.Фәхретдин җәнапларының рухына Коръән укып
багышланды.

Фозан-Туган — Көньяк Кореядәге шәһәр. Кёнсан-Намдо провинциясенең административ үзәге.


Углан
Харбин төрк-татарлары Тукайның 25 еллыгын әдәбият кичәсе эшләү белән
билгеләп үттеләр. 15 апрельнең алдагы көнне мөфти хәзрәтләренең вафаты
белән багланып, шулай ук кайгы көнебез булганлыктан, кичәдә имам Мөнир
хәзрәт Хәбибулла тарафыннан ике зур кешебезнең рухларына Коръ­ән укылды.

Кичәне «Олуг кешеләр» мәүзугында элек сүзне алган «Гыйният» мәктәбе
укытучысы Маһирә ханым Кодаки баш­лап җибәрде. Аның соңында шул ук
мәктәптә укытучы Ма­һинур туташ Виргаз Тукайның тәрҗемәи хәлен искә
төше­реп, үз […]*
*(Микрофильмда сүз танылмый)
белән икенче чыгышында Ризаэтдин хәзрәткә багышланган сүзен әйтте.

Шагыйребез яратышы хакында сөйләгән Маһинур ту­таш Чурайдан соң шул ук мәүзугъта сүзен нигезләгән Әхмәд әфәнде Виргаз чыкты.

Бөтенлеге белән Тукай әсәрләреннән чигелгән әдәбият бү­лемендә
шагыйребезнең балаларга калдырган бай мирасын­нан чөмереп алган
шигырьләре белән мәктәбе «Гыйният» балалары ялгыз-ялгыз чыгып
алкышландылар.

Яшьләр түгәрәге әгъзалары күмәкләшеп, мәшһүр «Өзел­гән өмид»не җырлап,
«Пәйгамбәр»не «Мөхәммәдия көе»нә салып әйттеләр, җырлы-музыкалы ялгыз
чыгышларында ту­ташлардан «Татар кызына» белән Суфия Дибуш, «Милли
моңнар» белән Суфия Чурай, беренче «Киңәш» белән Маһи­рә Лаеш, «Үкенеч»
белән Сәгыйдә Агиш, «Мәхәббәт» белән Фәридә Кусый (…) алкышландылар.

Кат-кат чыгуы үтенелгән Маһинур туташ Виргаз «Ту­кайга» (Солтан шигыре)
һәм Тукайның «Кичке теләге»н осталык белән үтәде. «Бәрәңге» шигырен
Таһирә туташ Аги әйтеп бирде. Тукайның берничә сайланган шигыре белән
чыккан Кәримзад әфәнде Виргаз өлешенә дә уңыш төште. Җырлаучыларга
пианиносы белән булышкан вә соңыннан үзе дә ялгыз чыгып бик оста
хәзерләнгән моңлы Тукай көен уйнап алкышланган Шәмсенур туташ Солтан
кичәнең «моң­лы ягы» уңышлы үтүгә талымсыз ярдәмдә булынды. Аның
шәкертләреннән Мөнирә Хәсбиулланың пианинода «Галия­бану »ны уйнавы да
килешеп чыкты. Әйтеп торучылыкны Маһинур туташ Бичура үтәде.

Кичәгә иттифакый тугры килеп чыккан мәркәз башкар­ма рәисе могавинын
үтәүче Әхмәдшаһ әфәнде Гыйззәтулла, Мөнир хәзрәт, Ибраһим әфәнде Акчура
һәм Кәримә ханым Ишмөхәммәд берничә сүз әйттеләр.

Сәхнәнең башына «Якынрак Тукай белән туган телгә!» дигән шигарь язылып,
шагыйрьнең рәсеме астында исә аның «Үз-үземә» исемле шигыреннән дүрт
юлы кертелеп язылган иде.

 

(Үтәмеш. Айсылу. Киҗү мөхбире. Фозан мөхбире. Углан. Габдулла Тукайның 25 еллыгы. «Милли
байрак» гәзитенең 1938 ел, 20 нче (119) (6 май) санында «Үтәмеш»,
«Айсылу», «Киҗү мөхбире», «Фозан мөхбире», «Углан» имзалары белән
басылган. Текст шуннан алынган. 
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))

Үтәмеш — Рокыя Мөхәммәдиянең тәхәллүсе. Гәзиттә басылган күп кенә
мәкаләләрне үзенә язарга туры килгәнгә, туган авылы исемен (Тәтеш
районы) тәхәллүс итеп ала. Бу гәзиттә язышучыларның азлыгына да бәйле.
Истәлекләр шуны раслый.


Комментарий язарга


*