ТАТ РУС ENG

Яшь истикъляльче Каһирәдә Тукай көне (1938 ел)

Без, Әл-Әзһәрдә укучы* Идел-Ураллы шәкертләр, саныбыз күп булмаса да,
милли көннәрне сызып үтәбез. Шул җөмләдән бу ел апрельнең 15ендә бөек
шагыйребез Габдул­ла Тукайның вафатына 25 ел тулу мөнәсәбәте берлә, бу
бөек көнне сызып, бер мәрасим уздырдык. Мәрасимгә кушылып, төркестанлы
кардәшләребез, илдәшләребез сайгылы Хәмзә Таһир бәк, Әзһәрдә төрк
шөгъбәсенең рәисе саягылы Габделхәмид Таһир бәк дәгъвәт ителгәннәр иде.
Мәрасим бүлмәсе бөек юлбашчыбыз Гаяз бәк Исхакый, бөек төркче мәрхүм
Йосыф бәк Акчура** вә искә алынучы шагыйребезнең рәсемләре берлә
бизәлгән иде. Мәҗлесебез сәгать 3 ярымда дәгъвәт ителгән затларның
һәммәсе хазир булганы хәлдә Галиулла Агишның кереш сүзе берлә башланды,
ул сүзнең ахырында төркестанлы Сөләйман әфәндедән шагыйребез рухына
Коръән укуын үтенде. Сөләйман әфәнде бик матур мәкам берлә Коръән укып,
шагыйребезнең рух шәрифенә багышлады. Коръән укылгач, Ибраһим Хәсән
тарафыннан авыз гармунында уйналган «Сөембикә маршы» хазирун тарафыннан
аякка басып тыңланылды. Моннан соң сүзләр башланды.
Габдулла Агиш Тукайның тәрҗемәи хәлен укып, бөек шагыйребезнең гомере
буе рәхәт күрмәвен, шулай булса да, сәламәтлеген югалткач та, ахыр
сулышына кадәр шигырьләр язып, халыкка сәгадәткә ирештерергә тырышуын
аңлатып, Тукайны онытмаска, шигырьләрен күбрәк укырга тәүсыя итте вә
хазирун тарафыннан бик алкышланды. Габделәхәт Тинеш Тукайның иҗатыннан
бәхәс итеп, аның төрк-татар әдәбиятында тоткан урыны, төрк-татар
милләтенең уянуында уйнаган гаять зур иҗаби роле хакында тәфсилле
мәгълүмат бирде вә шулай ук бик алкышланды. Бу нотыклардан бик
мөтәәссир булган Габделхәмид Таһир бәк сүз алып, мондый бөек шагыйрьгә
малик булган төрк-татарларның тиз көндә кызыл җәлладлар кулыннан
кортылуына ышануын белдерде. Моннан соң кырымлылар исеменнән Рәсим
әфәнде Туган, төркестанлылар исеменнән Сөләйман әфәнде Мөхәммәд Ибраһим
сүзләр алып, илебездән читтә шундый мәҗлесләр тәртип итүебез өчен
рәхмәтләрен белдерделәр вә киләчәктә шундый мәрасимнәрне дошман
кулыннан кортылган илләребездә уздыруны бөек Тәңредән теләделәр.
Бу сүзләрдән соң Ибраһим Хәсәннең бик оста итеп гармунда уйнаганы хәлдә
күмәкләп «Туган тел», «Милли моңнар» җырланды вә бик алкышланды.
Кырымлы кардәшләребез Кырым маршы «Ант әйткәнмен»не җырлап, мәҗлескә
җанлылык керттеләр: Габделәхәт Тинеш үзенең соңгы сүзендә, мәҗлеснең
рәсми кыйсеме тәмам булуын игълан итеп, кимчелекләребез булса,
хазируннан гафу итүне үтенде вә тиз көндә газиз илебезнең
истикълялларына кавышуын теләп сүзен бетерде вә аякка басып тыңланылган
«Сөембикә маршы» уйналу берлә милли рухлы мәҗлес тәмам булды.

Сайгылы — хөрмәтле.
Шөгъбә — бүлек.
Дәгъвәт — чакыру.
Тәүсыя итү — киңәш итү.
Иҗаби — уңайлы, уңышлы.
Мөтәәссир булу — тәэсирләнү
Кортылу — котылу.


* Әл-Әзһәрдә укучы — Каһирәдәге Әл-Әзһәр мәдрәсәсе Идел-Урал
мөселманнарына 1917 елгы инкыйлабка кадәр шактый еллар белем биргән.
Алар арасыннан татар халкының күренекле шәхесләре үсеп чыга һәм XX
гасыр татар мәдәниятендә әһәмиятле урын биләгән Яңарыш дәверен тудыруда
үз өлешләрен кертәләр. Мөһаҗәрәттә яшәүче татарлар Әл-Әзһәр мәдрәсәсенә
үз укучыларын белем алырга җибәрергә ирешә. Ерак Шәрыктән 10 яшьлек
егет 1936 елның 9 июлендә пароход белән Каһирәгә юл ала. Финанс
чыгымнарын җирле мөселманнар үз өстләренә ала. Ләкин матди ярдәмнең
тиешле дәрәҗәдә булмавы сәбәпле, алар максатларына ирешә алмый калалар.

** … бөек төркче мәрхүм Йосыф бәк Акчура… — Йосыф Акчура
(1876—1935), сәясәтче, публицист, тарихчы. Гомеренең күп өлешен Төркия
белән бәйләгән шәхес.


(Яшь истикъляльче. Каһирәдә Тукай көне. «Яңа милли юл» журналының 1938 ел, 6 нчы (123) санында «Яшь истикъляльче» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак:
Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз.
З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))


Комментарий язарга


*