ТАТ РУС ENG

Агзамова Д. Тукай бар чакта

 

Язлар аңа гомер бүләк иткән,

Җан сулышы язда өзелгән.

Ул тугач та гөлләр яфрак ярган,

Алмагачлар акка күмелгән.

 

Ул тугач та, кунып алмагачка,

Сайрагандыр былбыл таң саен.

Лепер-лепер килеп сагыш-моңын

Сөйләгәндер аңа ак каен.

 

Аерган бит әнкәй кочагыннан,

Бигрәк ачы язмыш җимеше.

Кабер ташын эретерлерлек булып

Түгелгәндер сабый күз яше.

 

Авылының ямен, чишмә суы тәмен

Күңелендә саклап йөргәндер.

Кендек каны тамган газиз йорты

Төшләренә аның кергәндер…

 

“Тәфтиләү”е үзәкләрне өзә,

Кагылып китсә бәгырь-ярага.

“Су анасы”, “Шүрәле”се аның

Мәңге яшәр безнең арада.

 

“Әллүки”е моңландырыр һаман,

Һәм юатыр җанны кайчакта.

Җырын-моңын җуймас бөек халкым,

Күңелендә Тукай бар чакта.

Дания Агзамова


Комментарий язарга


*