ТАТ РУС ENG

Хәмидуллин Л. Казан — татарның Мәккәсе ("Матбугат йорты" турында)

Бөтендөнья буйлап сибелгән татар халкы өчен Казан шәһәре Мәккә булса, Матбугат йорты — аның Кәгъбәседер. Серле китап дөньясына мөкиббән булган һәркем өчен Бауман урамындагы унтугызынчы йорт изге йорт санала. Ул адресны һәркем яттан беләдер, мөгаен. Монда урнашкан мәһабәт бинада безнең телдә төрле-төрле эчтәлекле китаплар басыла. Ул китапларда зур тормыш чагылышлары, өлкән буын зыялыларының укучыга җиткерәсе килгән уй-фикерләре, фатихасы урын алган.
Биш катлы Матбугат йорты шәһәрнең матур, җыйнак бер урамының кыл урталыгында урнашкан. Аның беренче катында бинаның буеннан-буена сузылган китап кибете генә иде элек. Дүртенче катында исә китап чыгаручы мөхәррирләр — бу йортның баш әүлиялары эшләп утыра. Башка бихисап бүлмәләрдә элегрәк елларда көндәлек һәм айлык татар матбугатына «җан өрелде». Әйе, җир йөзенең барлык кыйтгаларында үз укучысы булган «Азат хатын», «Казан утлары», «Чаян», «Ялкын» журналлары, «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталары да кырык ел дәвамында шушы бинада «төпләнеп» чыгарылды. Хәзер газета-журнал редакцияләреннән бушаган мәйданның бер өлешендә «Мәгариф» нәшрияты эшли. «Мәдәни җомга» газетасы редакциясе дә шунда урнашты. Монда татарның иң зыялы, иң танылган әдип вә журналистлары эшләгән. Татарстан язучыларының төп штабы-идарәсе дә, аның карамагындагы Тукай клубы да шушында урнашкан иде. Атна саен ул клубта кызыклы очрашулар үткәрелеп килде. Ике йөз урындыклы клуб залында еш кына басып торучылар да күп була иде. Әдипләр сүзен тыңларга, фатиха алырга дип шәһәрнең төрле почмагыннан олысы-кечесе килер иде. Ул клуб мөнбәреннән күренекле язучыларыбыз Мирсәй Әмир, Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Ибраһим Гази, Афзал Шамов, Сибгат Хәким, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Сәйфи Кудаш, Гариф Ахунов, Равил Фәйзуллиннар гына түгел, Мәскәүдә яшәп иҗат итүчеләрдән Александр Фадеев, Сергей Михалков, Людмила Татьяничева, Николай Доризо, Евгений Евтушенко, аның беренче җәмәгате Белла Ахмадуллиналар, безгә кардәш әдәбият вәкилләреннән Гафур Голәм, Кайсын Кулиев, Чыңгыз Айтматов, Олҗас Сөләйманов һ.б бик күп олуг фикер һәм сүз ияләре китап сөючеләребезгә фатиха бирделәр, нотык сөйләделәр.
Бу йорт адресы безгә бала чактан, мәктәптә уку елларыннан бирле мәгълүм. Уралтау сыртларының бер почмагында — Казаннан мең чакрым ераклыкта урнашкан Искавыл мәктәбе һәм авыл советы китапханәләренә шушы бинада нәшер ителгән дәреслекләр, газета-журналлар, матур әдәбият үрнәкләре авыр сугыш елларында да бер тоткарлыксыз диярлек килеп торды. Авылның карты-яше даими рәвештә татар матбугатын шуннан алып укый ала иде. Яшүсмерләр арасында кич утырып, күмәкләп китап уку гадәте бар иде. Бервакыт без, сугыш чоры балалары, Габдрахман Әпсәләмовның сугыш вакыйгаларын тасвирлаган «Зәңгәр кыя» китабын бик кызыксынып укып чыктык та, үз уй-тойгыларыбызны белдереп, Казанга — Матбугат йорты адресына хат юлладык. Ерак Оренбург төбәгеннән җибәрелгән ул хатны, бәлкем, авторның үзенә үк тапшырганнардыр. Меңләгән рәхмәт хатларының берсе буларак, ул да авторга укучылар күңелендә мәңге сакланачак яңадан-яңа әсәрләрен иҗат итәргә ярдәм иткәндер…
Изге Кәгъбә дәрәҗәсендә күңелгә якын булган Матбугат йортының затлы мәрмәр баскычларына тәүге тапкыр 1961 елның гыйнвар аенда аяк бастым. Казанга килеп урнашкан гына идем әле. «Совет әдәбияты», «Азат хатын», «Татарстан яшьләре» редакцияләре хадимнәре белән якыннанрак танышасым, аралашасым килә иде. Иң әүвәл нишләптер «Азат хатын»да эшләүчеләр белән якынаеп киттем. Аларның эш бүлмәләре дә иң якында: икенче катка күтәрелүгә үк уң һәм сул тарафтагы ишекләргә «Азат хатын» дип язып куелган. Ул вакытта анда Рашат ага Гайнанов җаваплы сәркатиб, Хәсән Сарьян, Розалина ханым Нуруллина бүлек мөдирләре иде. Килгән, күрешкән саен сөйләшерлек сүз табыла — Рашат ага да, Сарьян да Башкортстаннан — Урал ягы кешеләре булып чыкты. Сарьян әле Уфадан яңарак килгән, монда эшли генә башлаган икән. Татар Мәккәсенә күченеп килер алдыннан гына мин дә Урал-тауның башкаласы саналган Уфада берничә ай яшәп киткән идем. Андагы яшьрәк буын язучылар, матбугат әһелләре белән дә беркадәр танышлыгым бар. Якташым яшь шагыйрь Шәрәф Әхмәмәтев «Кызыл таң» газетасы оештырган «әдәби укулар»га мине дә ияртеп баргалады. Очрашулар еш кына газетаның әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, шагыйрь Рафаэль Сафинның кояш нурына балкыган иркен эш бүлмәсендә яисә якындагы университет бинасында оештырыла иде. Шунда шигырь язу, әдәби әсәргә тема сайлау кебек нәрсәләр турында ипләп кенә гәпләшәләр, шигырь сөйлиләр. Анда Шәрәф дустым, Рәшит Фазлыев, Фәнил Арсаев, Бари Ногманов ише яшь иҗатчылар гына түгел, шул чорда ук дан казана башлаган яисә казанган шәхесләрдән Әхмәт Гайсин, Әнгам Атнабаев, Наҗар Нәҗми, Язучылар оешмасының яшь көчләре белән эш алып баручы вәкиле Муса Гали дә булалар иде…
Казанда «Азат хатын» редакциясенә, оста әңгәмәдәш Сарьянның кысан эш бүлмәсенә дә язучылар күп йөри иде. Уңга китүче коридорның аргы башындарак урнашкан «Чаян» редакциясеннән Аяз Гыйләҗев, Мәдинә Маликова, күршедәге «Ялкын» бүлмәләрендә утырып эшләүче Габделхәй Сабитов, Илдар Юзеев, алардан арырак урнашкан «Совет әдәбияты» тарафыннан Вакыйф Нуруллин, Малик Хәмитев, Рәшит Гәрәйләр килә. Кайберсе килә-килешкә Сарьян өстәлендә яткан «Алтынчәч» кабына үрелеп папирос ала, «Алтынчәч»нең хуш исен бүлмәңә таратып җибәрик» дигән була. Шушы бүлмәдә һәм соңрак Сарьян фатирында миңа үзем бик хөрмәт иткән Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни кебек зыялылар белән якыннанрак танышу да насыйп булды. Ул елларда әле Әмирхан аганың «Йөрәк сере» повесте телдән төшми, матбугатта да, телдән дә мактала, шуңа күрә әдипнең күңеле бик көр, йөзе балкыр иде.
«Совет әдәбияты» журналы редакциясе элегрәк елларда — Гомәр Разин (Бәширов), Кави Нәҗми, Гази Кашшафлар аңа җитәкчелек иткәндә — бинаның иң өске катында, Тукай клубының кечерәк арткы бүлмәсендә урнашкан була. Соңрак ул редакциягә дә икенче катның сул коридоры башында өч бүлмә бүлеп бирелә. Шунда ук Язучылар берлегенә билгеләнгән өч-дүрт бүлмә һәм язучылар китапханәсе урнашкан иде. Коридорның ул очында да һәрдаим җанлылык сизелә. «Ялкын» редакциясе белән язучылар оешмалары урнашкан ике арада кечерәк кенә фойе бар — төштән соң шул «көфер почмагы»на үзара гәп корырга, әдәбият түрәләрен күреп, ни-нәрсәләрдер хәл итәргә дип язучылар җыела башлый. Фойеның бер тарафында язучыларның дивар газетасы — колач ярым киңлегендәге «Тынгысыз каләм» эленеп тора. Анда язучыларның көлкеле шаржларын күреп, бер-берсенә карата язылган төртмәле шигырьләрен укып, рәхәтләнеп, шаркылдашып көлеп торырга була. Мәсәлән, бервакыт анда Гамил Афзалның Гомәр Бәширов иҗатына карата язылган усал гына төртмә сүзләре эленеп торды. Гомәр аганың ике зур романы («Туган ягым — яшел бишек», «Җидегән чишмә») язылып бетмәгән бер дәвердә ел аралаш «Сиваш» белән «Намус» китапларының нәшер ителүенә кинаяләп, шагыйрь 7-8 юллык шигырен: «Бир Нәфисәң кияүгә», — дип тәмамлый. Ә Нәби Дәүлинең Тел, әдәбият һәм тарих институтында (Фәннәр академиясе филиалында) эшләүче галимнәрнең гыйлем өлкәсендә сүлпән кыймылдауларына кинаяләп язган төртмә шигырен «Филләр ял иткән оешма» дип исемләгәне хәтеремдә. Соңрак «Тынгысыз каләм» битләрендә «Тмин» имзасы белән язылган кызыклы мәзәкләр, мәрхүм Фаил Шәфигуллин һ.б. «тел бистәләре»нең дә төртмәле юллары еш күренә башлаган иде. (Кызганыч ки, ул язмалар хәзер югалган. Язучылар берлеге сиксәненче еллар башында яңа бинага күчәр алдыннан эленеп торган берничә «газета» гына Ләбиб Лерон сандыгында саклана.)
Бу «почмак»ка гәп корырга язучылар һәм өстәге катларда урнашкан төрле редакцияләрдә эшләүчеләр генә түгел, олы һәм урта буын артистлар да килә. Еш кына монда күренекле шахматист Рәшит Нәҗметдиновны да күрергә була иде. Ул, гадәттә, тиз-тиз атлап, «Казан утлары» исеме белән чыга башлаган әдәби журналның шахматчылар җыела торган арткы бүлмәсенә үтеп китә. Анда аны «шахмат җене кагылган» язучылар, журналның бүлек мөдирләре Яхъя Халитов, Вакыйф Нуруллин, «Татарстан коммунисты» журналы хезмәткәре Сәгыйть Хафизов, клуб мөдире Маннур Саттаров көтеп ала. Эш сәгате тәмамланыр алдыннан гына иң маһир шахматист — күренекле әдип Шәйхи Маннур да килеп җитәр иде. Ул елларда: «Матбугат йортын иң соңгы ябып чыгучылар ике Маннур булыр», — дип тә шаярткаладылар.
1967 елның яз башыннан мин дә, шушы «язучылар почмагы»ның кечерәк бер «кетәге»нә кереп утырып, Әдәби фонд оешмасында эшли башладым. Фойеның бер читендәге эш бүлмәм бик тар булса да, кеше күп килә, ишек бер дә ябылып тормый иде. Чөнки язучыларның тормышына, көнкүрешенә кагылышлы байтак мәсьәлә минем шул «кетәк» бүлмәмдә хәл ителә диярлек. Авырып китүчеләрнең авырган көннәренә түләү, ял һәм иҗат йортларына путевкалар юллау, җитди авыручыларны хастаханәләргә урнаштыру һ.б. мәшәкатьләр көн дә туып кына тора. Мин эшли башлаганда, Мәскәү тарафыннан рәсми танылган йөз унбиш язучы, шул чамага якын вафат булган язучы гаиләсе һәм алтмышлап башлап язучы исемлектә теркәлгән иде. Язучылар берлеге рәисе Мирсәй ага Әмир мине эшкә алганда, ярым шаярып:
—    Скрипка көйли беләсеңме? — дип сорады.   
—    Юк, — дидем.
—    Бездә бит кешеләр бик үзенчәлекле холыклы… Үз өстәле янында утырганда язучы үзе түрә дә, баш та. Сафка бастырсаң да бит алар барысы да «мин первый» дип кенә җавап бирәселәр…
Әңгәмәгә Зәки Нури кушыла:
—    Элекке урынында өч мең кеше белән эшләгән. Безнең скрипканы көйләргә дә тиз өйрәнер. Үзе дә каләм тоткалый, язучыларның күбесе белән таныш, — диде.
Шул рәвешле миңа уналты-унҗиде ел язучылар «скрипка»сын көйләргә-җайларга туры килде. Рәисләр, рәис урынбасарлары бер-бер артлы алышынып беттеләр. Оешма җитәкчелегенә Мирсәй агадан соң Ибраһим Гази, аннары Зәки Нури, Гариф Ахунов килде. Аларның беренче урынбасарлары Гариф Ахунов, Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Фәрваз Миңнуллин, Мөсәгыйт Хәбибуллин кебек танылган шагыйрьләр, прозаиклар булдылар. Бергә-бергә эшләү дәверендә байтак кына уң эшләр башкарылды, күп кенә язучылар яңа фатирларга күчте. Затлы шифаханәләрдә ял итеп, көч-куәт җыйганнан соң, илнең төрле почмагындагы иҗат йортларына йөреп иҗат иттеләр. Аларның иҗат җимешләрен Матбугат йортының дүртенче катында эшләгән мәгълүматлы мөхәррирләр китап рәвешенә китереп нәшер итә тордылар. Китап сөючеләр дә Матбугат йортында басылып чыккан ул китапларны көтеп ала, тиз арада үзара бүлешеп бетерә иделәр. Көндәлек матбугат битләрендә яисә язучылар белән очрашу вакытларында: «Китап җитми!», «Урыннарга китап әз килә!» — дип оран салырлар иде. Ул елларда иң аз тиражлы чәчмә әсәрле китап ун-унбиш мең данәдә нәшер ителер, балалар өчен чыгарылганнарының тиражы йөз меңгә җитәр иде. Үтте бугай андый заманалар.
Шулай да изге Кәгъбәбезгә тиң Матбугат йортыбыз мәңге яши бирсен, һәм шулай яшәр дә әле ул! Китап сүзенә игътибарлы булу, китапка баш ия белүне мин өлкәннәр фатихасын тоеп, аны кабул итеп яшәү дип аңлыйм. Ә өлкәннәр фатихасы һәрберебезгә бик кирәк ул.

«Мәдәни җомга», 2006, 23 июнь

(Чыганак: Хәмидуллин Л.  Кичке шәфәкъ. Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 255 б.).


Комментарий язарга


*