ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Хуҗахмәт Фәния Матбугат йорты. Кырык самовар кайнап торсын

Казан шәһәренең нәкъ уртасындагы бәләкәй генә бүлмәбезнең ишеге көне буе ачык. Киләләр, китәләр. Кемдер китаплар, кемдер календарь, Коръән китабы, догалыклар алырга, кемдер сөйләшеп утырырга, киңәш-табыш итәргә, күңелебезне күтәрергә килә. Әле мин "Азат хатын" журналында эшли башлаган елларда гәзит-журнал редакцияләренә дә шулай күпләп йөриләр иде. Шунда бер дә уйламаганда-көтмөгәндә үзенең бик тә кирәкле киңәшләре белән Нәкый Исәнбәт, Шәриф Хөсәенов килеп чыга иде. Әгәр инде Илһам Шакиров күренсә, җырлатмыйча җибәрмиләр. Сөйләнгән сүзләр дә милләт язмышы һәм журналны яхшырту турында була торган иде.
Әйе, элегрәк иҗат әһелләре гәзит-журнал редакцияләренә бик еш килеп йөрде. Хәзер инде гәзит-журнал редакцияләрен эзләп табу, аларга бару, керү шактый кыенлашты. Табып, барып керсәң дә, каршы алучы булырмы? Барысы да Бауман урамындагы Матбугат йорты ябылгач башланды. Ә аңарчы Язучылар берлеге, Китап палатасы, Китап нәшрияте, гәзит-журнал редакцияләре, Мәскәү гәзитлөре хәбәрчеләре, тагын әллә нинди иҗади оешмалар — барысы да бер түбә астында иде. Һәрберсе иҗат әһелләре белән тулы, көне буе бүлмәләрдә кызу-кызу бәхәсләр бара, яңа әсәрләр укыла, тикшерелә, кыскасы Матбугат йорты гөрләп тора. Ә аннан соң, изге эшләргә, йәгез, бер дога, дигәндәй, һәр җомгада Тукай клубында (анысы да шул ук Матбугат йортының бишенче катында) очрашулар, әдәби кичәләр була. Бер-бер сәбәп чыгып, анда бара алмый калулар күңелгә ниндидер зур югалту кебек тоела иде.
Хәзер инде югалтулар көн дә булып тора. Бер уйласаң, игътибар да итмәскә, югалтуларга күнегергә дә вакыттыр кебек. Ләкин  бу югалтуларны онытып булмый шул. Дөресрәге, истә торсалар да ярар иде. Юк шул, алар бит сулык-сулык итеп җанны сызлаталар, аларны онытырга ярамый. Ә югалтулар бигрәк тә күбәеп китте шул. Без исә, үзебезгә кагылмый, дип, аларны читтәнрәк карап-күзәтеп тордык. Чынлыкта бөтен югалтулар Бауман урамыннан башланды. Иң башта Татар ашлары йорты бетерелде. Казан кадәр Казанда милли татар ашлары йорты булмасын әле! Юкса, Юныс Әхмәтҗанов Татар ашлары йортын булдырып, татар ашлары турында  китаплар язып,   хәтта музеена кадәр төзеп калдырган иде. Биредәге китап кибетен дә яптылар. Татарга милли ашлар да кирәкми, татар китап та укымый, янәсе. Юк, туганым, ничек кенә укый әле. Башкаланың Бауман урамында Татарстан китап нөшрияте директоры Дамир Шакировның зур тырышлыгы белән подвалда гына булса да Татар китабы кибете сакланып калды. Анда да халык йөри. Хәтта анда да язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар булып тора. Шөкер, халык әле китап укый, китап яратучы кешеләрне мин бик күп беләм. Бүген алар Адлер Тимергалинның "Кара урман аша" дигән китабын укый, Фәүзия Бәйрәмованың өр-яңа басмасын эзли.
Ике атна элек "Мәдәни җомга" гәзите аша әнә шул Тукай урамында урнашкан 57 нче йорттагы бүлмәбезгә Корбан бәйрәменә чакырган идек. Биш көн буена бүлмәбез гөрләп торды. Гәзиттән күреп тә, бер-берсеннән ишетеп тә бик күпләр килде. Иң беренче булып, бер биштәр күчтәнәч төяп, ак яулыгын бөркәнеп, сәнгать белгече Клара Таҗиева: "Нәрсә эшләшим, кызлар?" — дип килеп керде. Килгән кунакларга сәнгать, мәдәният, җырчылар, композиторлар турында кызыклы истәлекләр сөйләде. Әйтик, композитор Салих Сәйдәшевне халык бик ярата торган булган. Ул үзе дә: "Минем өчен Казанның кырык җирендә кырык самовар кайнап тора", дияргә яраткан, дип сөйләде Клара ханым. Һәрберегез белсәгез иде, сезнең өчен бездә дә һәрвакыт бер самовар кайнап тора.
Һәм менә сөенечле хәбәр. Мин Казан мэры Илсур Метшинга Матбугат йорты турында сөйләргә, аны Татар китабы кибетенә алып төшәргә, Татар ашлары йортына алып керергә хыялланып йөргәндә, Илсур Рәис улы Бауман урамындагы корылмаларны караган һәм: "1933-1935 елларда С.Пэн проекты буенча төзелгән Матбугат йорты сакланачак, төзекләндереләчәк", — дигән. Безгә инде дүртенче ел буш торган бинабызны Универсиадага кадәр ипкә китерсеннәр, дип телисе генә кала. Әмма тегеләр, болар бинага, кызыгып, күз салмасын өчен уяу булырга кирәк. Хәзер бит шундый заман — кара байлар басып та алыр, үзе теләгәнчә эшләп тә куяр. Әле татар халкы кунакка йөрешүне дә, китап укуны да, чәй әчүне дә онытмады. Казан уртасында татар халкы өчен берьюлы бер самовар түгел, кырык самовар кайнап торсын.

 

(Чыганак: Мәдәни җомга, 2011 ел, 25 ноябрь).


 

Комментарий язарга


*