ТАТ РУС ENG

Миңнуллин Роберт Тукай – минем остазым

Татар әдәбиятын үстерүгә керткән ижат казанышлары өчен 2005 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән татар шагыйре Роберт Миңнуллинга “Татарстанның халык шагыйре” дигән шәрәфле исем бирелде. Халык шагыйренең асылын Наҗар ага Нәҗми иҗатның халык теленә кереп китүеннән дә күргән иде. Ягъни, әдипнең шигырьләре кешеләр күңеленә керә, ятлана, җырлана. Шундый иҗатны халыкчан иҗат, диләр. Димәк, башлап бу исемне халык үзе куша, Марат абый Кәримовча әйтсәк, «халык указлары соңламый». Рәсми указсыз халык шагыйре бездә Габдулла Тукай иде. Мактаулы исемне апрельдә алган Роберт Миңнуллин белән без халык шагыйрьләренең атасы Тукай хакында сөйләшәбез.
 
— Тукай дигәндә Сезнең күңелгә нинди уй-тойгылар килә, Роберт абый?

— Минем бер күптәнге шигырем бар: «Апрель — Ленин, Тукай, Гагарин”, — дип бетә ул. Чынлап та, апрельнең рухы — яңарыш, гомумән, галәми яңарыш, рухи яңарыш. Һәрбер яз, һәрбер апрель — ул өметләр ае. Озын-озак кыштан соң ниндидер якты өметләр уяну ае.
Ә Тукай ул безнең өчен шагыйрь генә, гади шагыйрь генә түгел. Ул — зуррак. Ул сәясәтче генә дә, дипломат кына да түгел. Ул, гомумән, безнең рухи маягыбыз. Инде ничә дистә еллар шулай…
Дөрес, без аны чорына карап, үзебезчә файдаланырга тырышабыз. Аңа төрлечә бәя биреп карыйбыз. Совет чорында – бер төрле, демократияләштерү чорында икенче төрле бәя. Шигырьләренә дә төрлечәрәк карашлар булды. Социализм дәверендә аларны социалистик реализм күзлегеннән карап тикшердек, 30нчы елларда буржуаз милләтчелек рухы белән сугарылган иҗат диючеләр дә булды шикелле. Ә хәзер исә Тукай, аның иҗаты бөтенләй башка яңгыраш ала бара.
Ләкин, ни генә булмасын, нинди генә заманнар килмәсен, Тукай барыбер үзе булып кала. Тукай безгә һәрвакыт кирәк булды, бүген дә кирәк һәм киләчәктә да шулай булачак. Гомумән, һәрбер халының үзенең Тукае булырга тиеш. Әнә шул бер Тукай һәрбер татарның үз Тукае була алса гына ул — бөек Тукай! Әлбәттә, һәркем Тукайны үзенчә аңлый, үзенчә ярата, аңа үзенчә бәя бирә. Тукай, рәссамнар күзлегеннән караганда да, бер төрле генә түгел. Бер карасаң, Тукай пәһлеван кебек, икенчесе — моңсу, кәләпүштән, өченчесе бөтенләй татарга да охшамаган…Минем өчен Тукай барыннан да элек — бөек балалар шагыйре. Безнең бик зур балалар шигъриятебез бар. Һәм ул, әлбәттә, Тукайдан башлана. Аның балалар өчен язылган шигырьләре — халыкка, балаларга иң якын шигърият. Бала өчен кирәкле¬ген аңлап, балачагына яңадан кайтып язылган шигърият ул. Тукай балалар шигъриятен бик тирәнтен өйрәнгән һәм аның күп кенә шигырьләре рус, Европа авторларыннан тәрҗемә итеп тә язылган.
Һәм шунысы: аның нәкъ менә балалар өчен язылган шигырьләре бүгенге көн теле белән язылган. Балалар күңеленә барып җитсен өчен, аңлаешлы тел белән язган ул. Аңа кадәр дә балалар өчен язучылар булуын булган, әмма балалар өчен профессиональ шигъриятне Тукай башлап җибәргән.
Ул бит шигырьләр генә язмаган, дәреслекләр төзегән, дәреслекләр өчен махсус хикәяләр, әкиятләр иҗат иткән. Бу яклап мин аны Пушкин белән тиңләр идем. Пушкин да балалар өчен төрле жанрлардагы әсәрләр иҗат иткән бит. Ләкин Тукай бу яктан Пушкинны да уздырып җибәргән. Балалар дөньясыннан, аларның үз тормышыннан шигырьләр яза башлаган. Кечкенә шәкертләр тормышыннан кызыклы вакыйгаларны сурәтләгән.
Менә безнең бүгенге чор балалар шагыйрьләре Бари Рәхмәт, Әхмәт Фәйзи, Шәүкәт Галиевләрнең иҗатын тикшереп карасаң, бер нәтиҗәгә киләсең: алар турыдан-туры Г.Тукайдан өйрәнгәннәр. Сөекле халык шагыйренең ул шигырьләре бүген дә искермәгән. Шуңа да алар дәреслекләргә кертелгән, чөнки алар бүген дә — тәрбияви, танып белү, хәтта әхлакый-дини яктан да барыбызга да үрнәк булып кала. Әйтер идем: әгәр балалар өчен шундый камил шигырьләр язмаган булса, Тукай бүгенге Тукай була алмас иде. Моңа минем иманым камил. Балалар шигырьләре аша ул ана сөте белән турыдан-туры татар баласы күңеленә керә. Әлифбадан башлап. Дөнья әдәбиятында әнә шундый шагыйрьләр генә бөек була алган. Шул ук Пушкин, Толстой, Мостай Кәрим һәм башкалар. Шигырь ана сөте белән кечкенәдән керергә тиеш.

— Тукай — Сезнең остазыгыз инде?

— Балалар шигъриятендә, һичшиксез, остазым һәм, әйткәнемчә, бер минеке генә дә түгел. Чөнки ул бүгенге татар балалар шигъриятенең атасы. Иң зур шагыйре…
Аннары Тукай бит ул халык авыз иҗатын яхшы белгән. Фольклорга таянып та балалар шигърияте үрнәкләрен тудырган, шуңа да аның иҗаты — халыкчан, шуңа да ул — бөек!
Шунысы кызык: хәтта зурлар өчен язган әсәрләрендә дә ул балалар шигъриятенә хас алымнарны, деатльләрне, сурәтләү чараларын эшкә җигә. Күрәсең, аның ятимлек аркасында бик иртә өзелгән балачагы гомере буена сузылгандыр.

— Алып бетерә алмаган балачак шатлыгын иҗатында булса да алырга омтылган инде?

— Әйе, Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хатында ул балалар өчен дәреслекләр язуга тотынуының сәбәпләрен шуннан икәнен дә әйтә.

— Тукайны без, әйткәнебезчә, төрлечә аңлатып килдек, ә хәзер? ХХ гасыр башы белән ХХI гасыр башын чагыштырырга яраталар. Бу яктан Тукай бүген дә бик заманча яңгырый кебек. Сезнеңчә, Роберт абый, Тукай шәхесенең һәм иҗатының бүгенге көндә кай яклары мөһим һәм кадерле?

— Тукай иҗатының асылында үз халкы язмышы өчен борчылу, үз милләтен кайгырту ята. Шагыйрь халык тормышы белән янып яшәгән. Шагыйрь нәкъ шулай булырга тиеш. Һәр зур шагыйрь — сәясәтче дә. Ә сәясәт ул — халык тормышы, дигән сүз. Ул аннан беркая китә алмый. Тукай нәкъ менә шундый. Тукайны барыбыз да бөек шагыйрь итеп кабул итәбез, ләкин Тукай үзе бер¬вакытта да татар бөек, дип мактанып, шапырынып шигырь язмаган. Аның үз халкын бөек итеп күрәсе килгән, шуңа күрә ул аны туктаусыз камчылап торган, бөтен начар сыйфатларын ачып салган. Менә бу — халкыңа хезмәт итү дип атала.
«Тагын да яңа Тукайлар туармы?» дигән сүзләр еш ишетелә. Тукай башкача булмаячак, ул бер генә. Әнә шул берәү булган өчен дә ул безгә бик кадерле дә. Егерме җиде ел гына яшәп киткән Тукай безгә әллә ничә гасырга җитәчәк әле.

— Чорлар охшаш, дидек. Димәк, Г.Тукайның «Әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә!» һәм «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» кебек сүзләре бүген дә үз көчендә кала?

— Шагыйрьләрнең үз халкына хезмәт итүләре теләсә кайсы чорда да актуаль булып калачак. Мондый шигырь юллары һәрчак заманча яңгыраячак. Шуңа да бик күп гәзит-журналларның шигаре, лозунг-девизы булып, шушы үзләр алынган да бит.

— Ә Тукай дәвамчыларыннан бүген кемнәрне атар идегез?

— Остазым Сибгат Хәким һәрвакыт Тукай дип яшәде. Иҗатта да, тормышта да гомере буе нәкъ Тукайча булды. Халык шагыйрьләре Гамил Афзал, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Фәнис Яруллиннарны Тукай традицияләрен дәвам итүчеләр дип саныйм. Шигъриятебез, күрәсезме, нинди бай безнең?

— Ә яшьләрдән?

— Исемләп әйтергә дә уңайсызланам. Шигырь язучылар бик күп. Ә инде менә бу Тукай варисы дип аерып әйтергә кыенсынам. Моның өчен шагыйрь ниндидер бер дәрәҗәгә ирешергә тиеш. Тукай белән янәшә кую — үзе үк бик зур җаваплылык.
Аннары яшь чакта гына кумирлар була ул, күрәсең. Әнгам Атнабай, Наҗар Нәҗмиләр, Рәсул Гамзатов, Евг. Евтушенко, Роберт Рождественскийлар… Ә хәзер миңа шагыйрьләр түгел, шигырь кирәк. Уртакул дип саналганнар иҗатыннан да матур гына шигырьләр килеп чыккалый… Үзем исә нишләптер моңсу шигырьләр яза башладым соңгы вакытта.

— Иртәрәк түгелме?

— Соң инде, чөнки шигырьләр, нигездә, моңсу, моңлы булырга тиешләр. Шигырь моңсулыкка нигезләнергә тиеш. Шигырь ул – кичерү, сагыну, уйлану дигән сүз. Тормыш, яшәү, бүгенге, кичәге, халык, ил язмышы турында уйлану. Алар өчен борчылу. Җырда моң булмаса, чын җыр туа алмый. Ихластан яза бел¬сәң, шигырь барыбер халыкка барып җитә, чөнки һәркемнең күңелендә моң белән бергә шигырь дә яши. Халык шигырьне аңлый,  халык яхшы шигырьгә мохтаҗ.
Гомумән, шигырь яхшы гына булырга тиеш. Минем бер шигырь: «Шагыйрь гади була алмый, Шагыйрь бөек кенә була», — дигән юллар белән тәмамлана: йә юк ул, йә — бөек кенә. Күңелеңдә үз-үзеңә ышаныч булмый икән, язып та тормаска кирәк. Халыкка кирәклегеңне тойганнан соң гына зур шагыйрь була аласың. Тукай әнә үз мәсләген, югары вазыйфасын бөтен җаны-тәне белән тойган. Безгә аңардан үрнәк кенә аласы кала.

— Роберт абый, Сез үзегезгә «Татарстанның халык шагыйре» дигән югары исем бирүне ничек кабул иттегез?

— Олы җаваплылык хисе белән кабул иттем. Ул исемне аклар өчен, ай-һай, күп эшлисе бар әле. Халык әдипләренең иҗтимагый тормыштагы урыны хакында уйланасың. Иңгә олы бурыч төшкәнен тоясың. Дөресен әйтим, исем бирелгәч, җанга тынычлык бетте. Шул ук вакытта халыкның, әдәби җәмәгатьчелекнең бу хәбәрне уңай кабул итүе бераз гына юатты да.

—  Моңлы, нурлы Казанга 1000 яшь тула. Нәрсә ул Сезнең өчен Казан?

— Шагыйрьләр шәһәре ул Казан, изге, мөкатдәс башкала. Кол Шәрифләр, Тукай, Такташ, Туфаннар шәһәре. Шул әдәби мохиттә шагыйрь булу гомер буе дәвам итәчәк.

—  Роберт абый, Сез – Г. Тукай, С. Хәкимнәрдән соң туган якка мөкиббән киткән шагыйрьләребезнең берсе. Бу көннәрдә бөтен тарафларда да якташлык, туганлык бәйрәме — сабантуйлар бара. Туган як бу юлы Сезне ничек кабул итте?

— Сөендергәне: халык шагыйре булу уңаеннан, иң күп котлауларны Башкортстаннан алдым.Туган якны сагыну хисе мине шагыйрь иткәндер, мөгаен. Соңгы вакытларда туган якларның, якташларның, табигатьнең ничектер үзгәргәнен тоям шикелле. Бу юлы туганнар белән Чурай кулы урманында җыелдык. Агачлар, үләннәр, урман, кешеләр башкарак кебек. Бәлки, олыгаю галәмәте генәдер? Нишләптер күңелдә сәер-сәер генә хисләр дә туа башлады, ләкин ул хисләрне сабантуйдан алган тәэсирләр күмеп китте. Яшьлеккә кайтарды, балачагыма. Үзем генә белгән, үземнең генә Илешемне югалтмасам ярар иде дип тә куркып куям кайчакларда. Тормышлар, заманалар үзгәртсә дә, Илеш тә, илешлеләр дә үзләре булып калсыннар иде. Шулай булыр да, Ходай кушса!
Ә сабантуй халыкның характерын, бөтен булмышын ачып күрсәтүче иң матур бәйрәм бит ул. Сабантуй бөек Тукайның да иң яраткан бәйрәме булгандыр…

 

Венера Гыймазова,  Рәүф Идрисов

2005 ел

www.robertminnullin.ru


Комментарий язарга


*