Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тормыш һәм иҗат юлы күптәннән өйрәнелеп килә.
«Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы”
гыйльми хезмәтендә галимнәр классик шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлын беренче тапкыр хронологик тәртиптә тәкъдим итә. Моңарчы шагыйрь турында билгеле булмаган өр-яңа мәгълүматлар белән таныштыра.