ТАТ РУС ENG

Шагыйрь һәм аның тирәсендәге дөнья

Тукайның шигъри дөньясы сынлы сәнгатьтә төрле жанр һәм стильдәге әсәрләр тудыруга этәргеч булды. Безгә Тукай образы аз санда гына булса да сакланып калган фотосурәтләр аша килеп җитте. Ул аларда һәрвакыт уйчан, ә сагышлы күзләренең карашы бары тик үзенә генә мәгълүм булган ераклыкка төбәлгән. Матур, нәфис йөз чалымнары бик таныш… Менә ул дуслары арасында, монда аны “Сәйяр” театр труппасы әгъзалары чорнап алган, ә менә монысы аның соңгы көннәре – Тукай хастаханәдә.

Тукай образына иң беренче булып мөрәҗәгать итү 1948 елда X. Казаковның «Кечкенә Тукай» исемле портретында булды. Суккан палас җәйгән сәке өстендә утырган сабый бала, аның дөньяга караган самими күзләре тамашачы күңелендә соклану да, борчулы хисләр дә уята. Шул вакытта Тукай образына X, Якупов, Л. Фәттахов, Е. Симбирин, И. Хәлиллулов мөрәҗәгать итәләр. Алар әсәрләрендә шагыйрьнең гадилеге һәм халыкчанлыгы ассызыклана. Академик, реалистик мәктәп традицияләрендә эшләнгән бу әсәрләр заманны чагылдыралар һәм шул чорның документларына әйләнделәр.

1950-1960 еллар сугыштан соңгы үсеш-үзгәрешләр, сәнгатьтә образларны геройлаштыру чоры булды. Тукай шәхесендә, иң беренче чиратта, аның гражданлыгы игътибарны җәлеп итте. Шигъриятендәге бу үзенчәлек күп төрле сюжет сызыклары тудыруга һәм образны сурәтләүгә этәрде, Мондый эшләр арасында Симбирин иҗат иткән портрет аерылып тора. Автор геройның характерын тирән аңлап, шагыйрьнең лаеклы образын тудыруга ирешкән. Колоритның җитдилеге, композициянең локальлеге аның әһәмиятен арттыра. Рәсемнең ачыклыгы һәм төгәллеге, күләмнең сыгылмалылыгы, энергияле булуы, төсләрнең капма-каршылыгы — болар барысы да көчле характер һәм образ барлыкка китерә. X. Якуповның “Габдулла Тукай хатирәләре» триптихында исә башка, көз пейзажына аваздаш лирик интонация яңгырый.

1950 елларда республикада сынлы сәнгать чәчәк ату чорын кичерә. 1959 елда Урманче тарафыннан мәрмәрдән эшләнгән Тукай портреты бик камил бер сәнгать әсәре булды. Бу — бер үк вакытта якты да, трагик та образ. Җитдилек, локальлек, классик эшләнеш, төгәллек бөек иҗатчы образын ачык чагылдырырга ярдәм итә.

Шагыйрьнең портретлары галереясен Р. Нигъмәтуллина, В. Маликов, Н. Адылов, А. Әбдрәшитов тудырган сынлы сәнгать образлары тулыландыра. Маликов иҗат иткән портретта аның гражданлыгы, публицистлыгы күренә. Эре итеп әвәләү композициягә формаларның төзеклеген һәм бербөтенлеген, пластик ачыклык, монументаль аһәң бирә.

Тукайның балачагы Р. Нигъмәтуллина иҗатының төп темасына әйләнде. Ул сабыйның ялгызлыгың, ятим балачагын күңеленә якын кабул итеп, аналарча сурәтли. Эчтәлекнең үтемлелеге «Кечкенә Апуш», “Туган тел”, «Әнисе белән хушлашуы» эшләре аша ачыла.

Тукай образы монументларда да гәүдәләндерелә; Казанның Г. Тукай мәйданында (скульпторлар С. Ахун һәм Л. Кербель, 1958), Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янында (скульптор Е. X. Шулик, 1956), Татарстан шәһәрләре — Әлмәттә, Бөгелмәдә, Лениногорскида, Түбән Камада Габдулла Тукайга куелган һәйкәлләр бар.

1970 еллар уртасында, татар сынлы сәнгатендә символик гомумиләштерү, декоративлык, образларны һәм сюжетларны фәлсәфи, метафорик кабул итү тенденциясе сизелә башлый. А. Абзгильдин «Тукай һәм Шүрәле», «Акыл ияләре», Тукай төше» әсәрләрендә сюжетларны һәм образларны күпкатлы итеп сурәтләүче буларак чыгыш ясый. Автор башка зур композициясендә үзенең сәнгатьтәге фәлсәфи, гомумиләштерүче-символик кыйбласына тугры кала. “Шагыйрьләргә багышлау» дигән картинасы Кол Гали һәм шагыйрьнең замандашы «моңлы» Дәрдмәнд образлары аша кабаттан безне тамырларыбызга игътибар иттерә. Ш. Шәйдуллин «Халык шагыйре» исемле триптихта Тукайның шигъри бөеклеккә ирешүенең бөтен якларын сурәтли — алар ялгызлык та, якты публицистика да, фаҗига да. Рәссам буяулар экспрессиясенең теле һәм аларның формасы белән, төсләр капма-каршылыгы, үзгәреш, динамик, экспрессив эшләү рәвеше аша шагыйрь рухының илаһилыгын, гыйсъянчылыгын бирүгә ирешә. И. Зарипов иҗаты милли тема белән сугарылган. Ул Тукай шигъриятенең атмосферасын чагылдырган гомуми характердагы әсәрләр тудыра.

Шагыйрьнең М. Хәертдинов тудырган образы нечкә, илһамлы югарылыкта яши. Рәсем буяулар төрлелеге, орнаментальлек, ә образ — зәвыклелеге, хыялыйлыгы белән үзенчәлекле.

Рәссам В. Фёдоров Тукайны театр труппасы әгъзалары арасында сурәтли. Театр тууны Тукай шатланып каршы ала, беренче хатын-кыз актрисаларының батырлыгы һәм таланты алдында баш ия, Алар Ауропача, соклангыч, башка менталитет кешеләре иде һәм шартлылык кысаларыннан, җәмгыять тыюларыннан өстен булдылар, аларны җиңә алдылар. Аларның иҗаты Тукай, Ф. Әмирхан лирикасы һәм публицистикасы, Г. Камалның күпертеп сурәтләнгән сатирик рәсемнәре белән аваздаш булды. Фёдоров характерларны ачык чагылдыра, Тукай сөйләме призмасы аша язмышларны үзгәртә, заманны күрсәтә.

Тукай поэзиясенең гомере гасырдан артык булса да, аның иҗат җимешләре заманчалыгын югалтмаган, фикерләре хәзерге заманныкына аваздаш. Хәзерге заман рәссамнары әле дә бу үлмәс образларга мөрәҗәгать итәләр. Бүгенге рәсем сәнгатендә реалистик сызык олы буын рәссамнарыннан Г. Абдулов, К. Нәфыйков, Р. Вахитов, И. Рафиков; яшьрәк буын вәкилләреннән — 3. Гыймаев әсәрләрендә күренә. Алар шагыйрьнең үзен генә түгел, ә шул чорны, Тукай феноменының рухи нигезен чагылдырырга омтылалар.

Р. Килдебәков, И. Хәсәнов, Ә. Ильясова, Р. Сәлахов хәзерге заман рәсем сәнгатендә шагыйрь образын шартлы-яссылыклы теле белән сурәтлиләр. Р. Кәримуллинның динамик сәнгатендә экспрессия үсә бара. М. Хаҗиевның һәм 3. Миңнеәхмәтовның фигуратив һәм нәфис эшләре, В. Тимофеев, В. Скобеевларның абстракт композицияләре фантазия һәм ассоциацияләр белән тулы; М. Кузнецов-Казанский графикасында ак җирлек динамик сызык булып ритмлаштырылган композиция киңлеген табигый рәвештә оештыра.

Шагыйрьнең шигъри сөйләм теле каллиграфик образның, Сүз образының нигезенә яткан, Аның шигърияте фәлсәфи яктан шулкадәр тирән, шулкадәр киң колачлы ки, ул хәтта дөньяви аңлатмадан илаһи аңлатмага күчә алды. XX гасырда ук Тукай шигырьләре Коръән сүрәләре белән беррәттән шәмаилләрдә урын алдылар. Алар бигрәк тә Бакый Урманче әсәрләрендә гаҗәеп матур сурәтләнделәр. Урманчега композицион төзелеш азатлыгы, шәркый зәвыклек һәм нәфис сүзнең монохром локальлеге хас. Н. Нәккаш каллиграфиясе, киресенчә, ачык, куе төсләр белән аерылып тора. Ул Тукай исеме язылган тугьралар иҗат итте. Алар график яктан шомартылган, яңгырашлары буенча затлылар.

Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле контекстында аның образын тудыруга пейзаж сәнгате аваздаш. Тукай булган урыннар илһамлануга һәм күпсанлы лирик, эпик пейзажлар тудыруга мөмкинлек бирделәр. С. Лывин «Хәтердә дә, йөрәктә дә син, туган як» сериясен иҗат итте. Рәссам сериягә Ватан феноменын һәм аның камил зат туудагы әһәмиятен күрсәтергә тырышучы лирик буларак якын килә.

Бик хозур! рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.
Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.

(«Шүрәле», 1907)

График пейзаж әсәрләренең җыелмасы гаять бай, алар — Р. Госманов, Г. Рахманколоваларның акварель эшләре, М Мавровская офортлары, Т. Зуева рәсемнәре. Аларда Тукай шигъриятенә аваздаш булган үзенчәлекле халәт; монда шагыйрь илһам өчен әхлакый көч алган бетмәс-төкәнмәс иҗади рухлы халыкчан шигъри җирлек чагыла.

Айрылып китсәм дә синнән гомремең танында мин,
И Казан арты! сиңа кайттым сөеп тагын да мин.

Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде;
Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, харкъ итмәде.

Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;

(«Туган җиремә», 1907)

Тукай булган җирләрне чагылдырган пейзаж хикәяләүләреннән Р. Яманова композицияләре игътибарга лаеклы. Аның иҗатында үзәк тема буларак татар авылы образы, аның яшәү рәвеше, җәй эсселегеннән йокыга талгандай тоела торган тыныч урамнары чагыла. «Кырлай хатирәләре» сериясен иҗат иткән Р. Заһидуллин миниатюралары алар белән табигый килешеп торалар. Рәссам татар авылының, борынгылыгын, аның печән өсте кебек мәшәкатьләрен һәм бәйрәмнәрең, әбиләрнең салмак кына чөкердәшүен, сабан туен көтүләрен, жан җылысы белән сурәтләп бирә. Боларның барысында да туган төбәккә багышланган Тукай лирикасының үзенчәлеге тоемлана.

Комментарий язарга


*