ТАТ РУС ENG

Тукай Планетасы

Габдулла Тукай иҗаты һәм шәхесе татар мәдәниятен нурландырып тора. Тукай төрки-татар рухи дөньясында аерым бер урын алып тора. Аңлы рәвештәме, юкмы, шагыйрь безнең, тормышыбызга балачактан килеп керә. Моңлы телен, сөйләм теленең гадәти булмаган матурлыгын соңрак, аның әсәрләрен кабаттан укып аңлый башлыйсың. Нечкә, тынычсыз, илһамлы, иронияле — Тукай үзенең публицистик шигъриятендә, мәхәббәт лирикасында әнә шундый. Аларда — фәлсәфи тирәнлек һәм заманча караш. Шул ук вакытта ул үз заманының шагыйре, сизелерлек һәм образлы рәвештә ул кискен һәм тирән билгеләп үткән чор күз алдына килеп баса.

Тукай чорлар чигендә туды. Ул бу дөньяга милләтнең әһәмиятен торгызу өчен килде. Әлеге нигез үзләренең фикерләрен Көнчыгыш Ренессанс фәлсәфәчеләре һәм шагыйрьләре — әл-Фәраби, Әбүгалисина, Ибн-Рәшде, Низами, Хәйям, Сәгъди, Нәваи, Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгының гуманист шагыйрьләре — Кол Гали, Котб, Сарай, Мөхәммәдьяр тәгълиматларына нигезләгән мәгърифәтчеләрнең эшчәнлеге белән салынган иде. XIX гасыр ахыры татар мәгърифәтчеләре Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Ш.Күлтәси татарларның үзаңын уяттылар. Габдулла Тукайның роле аеруча әһәмиятле: ул бөтен кешегә дә аңлаешлы татар телен булдырды, аның тәрҗемәләре татар халкын рус һәм Аурупаның шигъри классикасы белән таныштырды. Шагыйрь шигырьләр, әкиятләр, поэмалар, фаш иткеч публицистикасы аша халык күңелен ачып бирә алды. Ятимлек авырлыклары аша үтеп, ялгызлыкны, күченеп йөрүләр һәм көнчеләр явызлыгын татып, ул халык кичерешләрен күңеле белән тойган.

«Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле, —
Эллә нинди зарлы, моңлы көй.

Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә
Татар куңле ниләр сизгәнен;
Мискин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен»

(«Милли моңнар», 1909)

Һәрбер халык кайчан да булса үз Шагыйрен тудыра. Аның миссиясе — халык акылының, күңеленең гәүдәләнеше булу. Борынгы Грециядә ул Гомер, урта гасырлар Италиясендә — Данте, Англиядә — Шекспир, Германиядә — Гёте, Россиядә — Пушкин булган. Татар халкы өчен Тукай шундый шагыйрь булды. Анын шигърияте халык күңеле белән бердәм рәвештә яңгырады.

Тукай 1986 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туган. Ул ана назын, атасының жылы, йомшак кулларын бөтенләй хәтерләмәгән. Иртә ятим калып, ул гаугачыл һәм усал Шәрифә карчыкка тәрбиягә эләгә. Ачлык, салкынлык, ачулы кычкырулар… Кушлавыч, Өчиле, Кырлай, Казан. Кечкенә Тукай яшәп өлгергән әлеге урыннар арасында бары Кырлай гына аның хәтерендә балачак уеннары, үлән һәм чәчәкләрнең хуш исләре, игелекле кешеләр турындагы хатирәләр булып кереп калган. Соңрак үлемсез, хәйләкәр һәм шул ук вакытта Былтыр тарафыннан бик җайлы гына алданган Шүрәле образын тудыруга нәкъ менә Кырлай этәргеч булган.

Тукай тормышында әлеге якты вакыт бик кыска булган: аны яңа гаиләгә бирү өчен Казанга алып китәләр. «Асрамага бала бирәм, кем ала?» – бу сүзләр кечкенә Тукайның хәтеренә сеңеп калган. Тугыз яшендә булачак шагыйрь әтисенең сеңлесенә Уральскига яшәргә китә, соңрак әлеге шәһәр белән аны вакыйгаларга бай булган унике ел тормыш бәйләп тора. Монда аның яшүсмер чагы үтә, җитлегү килә һәм ул үзенең киләчәген аңлый.

Нәрсәдә ләззәт икән? Чөнкем ялан дөньяда кәм –
Мин ләзиз шәйләр, вә ли кайсында ләззәт, кайда тәм? –
Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар, —
Бәнчә, бунда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар!

(«Ләззәт вә тәм нәрсәдә?», 1907)

XX гасыр башында тормыш Россиядәге һәм дөньядагы гаять зур вакыйгалар йогынтысында күп үзгәрешләр кичерде. Әлеге үзгәрешләр гаҗәеп зур дәүләтнең иң ерак почмакларына да барып җитте. Казахстан читендәге кечкенә генә ярымтатар Уральск шәһәрендә яшь шагыйрь хезмәттәшлек иткән газета һәм журналлар чыга башлый — «Фикер», «Әл-гасрел-җәдид», «Уклар». Нәкъ менә шушы елларда язучының үткен һәм төгәл теле формалашты, нечкә шагыйрь, үткен сатирик, гадәти булмаган импровизатор уянды. Ул татарлар өчен барысы да булды — фаш итүче, алдан хәбәр бирүче, яклаучы, әйдәп баручы, өмет… Ул шушы елларда рус әдәбияты белән танышты һәм аны өйрәнде. Пушкин шигърияте аны шаккатырды, ул үз миссиясен дә интуитив рәвештә тойды.

Синеке дип исәпләсәләр — бәхетле мин;
Игелекле шагыйрең булырга ниятлимен.
Күңелем «милли» дигән сүзне сөя — белмим, нидән?
Милләтем, мине «милли» ит — миңа шатлык бүләк ит.

(«Милләткә», 1906)

Тукай әсәрләренең чыганагы булып халык, аның иҗаты тора — көйлар, бизәкләр, мифлар, әкиятләр һәм риваятьләр. Көнчыгыш, рус һәм Аурупа әдәбияты классикасы шагыйрьнең сөйләм телен шомартты, аның белем дәрәҗәсен тагын да киңәйтте. Ул үзенең шигьри әкиятләрен иҗат итәргә илһамландырган Пушкин шигъриятен һәм әкиятләрен генә йотлыгып укымаган, ә шулай ук рус язучылары тәрҗемәсендә борынгы әдәбият әсәрләрен дә укыгын. Бигрәк тә Гомерның В.Жуковский шигъри тәрҗемәсендәге «Одиссеясе» мифологиягә, әкияти образларга, охшаш сюжетларга бай.

Безгә ят-чит телдәге изге фикерне тәрҗемә
Биш вакытта биш намаз күк керде инде фарзыма.

Бу «Толстой сүзләре»н дә хасладым буш вакътыма,
Күп вакыт моңлы күңелнең саф, аяз, хуш вакътына.

Әйтмәгез: «Ул — иске сүз, «Гайнел-гыйлем»дә күп иде»,
Әйтсәгез, сездән сорыйм мин: бездә нәрсә юк иде?!

(«Буш вакыт», 1913)

Татар мифологиясендә һәм эпосыңда иң киң таралган, «милли», «бары тик татар урманнарында гына» яши торган образ – Шүрәле образы булды. Дянья мифологиясендәге образлар панорамасы ниндидер бердәмлек картинасын: образлар, сюжетлар, мотивлар һәм, мөгаен, халыклар аңының югары дәрәҗәсе берлеген ача. Бу халык авыз иҗаты үрнәкләрендә генә түгел, ә шулай ук орнаментлы үрнәкләрдә — борынгы сәнгатьнең үзенчәлекле телендә — чагылыш тапты. Мотивлар һәм образлар бер-берсеннән бәйсез, беренче карашка ерак торган һәм кисешми торган мәдәниятләрдә барлыкка киләләр иде. Тарле киңлекләрдә һәм вакытта охшаш сюжетларның һәм мифологик образларның барлыкка килүе, аларны феномены күп кенә сәнгать үрнәкләрендә теркәлгән бер типологик рәткә куя.

Тукайның иҗат җимешләре рәссамнарга, музыкантларга, язучыларга сәнгать әсәрләре иҗат итәргә илһам бирде. Аның шигырьләре чын мәгънәсендә халык шигырьләренә әверелделәр, шигъри юллары канатлы сүзләр һәм афоризмнарның нигезе булдылар. Алар Коръән сүрәләре белән беррәттән шәмаилләрдә үз сүзен әйттеләр, халык күңеленең чагылышы буларак көйләргә әверелделәр.

XX гасыр башы вакыйгаларга һәм үзгәрешләргә чын мәгънәсендә бик бай булды. Татар мәдәнияте күпме вакыйгалар кичерде — театр, яңа әдәбият, музыка, беренче график рәсемнәрнең тууы. Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, Г.Камал, Г.Коләхмәтов, М.Гафури, Дәрдмәнд, С.Рәмиев, С.Сүнчәләйнең исемнәре аны баеттылар һәм бизәделәр.

Тукайның үзенчәлегенә яңадан бәя бирү авыр: ул үзенең иҗатында татар һәм бөтен төрки шигъриятенең күп гасырлык тәҗрибәсен гомумиләштерде; көнчыгыш шигърияте аша ул борынгы заман гореф-гадәтләренә таянган фарсы-гарәп классикасы кануннарын үзләштерде. Бу борынгы мәдәният дөньясы белән Тукайны ренессанс гуманлыгы рухы һәм кешенең лаеклы киләчәге турындагы уйланулар тоташтыра. Тукай әсәрләрендә акыл иясенең елмаюы белән яктыртылган афоризмлык һәм ирония аерылып тора.

Гасырлар чигендә халык авыз иҗаты нык үсеш ала. Аңарда, гореф-гадәтләр белән беррәттән, җырлар лирикасы формалаша. Бәетләргә, шигъри хикәятләргә хас булган үтә күренмәлелек һәм хис-тойгыларның чисталыгы — шагыйрь аларның барысын да кабул итте.

Тукай шигърияте үрнәкләре буенча музыкада түбәндәге әсәрләр иҗат ителде: Ф.Яруллинның «Шүрәле» балеты, Р. Гобәйдуллинның «Кисекбаш» балеты, А.Монасыйновның «Туган авылым» җырлар циклы, Р.Яхин романслары, «Тәфтиләү», “Татар кызларына” халык җырлары; әдәбиятта — Ә.Фәйзинең «Тукай» романы, С.Хәким поэмасы, сынлы сәнгатьтә — Б.Урманче, Ф.Әминов, X.Якупов, Р.Нигьмәтуллина һәм башкаларның әсәрләре.

Тукай халкының чәчәк атуы, югарыга күтәрелүе, аны шул замандагы әйдәп баручы фикерләрнең гомуми хәрәкәтенә кертү турында хыялланган. Шагыйрь ерак җирләрне аз күргән. Гомеренең соңгы елларында ул Казаннан Әстерхан, Петербург, Уфа, Троицк шәһәрләренә барган. Ләкин белем дәрәҗәсен, рухның бөеклеген һәм зурлыгын география билгеләми, Тукай халкының күңелен ачып салган, аның шигъри теле халыкка якын һәм аңлаешлы. Тукай — ул Ватан, халык күңеле. Боларның барысының да чагылышы — сугылган сөлгедә, агылып торган моңлы көйдә, Пәйгамбәребез сүзендә, чәчәкләрдә, үләннәрдә һәм күктә.

Тукайга мөрәҗәгать иткән рәссамның һәрбер иҗат җимеше ихлас хисләр белән сугарылган, аларнын һәрберсе үз карашын һәм Тукайны үзенчә аңлавын чагылдыра. Алар барысы да милли нәфис сәнгатьне баеттылар, аңа аеруча күркәм бер төсмер бирделәр, аның үзенчәлекле бер сәхифәсен ачтылар.

2a726fb8db40-33

Ефим Симбирин. Шагыйрь

2a726fb8db40-33

Фәйзрахман Әминов. Г.Тукай портреты

2a726fb8db40-33

Абрек Абзгильдин. Тукай һәм Шүрәле

2a726fb8db40-33

Абрек Абзгильдин. Акыл ияләре

1

Абрек Абзгильдин. Шагыйрьнең тууы

1

Абрек Абзгильдин. Тукай һәм Шүрәле

1

Абрек Абзгильдин. Тукай төше

1

Нәүфәл Адылов. Тукай

1

Садри Ахун, Лев Кербель, Лев Писаревский. Габдулла Тукай

1

Надир Әлмиев. Илһам белән хушлашу. Г.Тукай

1

Альфред Әбдрәшитов. Тукай

1

Павел Бердников. Тукай

1

Кадим Җәмитов. Г.Тукай

1

Татьяна Зуева. Г.Тукай яшәгән «Амур» кунакханәсе

1

Татьяна Зуева. Печән базары лабазлары

1

Татьяна Зуева. Балкый якты нурлар белән шәһәр йортлары

1

Татьяна Зуева. Тукай урамы

1

Эрот Зарипов. Г.Тукай портреты

1

Рәфкать Кәримуллин. Туган илне сагыну

1

Елизавета Киселева. Илһамлы Тукай

1

Рөстәм Килдебәков. Коръән укучы

1

Виктор Куделкин. Г.Тукай Кырлайда

1

Васил Маликов. Г.Тукай портреты

1

Нәҗип Нәкъкаш. Габдулла Тукай тугъралары

1

Канәфия Нәфыйков. Шамил йорты (Г.Тукай музее)

1

Канәфия Нәфыйков. Ә.Фәйзинең «Г.Тукай» спектакленә декорация эскизы

1

Александр Петров. Г.Тукай. Триптих.

Казан. Портрет. Кырлай

1

Искәндәр Рафиков. Г.Тукай

1

Виктор Рогожин, Рада Нигъмәтуллина. Г.Тукай

1

Фәрит Суюров. Мирас. Шамил йорты — Г.Тукай музее

1

Бакый Урманче. Тукай Кырлайда

1

Бакый Урманче. Г.Тукай — халык шагыйре

1

Бакый Урманче. Габдулла Тукай

1

Әхсән Фәтхетдинов. Көн аяза

1

Шамил Шәйдуллин. Тукай әкиятләре

1

Шамил Шәйдуллин. Тагын юлга яки ятимнәр язмышы

1

Виталий Булатов. Печән базары мәйданы һәм җәмигъ мәчете

1

Е.Шулик. Габдулла Тукай

1

Айвар Саттаров. Казан. Тукай урамы

Комментарий язарга


*