ТАТ РУС ENG

Зөфәр Гыймаевның шәхси күргәзмәсе ачылды

2011 елның 19 гыйнварында Казанның «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе, рәссам Зөфәр Гыймаевның күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмә Зөфәр Гыймаевның 60 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылды.

Экспозициядә рәссамның 80гә якын хезмәте тәкъдим ителде: нәкыш һәм графика әсәрләре. Зөфәр Гыймаев сәнгатьнең төрле — тематик картина, табигать күренешләре, портрет кебек жанрларда уңышлы иҗат итә. Аеруча портрет ясау осталыгында ул уңышлы эшли. Рәссам татар милләтенең күренекле затларының, шулар арасында Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче, Гайшә Рахманкулованың монументаль образларын тудырды.

Рәссам иҗатында табигать күренешләре зур урын алып тора. Зөфәр Гыймаевның хезмәтләре традицион татар авыллары көнкүрешен тасвирлый. Бу әсәрләрне караганда авторның авыл тормышы белән яхшы таныш булуы күренә. «Әбигә хат килде» хезмәте Казанда узган “Зур Идел” күргәзмәсендә дә тәкъдим ителгән иде.

Зөфәр Гыймаев 1951 елда Үзбәкстанның Нәманган шәһәрендә туа. Казан сәнгать училищесында (1966-1970), И.Репин исемендәге Ленинград рәсем, сынлы сәнгать һәм архитектура институтында (1970-1976) белем ала. 1978-1980 елларда СССР Сәнгать академиясендә Харис Якупов иҗади остаханәсендә шөгыльләнә. 1976-1978 һәм 1980-1983 елларда Казан сәнгать училищесында укыта. 1978-1997 елларда Тимерьюлчылар Мәдәният сарае каршындагы “Бип” пантомима студиясе белән җитәкчелек итә. 2-нче татар гимназиясендә, Цирк мәктәбендә пантомима өйрәтә. 2001-2008 елларда ТР Рәссамнар берлегенең Сәнгать фондында эшли. 2008 елдан – ТР Рәссамнар берлеге һәм Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлеге рәисе.

Зөфәр Гыймаев 1970 елдан бөтенсоюз, бөтенроссия, зональ һәм республика күргәзмәләрендә актив катнаша. Аның әсәрләре Төркия, Словакия халыкара күргәзмәләрендә күрсәтелә. Шәхси күргәзмәләре дә Словакия, Казан, Яшел Үзән калаларында тәкъдим ителә. Аның хезмәтләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Красноярскиның В.Суриков исемендәге Сынлы сәнгать музее, С.Сәйдәшев музее, Әлмәт картиналар галереясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Россия, Польша, Словакия, Чехия, Алмания, Төркия, Израиль, Франция, Англия, Америка һәм башка дәүләтләрдәге шәхси тупланмаларында саклана.

2002 елда Зөфәр Гыймаевка “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелә. 2003 елда ул — Бакый Урманче премиясе лауреаты, ә 2005 елда исә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек дип табыла.

SONY DSC

ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов рәссам Зөфәр Гыймаевны 60 яшьлек юбилее һәм күргәзмә ачылышы белән тәбрик итә.

SONY DSC

Казанның «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә рәссам Зөфәр Гыймаевның шәхси күргәзәсе ачылды.

SONY DSC

Зөфәр Гыймаевны Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Г.Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Разил Вәлиев тәбрикли.

SONY DSC

Зөфәр Гыймаевны ТР Дәүләт Советы депутаты, Г.Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин тәбрикли.

SONY DSC

 

SONY DSC

 

SONY DSC

 

SONY DSC

 

SONY DSC

 

SONY DSC

 

SONY DSC

 SONY DSC

SONY DSC

 SONY DSC

SONY DSC

 

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

 

SONY DSC

 

SONY DSC

Г.Тукай премиясе лауреаты, рәссам Зөфәр Гыймаев.
 SONY DSC

 

SONY DSC

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты,  Г.Тукай премиясе лауреаты Наил Дунаев.

SONY DSC

Рус язучысы Василий Аксенов.

SONY DSC

Татар сынчысы Баки Урманче.
 SONY DSC

Татар театр режиссеры,  Г.Тукай премиясе лауреаты Марсель Сәлимҗанов.

SONY DSC

Татар шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Илдар Юзеев.

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

Комментарий язарга


*