ТАТ РУС ENG

Әнвәр Давыдов Тукайга

(Һәйкәлгә карап)

 

Торасың син шәһәр уртасында,
Кояш нурларына коенып;
Шигыреңнең гүя яртысында
Иреннәрең тора тыелып.

Әйтер сүзең гүя тел очыңда,
Ләкин бераз каушап калгансың, —
Таныш түгел яңа тормыш шавына
Күңелеңне ихлас салгансың.

Сиңа карап шулчак сагыш белән,
Сагыш белән күңел талпына:
Эрет, эрет металл салкынлыгын,
Тибрәт ирнең һәм дәш халкыңа!

Язгансың син үпкәң каны белән
Аның зарын кара елларда.
Кем бар, кем бар синнән хокуклырак
Шатлык җырын аның җырларга?!

Табар идең бүген шундый көйләр,
Җир күкрәге аткан фонтаннар
Кебек, алар бөтен җир йөзенә
Сөйләр иде,
Нинди шатлык белән
Гөрләп яши бүген татарлар.

Бу шатлыкның лаек җырчысы син,
Ләкин үлми хәсрәт көең дә:
Залимнарга нәфрәт,
Киләчәккә омтылыш
Таба күңел «Әллүки»еңдә.

Кайгыда да халык, шатлыкта да
Җырын эзләп сиңа тартыла.
Эрет, эрет металл салкынлыгын,
Тибрәт ирнең һәм дәш халкыңа!


Комментарий язарга


*