ТАТ РУС ENG

Флера Гыйззатуллина Елмаюлар булып…

Тукай моңын чор моңына кушып,
Бер яшь ана бишек тибрәтте дә
Миндә шундый уйлар уятты:
Чорлар гизгән якты агымнарга
Тиңдәш икән Тукай иҗаты!
Бөек шагыйрь моңы,
халык моңы,
Биек күкле кыя-таулар кебек,
Тамыр җәя икән тирәнгә…
Елмайгандыр Тукай
җан тамыры
Кыя тамырына тигәндә.
Мин дә елмаямын!
Миннән күреп,
Әнкәсенә тулы бәхет биреп,
Бишектәге сабый елмая.
Тирән иҗат
дөнья йөзләрендә
Елмаюлар булып олыгая,
Елмаюлар булып олыгая!

 

(Чыганак: Флера Гыйззатуллина Йљрђгемдђ шаулый карурман. – Казан: “Рухият” нђшрияты, 2001.- 448 б).


Комментарий язарга


*