ТАТ РУС ENG

Флёра Тарханова Тукай язмышы

Шагыйрьнең 120 еллыгына

Бу дөньяда белмәгәннәр юктыр
Бөеклеген мәшһүр Тукайның.
Әйтер сүзем бу турыда түгел.
Шигыремдә,
Йөрәк әрнүемне белдерим дип,
Акрын-акрын аның үлеменә
Китерүче байтак сәбәпләрнең
Кайберсенә килеп тукталдым.

Акылларга сыймас, уйлап баксаң:
Шул ятимне кайсы ныграк баскан —
Рәнҗетүме, әллә каргышмы?
Әллә Ходам шыксыз дөньялыктан
Даһи булып китсен өчен аңа
Бирде микән ачы язмышны?

Йөрәгенә яткан мең җәрәхәт:
Көтмәгәндә әтиләре үлеп,
Әнисеннән кинәт аерылгач,
Идәнендә калып чит бер ятта
Өзелеп-өзелеп сулкылдаган чакта
Канатлары сынып каерылгач.

Бәлки, бүген кайтып алыр, диеп,
Тәрәз саен күз нурларын түгеп,
Көткән чакта газиз әнкәсен,
Уйларына теркәп куйгандыр ул
Кочагына сыенып әнкәсенең
Иң ягымлы сүзен әйтәсен.

Үксезлекне йөкләп татыгандыр,
Карыны ачка, суырылып бетеп,
Күз яшьләре тулып акканда,
Ишек төптә, кертүләрен көтеп,
Бер кат күлмәк аша суык өтеп,
Аяклары бозга катканда!

Калтыранган нәни кулларында
Эзе калган канлы тасма булып
Өтеп алган тимер тотканың.
Күңелендә иблис торды микән,
Бәгырьләре таштан булды микән,
Бетсен, диеп, үлем теләп йөргән
Миһербансыз шушы кортканың?

Өстәвенә салкын бер иртәдә,
Алып китеп шәһри Казанга,
Шыңшып яткан бер эт баласыдай,
Сатып җибәргәннәр базарда.

Сикәлтәле юлны үткән чакта,
Каршы җилдә ничек сүнми калган
Ышаныч һәм өмет учагы?
Орчык хәтле генә шул сабыйны
Җылытмаган хәтта туганнары,
Авылының, аны үксез күреп,
Үги иткән салкын кочагы.

Ни кызганыч:
Борынгыдан күчкән хакыйкать бар –
Туң йөрәктән килгән явызлыклар
Һәр заманда талант иясенең
Язмышына үтеп кыйнаган.
Рәхим-шәфкать җирдә күбрәк булса,
Хезмәте һәм зирәк акылы белән
Бөеклеккә күтәрелгән Тукай,
Утызын да тутырмаган килеш,
Китеп бармас иде дөньядан.

 

2006


(Чыганак: Тарханова Ф.Г. Язмышлар язылганда: шигырьләр, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 239 б.)


 

Комментарий язарга


*