ТАТ РУС ENG

Гамил АфзалЙөрәгемдә йөртәм сине

…Ял иткәндә,
ятып укыйм кичтән сине,
Тору белән алып укыйм иртән сине.
Ак кәгазьдәй намусыма судья итеп,
Гомер буе йөрәгемдә йөртәм сине.

Тукай — остаз, Тукай — шагыйрь, Тукай — ага,
Кызыл гөлләр башын игән сиңа таба:
Идел суы, синең яннан узган чакта,
Дулкыннарын әкрен генә ярга кага.

Җырларыңа хозурланып ил шатлана,
Бүрек салып керәбез без җыр бакчаңа;
Яшең белән сугарылган бу гөлләргә
Баккан саен сабыйлардай җан сафлана.

Күңелләрдә озак еллар, озак еллар
Янып торган, уйнап торган нурларың бар;
Туган илнең ташларына хисең белән
Ядкарь итеп уеп язган юлларың бар.

Туган халкым йөрәгенең ярасы син,
Ил алдында ил күзенең карасы син;
Токымнарның юлларында юлдаш булып,
Халык белән мәңгелеккә барасың син.


Комментарий язарга


*