ТАТ РУС ENG

Хәсән ТуфанТукай тавышын эзләгәндә

Бар иде ялгыз калып,
Җырлап утырган чакларым…
Г. Тукай

 

Нигә бу шундый көнемдер:
Җырлыйсы килә бүген.
Җырлыйсы килә дә түгел,
Тыңлыйсы килә бүген.

Тын гына, акрын гына бер
Тукайны тыңлар идем, —
Минем дә бераз моңым бар, —
Кушылып җырлар идем.

Кушылып җырлар идем дә,
Булмый шул, булмый, җаным:
Патефон тәлинкәсендә
Бармыни тавышы аның?!

Патефон тәлинкәсендә «Пырахут Мәхүп» кенә:
Буржуйдан калган «мирас»лар
Бар да шундый чүп кенә!

Әй, буржуй әфәндекәйләр,
Шушымы «алтыныгыз»?
Чорыгыз тавышы итеп сез
Шунымы калдырдыгыз?!


Комментарий язарга


*