ТАТ РУС ENG

Җакан Сыздыков, казакъ шагыйре Син Җаекта канат кактың

Бала чактан сөйдем сине,
Сөйде сине казакъ иле;
Иркәләде тал-тирәге,
Үзең сөйгән казакъ җире.

Сөйде сине якты Җаек,
Йөзде анда синең каек.
Дулкыннары чайкалдылар
«Апушым»,— дип, кочак җәеп.

Җырлап үттең Җаек буйлап,
Җаек ярларында уйнап.
Бүген синең туган көнне
Җаек каршы ала туйлап.

«Без — күктә өч йолдыз»,— дидең,
Яңгырады җырың синең;
«Пар ат»ыңны, «Туган тел»не
Сөйде илең, сөенде илең.

Казакъ җирен, бөдрә талын,
Казакъ халкын син мактадың.
«Киң   күңелле,  риясыз», — дип,
Үз иттең син казакъ җанын.

Син Уралда чәчәк аттың,
Казакъ ризыгы тәмен татыдың:
Җанга шифа, тәнгә дәва —
Сары кымыз, ак каймакның…

Мин өйрәндем синнән җырга,
Синнән илһам аламын мин.
Бар җырчылар арасында
Сине остаз санадым мин.

Йөрәкләрдә синең ялкын!
Син Җаекта канат кактың.
Җырларыңнан биек күктә
Син мәңгелек йолдыз яктың.
                                   

Нури Арсланов тәрҗемәсе

(Чыганак: Тукайга чәчәкләр. Казан: Тат кит нәшр.,1975. – 131 б.)


Комментарий язарга


*