ТАТ РУС ENG

Җамалетдин Юмаев Тәгъзия

Мәрхүм Габдулла Тукаевка

 

Ник бүген моңланып җәелә
            кояшның яктысы?
Ник болай акрын тама быелгы
            язның тамчысы?
Ишетелә  хәсрәтле бер аһәң белән
            кош тавышы да.
Уйлыйм: хәсрәт чигә шагыйрь өчен
            һәркайсысы.
Дөньябызга үзгәреш, зур үзгәреш
            килгән бүген.
Рух сүнеп, хис бикләнеп калган — югалган
            ачкычы.
Инде безне кем генә соң елатыр,
            кем көлдерер?
Ул иде — ялгыз үзе — һәр кайгының бер
            ялчысы.
Безгә кем соң күрсәтер алдан өметнең
            яктысын?
Инде капланды өмет — үлде, югалды
            фалчысы.
Әй рәхимсез җир йөзе, ник тартып
            алдың тиз генә?
Бак татарның язмышын — нинди
            аяусыз язмыш икән!
Яшь кенә бер чәчкәне күпсенде бездән,
            ахрысы.
Үлде дә тынды хәзер ул, нишләсен
            оҗмах кошы?!
Тәгъзия милләткә булсын, ул — аның
            юлбашчысы!

 

 *Тәгъзия — үлгән кешенең якыннарын юату, сабыр итәргә өндәү.

 

Җамалетдин Юмаев  — башкорт язучысы, тәрҗемәче.

 

(Чыганак: Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)


Комментарий язарга


*