ТАТ РУС ENG

Әдип МАЛИКОВ *** ("Тукай исән…")

* * *


Әлмәттә Габдулла Тукай һәйкәле ачылу уңае белән

 

Тукай исән. Җыры күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә.
Тукай килә моңлы сазын уйнап,
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

Газраилләр юкка сөенгәннәр,
Карап шагыйрь яткан табутка, —
Аерылгысыз,
тоташ бер көч булып,
Җаны яши аның халыкта.

Киләчәкне күреп бара шагыйрь,
Пар атлары күптән җигелгән.
Күчә Тукай яңа мәйданнарга
Халык йөрәгенең түреннән.


Комментарий язарга


*