ТАТ РУС ENG

Әхмәд НОГМАНОВ Туган тел

Жыелганбыз татар иленнән без.
Һай! Туган илем, бигрәк матур телең!


Үзәкләр өзелә, яңгыраса җырларың,
Һай! Матур илем, бигрәк тәмле телең.
Аңласыннар иде, киләсе яшьләрең.
Чит-ят илләрдә без, телне сагынабыз
Һәй! Татарларым, газиз туганнарым.
Матур үз телеңдә, сөйләш моңнарың
Һәй! Газизләрем, яшь кыз, егетләрем,
Сөйләш борчылма, бу бит туган телең!
Уян! Газиз халкым, бик сузылды йокың.
Югала күрмәсен, газиз туган телең!
Уян! Газиз халкым, нык сузылды йокың,
Йоклап югалыр бит, киләсе буын, илең.
Нинди матур бу тел!


Комментарий язарга


*