ТАТ РУС ENG

Әхмәт ФӘЙЗИ Кырык яшь


«Син тормышны атлап түгел, шуып
Үттең»,— диде миңа бер иптәш.
Белмим, әмма кай арада куып
Җиткән минем арттан кырык яшь?

Эшем кайда? Бармы, күпме, азмы?
Каерылып карыйм артыма:
«Юк» дияргә никтер күңел базмый,
«Бар» дияргә йөрәк тартына.

Әйе, миңа булды артык җиңел
Совет дәверендә эшләве,
Әйтерсең мин дәвер өчен түгел,
Дәвер үзе миңа эшләде.

Күп көч куеп аз эшләдем бугай,
Эшне барлап, шуны аңладым,
Мин егерме җиде яшьлек Тукай
Бирәлгәнне бирә алмадым.

Сүнәр-сүнмәс кенә чаткы булды
Мин кабызган шәмнең чаткысы,
Чөнки артык, артык яьты булды
Дәвер кояшының яктысы.

Тик тарихның гаҗәп дәверенә
Туры килү белән уңдым мин.
Бөек кеше булалмадым, әмма
Бөек чор кешесе булдым мин.

Шушы чорның уртак сагышында
Минем сагышым да бар иде,
Бөек чорның күмәк тавышында
Минем тавышым да бар иде.


(Чыганак: Әхмәт Фәйзи. Әсәрләр биш томда: 1 том Шигырьләр һәм поэмалар. Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 400 б.).


Комментарий язарга


*