ТАТ РУС ENG

Әхмәт ФӘЙЗИ Шагыйрь

 

Тик болар безгә кирәк диңгез төбе гауваслары (су атына чумучы кеше)…

Тукай.

Син тормышка бик күп йөз елларның
Ыс катлавы белән капланган
Тәрәзәңнән карадың да:
«Дөнья
Нинди кәрлә һәм кызганыч!» — дидең,
Бер өлгесен ачып тәрәзәңнең,
Сокландырмак  булдың дөньяны син
Йөрәгеңнең олылыгы белән;
Син уйладың,  шагыйрь:
«Дөнья бит ул
Минем йөрәгемнең нәни генә
Күзәнәгеннән дә кечкенәрәк!»

Ташла тәрәзәңне,
Чык бүлмәңнән
Безнең янга,
Диңгез буена!
Диңгез сине үзенең батыр, кыю
Чумучыларыннан берсе итеп,
Чакыра бүген.
Нинди киңлек монда!
Ташлан һәм йөз!
Кирәк булса тирән истәлекнең
Фрегат «Паллада»сын күтәр өскә ,
Теләмәсәң,
Данлы  «Челюскин»ның
Актар яңа эпопеясын.
Эпик җырга көчең җитми икән,
Ташла аны.
Чум һәм алып чык син
Диңгез төбендәге кабырчыклар

Эченә төренеп яткан энҗеләрне —
Лирикаң энҗесен… Син ач безгә
Диңгез төбенең серле әкиятен…
Диңгез йолдызлары,
Актинияләр, Медузалар, Диңгез гөлләре,
Җәнлекләргә охшаш үсемлекләр,
Үсемлеккә охшаш җәнлекләр һәм
Адәм йота торган әкәм-төкәм
Әкиятләрен алып чык син безгә!
Әкият табалмасаң, алып чык син
Көлке я бер каты хикәя:
Болыт карасына төренеп
Утыра торган диңгез бюрократы
«Кара чәчкеч җәнлек» турында,
Я, киресенчә, диңгез эңгеренә
Электры белән якты бөркеп,
Йөзә торган балык турында…
Син чум, син чум тема океанына!
Бәлки сиңа берни очрамас, —
Тик анда да чумуың юкка булмас,
Син чыгарсың алып,
Бу уңышсыз
Чумуыңның тирән көрсенүен.
Без аңларбыз сине.
Бу көрсенү
Өметсезлек түгел.
Бу тик бары
Тагы да тирәнрәк чумарга йөгереп
килү өчен артка чигенү…
Ару-алҗу тоймассың син ләкин,
Кояш белән үбешү бәхетеннән
Тетрәп, җәйрәп яткан су өстенең
Елмаюын күргәч…
Бәлки океан
Үзенең тыныч, тигез маңгаен

Җыера башлар дулкыннары белән,
Ачуланып, океан ак чалларын
Болгый башлар шунда нигәдер.
Дулкыннарның зөмрет сафларын —
Гаскәрләрен тезәр бер-бер артлы.
Ул диңгез акулалары
Безнең диңгез чигенә кергән булыр,
Туздырырга безнең ирешелгән
Өметләрнең гаҗәп гармониясен…
Алар һөҗүм иткән булыр
Безнең
Мәрҗән утрауларга,
Безнең гаҗәп
Энҗеләргә алар кул сузарлар…
…Син түзмәссең,
Тимер киемең киеп,
Диңгезләрнең курыкмас чумучысы,
Ташланырсың дошманнарга каршы!..

Шагыйрь, шагыйрь,
Ташла бүлмәңне син,
Чык һавага,
Диңгез ярына…
Әйдә тын ал
Диңгез дулкынының
Тозлы сулышы белән!
Тоясыңмы,
Диңгез сыймый синең күкрәгеңә,
Ә син үзең аның дулкыннары
Чәчрәвеннән туган бер тамчы гына!
Тик бу көчсезлекме, шагыйрь?
Юк! һич!
Бу бит тагы да яхшы,
Сизәсеңме, —
Берни белән чикләнмәгән
Бөек
Иркенлекне тою
Тагы да яхшы!
Ә бит шул иркенлек синеке ул —
Син аңарга хуҗа һәм җырчы.
Аның бөтен хәрәкәте,
Сулышы,
Бөтен тавышы —
Ике күбәләкнең
Сөешеп кушылу сулышыннан алып,
Дөньяларның тетрәвенә чаклы —
Синеке!

 

(Чыганак: Әхмәт Фәйзи. Әсәрләр биш томда: 1 том Шигырьләр һәм поэмалар. Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 400 б.).


 

Комментарий язарга


*