ТАТ РУС ENG

Әхмәт ФӘЙЗИ Тукай кабере янында

Син, аз гына яшәп, ил күгеннән
Якты йолдыз булып атылдың.
Ак эз сызып үтте ил күңелендә
Синең шигырең, моңың, акылың.

Син эз салдың, илгә хәбәр биреп
Таң туасын, кояш чыгасын.
Син күрмәдең, синең энеләрең —
Без күрдек ул дәвер кояшын.

Бу кояшның юмарт балкышында
Синең дә саф якты нурың бар,
Син егылдың, әмма күңелләрдә
Басып калган батыр сының бар.

Синең урының кабер түгел, безнең
Йөрәкләрнең ачык, киң түре.
Син җырлыйсың һаман безнең белән,
Җырың белән бүген син — тере!

(Чыганак: Әхмәт Фәйзи. Әсәрләр биш томда: 1 том: Шигырьләр һәм поэмалар. Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 400 б.).


Комментарий язарга


*